Зур булмаган фатир хуҗалары торак мәйданын арттырырга теләп, иң кыю карарларын тормышка ашыралар. Шундый киң таралган алымнарның берсе булып балкон (лоджия) белән бүлмәне кушу.
Әле күптән түгел генә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе реконструкция, үзгәртеп төзү һәм үзгәртеп коруның нәрсә икәненә, вәкаләтле органнар белән нинди эш төрләрен килештерергә кирәклегенә, шулай ук законнарда нинди үзгәрешләр кертелүгә аңлатма биргән инде. Бу темага өстәмә итеп, бүлмә һәм балконны берләштерергә ярыймы икәнлеген аңлатабыз.
РФ төзелеш һәм ТКХ Министрлыгының 2020 елның 3 мартындагы 6370-ОГ/04 номерлы хаты нигезендә, балкон һәм бүлмәне күпфатирлы йортта (КФЙ) биналарның калган милекчеләренең 100% хуплавы белән генә берләштерергә мөмкин. Шул ук вакытта мәҗбүри рәвештә җирле үзидарә органнарында рөхсәт документларын алырга кирәк.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә ярдәм итүнең гамәлгә ашырыла торган механизмнары турында хәбәр итә (түләүсез субсидия бирү, процентсыз кичектереп тору, социаль ипотека конкурсы).
«Безнең ишегалды» программасы сайтында https://dvor кtatar/docs/ Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт ишегалларының план-схемалары басылып чыкты. 10 апрельгә программа порталында республиканың барлык муниципаль районнарындагы 341 ишегалды территорияләре проекты барлыкка киләчәк.
Сайт халыкка кире элемтә калдырырга һәм үз ишегалларын төзекләндерү турындагы фикерләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирә. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында халыкның тәкъдимнәре шулай ук «Безнең ишегалды» программасының Бердәм кайнар линия номеры буенча 8 (800) 27-5-2020 кабул ителәчәк. Халыкны үз ишегалларының проектлары белән танышырга һәм кире элемтә бирергә чакырабыз.
"Дорсервис" җәмгыяте эшчеләре шәһәр юлларындагы чокырларны ремонтлауга керештеләр.
Төзекләндерү гадәти технология буенча үткәрелә. Чистартылган чокырларга асфальт салына һәм каток ярдәмендә тигезләнә. Директор Назыйм Фәхретдинов сүзләренә караганда, быел шәһәр юлларында бу эш 500 квадрат метр мәйданда башкарылачак. Оешманың эш планын шәһәр Башкарма комитеты раслый. Иң зур мәйданнарда эш Җамалиев (48 кв.м), Г. Исхакый (42 кв. м), Р. Люксембург (35 кв. м), Ефремов (35 кв. м), Ш. Мөхәммәтов (35 кв. м), Пушкин (35 кв. м), Мәктәп (30 кв. м), Октябрь (30 кв. м) урамнарында башкарылачак. Комаров урамында ремонт 4 квадрат метр, Казанкин (5 кв.м), Яшел (6 кв. м), Горький (6 кв. м), Ямашев (7 кв. м) мәйданда башкарыла.
«Буа-информ» һәм Буа шәһәре Пенсия фонды идарәсе (районара) Бөек җиңүнең 75 еллыгы алдыннан виртуаль «Үлемсез полк» акциясе игълан итә.
Хөрмәтле буалылар, кушылыгыз һәм фотоларны bayrakbua@mail.ru электрон адреска һәм сугыш кырында һәлак булган, сугыштан соң вафат булган якын кешегез турында кыскача мәгълүмат бирегез. 9 майга кадәр бу фоторәсемнәр һәм мәгълүмат «Буа тормышы», «Буа Яңалыклары», Buinsk Nostalgique, Инстаграмнар төркемнәрендә урнаштырылачак, шулай ук район телевидениесенең чыгарылышларында күрсәтеләчәк.
Йөрәкләрдә Бөек Җиңү рухы сүнмәсен!
Кичә Өченче чакырылыш Буа шәһәр Советының 55 нче утырышы барышында депутатлар Буа шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Рәфис Ягъфәр улы Галәветдиновны расладылар
Рәфис Ягъфәр улы, үз чиратында, күрсәтелгән ышаныч өчен депутатларга рәхмәт белдерде һәм бу ышанычны аклау һәм шәһәрлеләрнең хөрмәтенә, ярдәменә лаек булу өчен бөтен көчен куячагына ышандырды.
Галәветдинов Рәфис Ягъфәр улы Буа шәһәрендә 1971 елда туган, моңа кадәр Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы булып эшләгән. Өйләнгән, улын тәрбияли.
2020 елның 4 маенда Буа шәһәре Башкарма комитеты бинасында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының 2019 елда шәһәр бюджеты үтәлеше турында хисап проекты буенча гавами тыңлаулар булачак. Халык алдында тыңлаулар Буа муниципаль районы башлыгының 2020 елның 8 апрелендәге 1 номерлы карары белән билгеләнде. Шул ук карар белән 2019 елда Буа муниципаль районының Буа шәһәре бюджеты үтәлеше турындагы хисап проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрү буенча комиссия формалаштырылды.
ТР Буа муниципаль районының 2019 елда Буа шәһәре бюджеты үтәлеше турындагы хисап проекты буенча ачык тыңлауларны оештыру һәм үткәрү тәртибе турындагы Нигезләмә нигезендә түбәндәгеләр керә: дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре, сәяси партияләрнең төбәк яки җирле бүлекләре һәм башка иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, фикер алышына торган тема белән бәйле оешмалар җитәкчеләре, галимнәр, экспертлар, массакүләм мәгълүмат чаралары. Гавами тыңлауларда катнашучылар үз тәкъдимнәрен дәлилләү өчен чыгыш ясау хокукы белән гавами тыңлаулар үткәрү датасына кадәр 7 көннән дә соңга калмыйча, язма гаризалар биргән затлар, оешмалар тора.
Бу көннәрдә Буада урманнар тирәсендә сөрү эшләре бара. Бу-янгыннардан саклау чарасы. Буа урманчылыгы директоры Сергей Кириллов сүзләренә караганда, быел 169 километр озынлыктагы полосаларны сөрү башкарылган. Тагын 30 километр өстәмә эшкәртәчәкләр. Бу эш күптән түгел утыртылган участоклар тирәсендә башкарылачак.
- Безнең район карамагында Буа, Апас, Чүпрәле районнары урманнары. Кырларны сабан белән сөрүдә 4 трактор эшли. Эшкәртлелгән полоса 1 метр 40 сантиметр киңлектә булырга тиеш. Бары тик шушы шарт үтәлгән очракта гына ут урманга күчә алмый, - дип аңлата Сергей Васильевич
Элегрәк анонслаганча, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсендә бу атнада "кайнар линия" эшли башлады, гражданнар дәүләт теркәве туктатылган очракта, аларга нәрсә эшләргә кирәклеген һәм сәбәпләрен 2020 елның 30 апреленә кадәр бетерергә кирәклеген белә алачак. Исегезгә төшерәбез, әлеге кайнар линияне апрель дәвамында көн саен 8.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 17.00 гә кадәр үткәрү планлаштырыла
Бүген, 9 апрельдә 15.00 сәгатьтә Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Инстаграмда үзенең рәсми аккаунтында туры эфирда чыгыш ясаячак.
Онлайн-трансляция барышында министр яшьләр кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк. Әңгәмә республика министрлыгы ничек итеп үз-үзен изоляцияләү шартларында һәм ул төгәлләнгәннән соң яшь кешеләргә ярдәм итә алуы темасына җавап-сорау форматында узачак.
Эфир «Яшьләр вакыты: яшьләр өчен кризиска каршы чаралар» дип атала. Теләге булган һәркем әңгәмә вакытында кушыла һәм актуаль темага үз сорауларын бирә ала.