Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов белән Исәк авыл җирлеген карап чыктылар: "Авангард" машина-трактор паркында, Әлфинур Кыямованың крестьян-фермер хуҗалыгында да булдылар. Җитәкчеләр техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге белән таныштылар, белгечләр һәм хуҗалык эшчеләре белән аралаштылар. Орлык әзерләү буенча чәчү алды чаралары комплексында иң мөһим этапларның берсе – орлык агулауга бүгенге көндә "Ямбулат", "Авангард" хуҗалыклары кереште.
Быел 42 бала дөньга килгән (мәгълүматлар 24 мартка) районда. Шуларның 22се кыз, 20се - ир бала. Иң “баһадир” сабый 4 килограмм 360 грамм, иң кечкенәсе 2 килограмм 100 грамм гәүдә авырлыгы белән туган.
Г. Тукай исемендәге Татар филармониясе концертларының онлайн трансляциясенә күчте. Видеоязмаларны филармония сайтында (https://tatfil.ru/about/vkz/) «Виртуаль концерт залы» бүлегендә табарга була.
23 марттан 1 июньгә кадәр районда “Парклар маршы – 2020” халыкара табигатьне саклау акциясе уза.
Аның кысаларында “Зөя буйлары” дәүләт заказнигы хезмәткәрләре яшь буында табигатьне, аерым сакланучы объектларны – сулыкларны, хайваннар дөньясын саклауны тәрбияләү максатыннан төрле чаралар үткәрәләр.
Хезмәткә яраклы, әмма эшләмәүче кешеләр 80 яшьтән өлкәннәрне, I төркем инвалидларны караган өчен булачак иминият пенсияләренә баллар туплый алалар
Район ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итүенчә, агымдагы ел башыннан транспорт чараларын теркәүгә түбәндәге яңалыклар кертелде
Бөек Җиңүнең юбилейлы елы уңаеннан тагын бер сугыш ветеранының – Буа шәһәрендә гомер итүче Рәшит ага Долговның йортын ремонтладылар. Мондый бүләкне аңа “6 номерлы ПМК” җәмгыяте ясады
Йөз илледән күбрәк илне чолгап алган коронавируска каршы Буада да аерым санитар эпидемиологик режим кертелде. Рәсми мәгълүматларга карганда, Татарстанда (26 мартка) 10 кешенең коронавирус йоктыруы билгеле. Якында гына булган вируска каршы ниләр эшләнә.
Районда ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен “кайнар” линия эшли башлады. Мө-рәҗәгать итүчеләргә волонтерлар азык-төлек, дарулар алып кайтып би-рәчәкләр. Бу республикада кертелгән аерым санитар-эпидемиологик режим бе-лән бәйле. Телефоннар: (8-84374) 3-35-35, 3-38-05. Волонтерлар тарафыннан продуктлар, дарулар сатып алу, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү ялгыз (ялгыз яшәүче), өлкән кешеләр (инвалид) исәбеннән башкарыла.
ТРдагы Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлекчәсеннән алынган мәгълүматка караганда, районда чит илдән кайтып, үзизоляциядә торучы 76 кеше исәпләнә.
Алар Россия Федерациясе территориясенә кайткан көннән 14 календарь көн дәвамында карантинда торырга тиешләр. Үзизоляциядә булучыларның сәламәтлеге белән медицина учреждениесе, ә карантин режимын үтәве белән Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлекчәсе кызыксына, кирәк икән, хокук саклау органнарын да җәлеп итә.