ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 11 июньдә, Россия көнен бәйрәм итү алдыннан, берьюлы берничә номинация буенча «Балалар илне сүрәтли» дигән еллык рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясалды.

Бәйгенең төп максаты-кече яшьтәге мәктәп укучыларын үз тормыш тәҗрибәсен сынлы сәнгатьтә чагылдыруга җәлеп итү.

Дәүләт бәхетле балачакны үзенең өстенлеге дип игълан итте, һәм моны Россия Конституциясенә төзәтмәләрнең берсендә язды. Бу фикерне «Татарстан-24» телеканалында туры эфирда Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов әйтте. «Дәүләт үзенең югары законында балаларны тәрбияләү, бәхетле балачак, һәркем өчен мөмкин булган белем һәм балалар өчен медицина ярдәме өстенлекле дип игълан итә. Әгәр баланың ата — анасы юк икән, гаиләсе юк икән, дәүләт аның алдында аерым бурычларны декларацияли», - дип белдерде Фәррахов

Илебезнең төп бәйрәме алдыннан буалыларны Россия көне белән Буа муниципаль районы җитәкчесе Р. Р. Камартдинов котлый

Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре мәктәп укучылары өчен барлык онлайн-чараларны Роспотребнадзор белән килештерергә тиеш булачак. Татарстанда муниципалитетларга мәктәп чыгарылышларын үткәрү турында мөстәкыйль карар кабул итү мөмкинлеге биреләчәк. Бу хакта онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Зәйнетдинова Рамилә Кыям кызы - хезмәт кешесе! Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре. Рамилә Кыям кызы 10 өлкән яшьтәге гражданга хезмәт күрсәтә, шул исәптән 2 Бөек Ватан сугышы инвалиды һәм 1 Бөек Ватан сугышы ветеранына. Ул бу өлкәдә инде 11 ел эшли. Ике баланы берүзе тәрбияләсә дә, ханымның күңел җылылыгы өлкәннәргә дә җитә. Алар намуслы хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. Безнең янәшәбездә әнә шундый игелекле һәм олы җанлы кешеләр яши. Әйдәгез, аңа бу хезмәте өчен рәхмәт әйтик.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен Фермерлар көне белән котлыйм!

Министрлык авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген Татарстанда 3 992 фермер эшчәнлек алып бара. Алар көче белән 2019 елда гына да 25 млрд. сумнан артык продукция җитештерелгән.

Сайлау участокларында РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көнендә гражданнарга шәхси саклану чаралары таратылачак. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Татарстан Республикасында без хәзер барлык участок сайлау комиссияләрен шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү буенча тиңдәшсез эш башкарабыз. Минем төп бурычларымның берсе — сайлау процессында катнашучыларның: комиссия әгъзаларының да, сайлаучыларның да иминлеген тәэмин итү. Битлекләр, перчаткалар һәм дезинфекция чаралары сайлау участогына керү һәм чыгу юлында да торачак», — дип хәбәр итте Кондратьев.

Ул сайлаучыларга участокка шәхси саклану чараларында килүнең яхшырак булуын да искәртте.


10
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

«Мәгарифне үстерү» РФ дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, хатын - кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү-3 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру максатыннан, Буа шәһәрендә ТР, Буа шәһәре, Некрасов урамы, 53йорт адресы буенча яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелә.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) хезмәткә сәләтсез гражданны караучы, эшләмәүче граждан компенсация түләвен рәсмиләштерә ала, дип искәртә.

Карауга билгеләнгән гражданинның категориясенә карап, караучыга компенсация яисә айлык түләү билгеләнә.

Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Гарденотерапия» технологиясе буенча короновирус инфекциясе таралган чорда эшне дәвам итәләр.

Тәкъдим ителгән программа кысаларында үсемлекләр белән эшләү физик һәм психологик иминлеккә уңай тәэсир итә һәм актив терапиянең иң борынгы төрләренең берсе булып тора. Программа клиентларда танып-белү активлыгын, әйләнә-тирә дөнья белән кызыксынуны үстерүне, шулай ук вак моторика, хәтер, күзәтүчәнлек, игътибар, иҗади сәләтләрне, сабырлык һәм хезмәт сөючәнлекне үстерүне күз алдында тота.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International