ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 27 июлендә Буа шәһәре Башкарма комитеты бинасында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында карар проекты буенча ачык тыңлаулар булачак. Халык алдында тыңлаулар Буа муниципаль районы башлыгының 2020 елның 25 июнендәге 6 номерлы карары белән билгеләнде. Шул ук карар нигезендә ТР Буа муниципаль районы Буа шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында карар проекты буенча гавами тыңлаулар үткәрү буенча комиссия формалаштырылды.

Татарстан Республикасында социаль челтәрләрдә һәм пабликларда басылган язмалар ярдәмендә мошенник гамәлләр очраклары теркәлгән.

3 яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга башкарылган түләүләр гражданнарның тупланма пенсиясен нәкъ менә түләнгән суммага киметә, дигән хәбәр тараталар.

Бүген район җитәкчесе Р.Р. Камартдинов Тимбай, Яңа Тинчәле, Таковар торак пунктларында тавыш бирү участокларында булды, эш визитында ул Конституциягә төзәтмәләр буенча вакытыннан алда тавыш бирү барышы белән танышты. Участокларда иң беренче игътибар куркынычсыз тавыш бирүне оештыруга бирелә-коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау өчен барлык саклык чаралары үтәлә. Ранис Рафис улы буалыларның алдан тавыш бирүнең беренче көненнән үк югары активлык күрсәтүләрен эйтте һәм бу активлык кимеми, дип билгеләп үтте. Бүгенге көндә шәһәр буенча тавыш бирүгә килү – 46, ә районның авыл җирлекләрендә 63 процент тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, 1 июльдә Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү узачак, вакытыннан алда тавыш бирү мөмкинлеге 25 июньнән 30 июньгә кадәр бирелә. Тавыш бирү өчен участоклар көн саен иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшли.

«Ярдәмянәшә!» масштаблы хәйрия акциясе дәвам итә. Буа районына азык-төлек җыелмаларының дүртенче траншы керде.

Исегезгә төшерәбез, "Ярдәм янәшә!Помоәь рядом!» ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән старт алды һәм республиканың барлык районнарын да колачлады. Азык-төлек җыелмаларын алучылар исемлеге Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнде. Аңа 6 категория гражданнар керде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2020 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү план-графигы нигезендә түбәндәге чара үткәреләчәк:

· Чара исеме: Гавами чара

· Темасы: «Хокук куллану практикасы мәсьәләләре буенча фикер алышу».

· Чара үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы

· Чараны уздыру датасы һәм вакыты : 29 июнь 2020 ел 14.00 сәгатьтә

· Чараны үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Яшел Үзән шәһәре, Засорин ур., 9 йорт, 1 кат, начальник бүлмәсе

· Чара үткәрү ысулы: видеоконференция режимында киңәшмә (ZOOM)

· Чараның статусы: планлаштырылган

· Кыскача чараның тасвирламасы: үткәрелгән контроль чаралар нәтиҗәләре буенча кыскача мәгълүмат, контрольлек итүче субъектлар белән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләре турында гавами фикер алышу.

· Чара нәтиҗәләрен кыскача тасвирлау: чара ахырында катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.

Бүген Лаеш районында чәчүлекләрне пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәрткәндә умартачыларның үзара хезмәттәшлеге тәртибен аңлату мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Чарада район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Ленар Шәрәфиев, «Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ белгече, ветеринария хезмәте белгечләре, шулай ук Россия авыл хуҗалыгы күзтчелеге, Россия авыл хуҗалыгы үзәге вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм умартачылары катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасында чәчүлекләрдән нәтиҗәле файдалану турында сөйләде. Аның әйтүенчә, “республика агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеге турыдан-туры үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларының эш нәтиҗәләренә бәйле”.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцияэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы  Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

30 июньдә 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры Кадастр палатасы белән берлектә Казанда күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую үзенчәлекләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча «Кайнар телефон линиясе» үткәрәчәк. «Кайнар линия»гә мөрәҗәгать итүчеләр күчемсез милек объектын кадастр исәбенә ни рәвешле куярга, моның өчен кирәкле документлар исемлеген, күчемсез милек объектларының үзгәрешләрен исәпкә алу, җир кишәрлекләре чикләрен төгәлләштерү һ. б. лар турында белә алачаклар.

"Кайнар линия" телефоны (843)255-25-71.

 

Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез!

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге белән берлектә яшьләрне эшкә урнаштыруда булышлык итү буенча «Яшьләргә эш» электрон системасы эшли башлый. Әлеге система яшьләргә ел әйләнәсе вакытлы һәм сезонлы эш урыннары табарга мөмкинлек бирәчәк. Проектны тормышка ашыру яшьләрне эшкә урнаштыру, яшь белгечләргә карьера булдыру, яшьләр арасында эшче һөнәрләрне популярлаштыру, потенциаль эш бирүчеләр челтәрен киңәйтүгә ярдәм итәчәк. Проект эш эзләү, стажировка узу һәм практика узу өчен иң яхшы тәҗрибәләрнең уникаль берләшмәсе булачак һәм яшьләргә эш эзләүдә, карьера төзүдә мөмкинлекләр бирәчәк. Сервис карьераны порталда тиз теркәлүдән һәм берничә кликка эш эзләүнең моменталь мөмкинлегеннән алып квалификацияле хезмәткәрнең уңышлы профильләрен формалаштыруга кадәр төзергә мөмкинлек бирәчәк.

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе (Татарстан) хәбәр итә, 2020 елның 29 мартында «Административ хокук бозулар турында кодексының 14.8 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 18 мартындагы 56-ФЗ номерлы Федераль Закон (алга таба – 56-ФЗ номерлы федераль закон) үз көченә керде.

56-ФЗ номерлы федераль закон 5 өлеш нигезендә РФ КоАПның 14.8 статьясы тулыландырылды, аның нигезендә кулланучыга товарлар (эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү) яисә аның сәламәтлеге торышына яки тормыш эшчәнлеген чикләү сәбәпләре аркасында товарларга (эшләргә, хезмәт күрсәтүләргә) керүдән баш тарткан яки аның яше белән бәйле сәбәпләр аркасында административ җаваплылык каралган: вазыйфаи затларга — утыз меңнән илле мең сумга кадәр; юридик затларга — өч йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр.

Мондый законны кабул итү зарурлыгы инвалидларга, өлкән яшьтәге гражданнарга һәм башка социаль яктан авыр булган затларга транспорт инфраструктурасы объектларына һәм хезмәтләренә, ял өлкәсендә, башка куллану өлкәләрендә сәламәтлек бозылу, тормыш эшчәнлеген чикләү билгеләре буенча, өлкән яшьтәге гражданнарга һәм башка шундый нигезләргә керүдән баш тарту очракларына бәйле иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International