ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Ростсельмаш компаниясе «Ставим рекорды вместе» («Бергәләп рекордлар куябыз») программасының старты турында игълан итә, нәтиҗәләр буенча иң яхшы 30 хуҗалык бүләккә 2020 елгы LADA 4×4 Urban 3D автомобильләре алачак. 

Ярышларда түбәндәге номинацияләрдә югары эш нәтиҗәләре күрсәтүче теләсә кайсы Россия авыл хуҗалыгы җитештерүчесе катнашырга мөмкин: 

- «Тракторы RSM 2000» – культивацияләү, чәчү, дискование, сөрү, туфракны тирәнтен йомшарту – иң яхшы җитештерүчәнлек һәм ягулыкны янга калдыру категорияләрендә;  

- «Ашлык җыю комбайннары TORUM, RSM 161, ACROS» – бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю – суктыру категориясендә;

- «Азык җыю комбайннары RSM F» сериясеннән – кукуруз силосын һәм үләннәр әзерләү – әзерләнгән кукуруз һәм үләннәр күләме категориясендә;

Машиналар AGROTRONIC мониторинглау системасы белән җиһазланган булырга тиеш.


13
май, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 14 һәм 15 маенда төнлә урыны белән туфракта һәм һавада -2° кадәр (Казанда – 14 майда төнлә -1°кадәр) туңдыру көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

туңдыруларга бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы культураларының зыян килү һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне саклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне туңнан саклау өчен аларны полимер пленка, материал, салам белән каплауны тәэмин итергә кирәк.

Буа муниципаль районында, аның кайчан ачыласы билгеле булмаса да, җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек дәвам итә. Әлбәттә, быел мәктәп укучыларының җәйге ялын оештыру эпидемиологик вәзгыятькә бәйле булачак. Тик без коронавирус сәламәтләндерү лагерьларында балаларның җәйге ялын куркыныч астына куймас дип өметләнәбез.

Россиядә төп дәүләт имтиханын үткәрүне гамәлдән чыгару планлаштырыла. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

«9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теле һәм математика буенча мәҗбүри имтиханнарны гамәлдән чыгару планлаштырыла",-диелә министрлык хәбәрендә.

9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар аттестатына билгеләр еллык билгеләр нигезендә куелачак.

Элегрәк тугызынчы сыйныф укучылары тарафыннан бары тик ике мәҗбүри имтихан — рус теле һәм математика фәннәрен генә тапшыру турында карар кабул ителгән иде.

Татарстанда авыр хәлдә калган йөкле хатын-кызлар һәм балалар өчен приют ачылды. «Бишек» социаль приюты Казанның Вознесение бистәсендә урнашкан. Приютны «Умиление » гаилә, аналар һәм балачакны яклау үзәге коммерцияле булмаган автоном оешмасы оештырды. Йортны арендалауга актив татарстанлылар -«Ярдәм янәшә! » республика хәрәкәтенә кушылган хәйриячеләр ярдәм итте. Хәзер приютта пандемия белән бәйле авыр хәлдә калган 4 гаилә яши. Үзәкнең мөмкинлекләре 15 гаиләне сыендырырлык. Ярдәм, бердәнбер туендыручысыз, эшсез калган күп балалы һәм ялгыз аналарга күрсәтелә. Битараф булмаган татарстанлылар ярдәме белән булачак әниләрнең, балалары булган хатын-кызларның һәм күп балалы гаиләләрнең иң мөһиме - баш өстендә түбәсе бар. Хәйриячеләр, төрле фондлар һәм актив гражданнар «Бишек» социаль приютына даими яшәүчеләрне азык-төлек, подгузниклар, балалар ризыгы һәм беренче кирәк-яраклар белән тәэмин итәргә булышалар.

Ведомствода имтиханнарны 8 июньнән соңрак вакытка күчерәчәкләр. РФ мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк билгеләп үткәнчә, мондый карар илдәге эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә кабул ителгән, дип хәбәр итә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте. Имтихан үткәрү вакыты якын арада билгеле булачак. Моннан тыш, унберенче сыйныф укучылары өчен БДИ форматына төзәтмәләр кертеләчәк: әйтик, вузларга укырга керергә җыенмаган укучыларга аттестатка ел нәтиҗәләре буенча билге куя алачаклар.

Бүген Буа районына эш визиты белән Горький тимер юлы башлыгының Казан территориаль идарәсе буенча урынбасары Александр Черемнов килде. Визит кысаларында ул район җитәкчесе Ранис Камартдинов белән очрашты. Җитәкчеләр Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм Свияжск – Ульяновск тимер юл линиясе төзүчеләренә багышланган Җиңү аллеясын төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Эшлекле киңәшмә төзелеш территориясендә үтте. Аллея проекты буенча фикер алышуда шулай ук район җитәкчесе урынбасарлары Илдус Гыйззәтов һәм Ленар Хисамов, Буа ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, тимер юл ветераны, тимер юл тарихы турында берничә китап авторы Илгиз Нигъмәтуллин, районның архитектура бүлеге башлыгы Ринат Гыйльфанов һәм төзелеш өчен җаваплы затлар катнашты.

Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы " Коррупциягә каршы бергә!" халыкара яшьләр бәйгесен оештыра. Аны уздыру Берләшкән Милләтләр Оешмасының коррупциягә каршы Конвенциясендә катнашучы дәүләтләр конференциясенең 8 нче сессиясендә каралды.

Бу проектның мәгълүмати партнерлары булып дәүләт органнары, иҗтимагый оешмалар, илнең фәнни һәм мәгариф учреждениеләре, яшьләр берләшмәләре тора.

Бәйгедә катнашырга 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла, аларга «Коррупциягә каршы бергә!» темасына эшләр тәкъдим итәргә кирәк булачак. Эшләр 2020 елның 1 маеннан 1 октябренә кадәр бәйгенең рәсми сайтында www.anticorruption.life, ике номинациядә кабул ителә: “ Иң яхшы плакат” һәм “ Иң яхшы видеоролик”

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 елдан Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерүне һ. б. күздә тота.

«Авыл территорияләрендә торак төзелешен үстерү һәм торак йортларын төзекләндерү дәрәҗәсен арттыру» ярдәмче программасы кысаларында «Авыл территорияләрендә торак төзелешен үстерү һәм торак йортларын төзекләндерү дәрәҗәсен арттыру» ведомство проектының дәүләт программасы авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче гражданнарның торак шартларын яхшыртуны күздә тота. 2020 елда каралган финанслауның гомуми күләменнән 1644,6 млн. сум күләмендә торак төзелешенә 414,4 млн. сум бүлеп бирелгән, бу авыл гаиләләренең торак шартларын яхшыртырга һәм 15,5 мең кв. метр торак төзергә мөмкинлек бирәчәк, авылда торак, шул исәптән найм-7,3 мең кв.м. торак өчен 247,6 млн. сум. Ярдәмче механизмнарның берсе-социаль найм.

Хөрмәтле салым түләүчеләр!

2019 елдан күп балалы гаиләләргә мөлкәткә салым һәм җир салымы буенча салым тотып калынган акчалар бирелә. Аларны өч һәм аннан да күбрәк балалары булган ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар ала ала.

Физик затлар милкенә салым буенча һәр балага биш квадрат метр исәбеннән фатир яки җиде квадрат метр торак йорт мәйданы күләмендә өстәмә тотып калынган акча бирелә. Әйтик, салым түләүченең өч баласы һәм 80 квадрат метр мәйданлы фатиры булса, ул чакта салымны исәпләгәндә 20 квадрат метр күләмендә стандарт тотып калынган һәм һәр балага 5 квадрат метр исәбеннән өстәмә тотып калынган акча кулланылачак. Нәтиҗәдә, салымны 45 квадрат метрның кадастр бәясеннән түләргә кирәк булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International