ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2020 ел
сишәмбе

Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 10 ел эчендә Татарстанда тормышның барлык өлкәләрендә дә100 программа һәм проект гамәлгә ашырылган. 10 еллык эш нәтиҗәләрен һәр татарстанлы диярлек үзендә тойды.

Татарстан Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасын башлады. Капиталь ремонт узган йортларда татарстанлыларның яртысы диярлек – 1,9 миллион кеше яши. Ел саен программа кысаларында 1000нән артык күпфатирлы йорт төзекләндерелә.

 Буа муниципаль районында 2014 елдан башлап капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 48 күп фатирлы йорт яңартылган. Әлеге программа буалылар өчен имин һәм уңайлы шартлар тудыруга ярдәм итте. Районда төзекләндерү эшләре төгәлләнгәч, "Ишегалды бәйрәме"н уздыру традициягә әйләнде. Агымдагы елда үзләренең "Ишегалды бәйрәмен" шәһәребезнең 6 күп фатирлы йортында яшәүчеләр билгеләп үтәчәк дип планлаштырыла. Алар арасында Космовский ур., 81 йорт, Ефремов ур., 152а, Гагарин ур., 9, Энгельс ур., 52/44, Өрәңге ур., 50  адресы буенча урнашкан йортларда яшәүчеләр дә бар.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлегенең рәсми мәгълүматы буенча, бүгенге көндә Буа муниципаль районында чит илдән килгән һәм үз-үзен изоляцияләүдә булган гражданнар саны (Россия Федерациясе территориясенә килгән көннән алып 14 календарь көн) йорт шартларында 71 кеше тәшкил итә. 2020 елның 24 мартына  аларда авыру симптомнары юк.

Россия Конституциясенә граждан җәмгыяте институтларының сәясәтне формалаштыруда катнашуы турындагы төзәтмә-җәмгыять һәм дәүләт арасындагы хезмәттәшлектә яңа сыйфатлы адым. «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо әнә шулай дип саный.

Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча Оператив штаб утырышын үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фондының бүлеге хезмәткә яраксыз гражданны караган эшләмәүче гражданга айлык компенсация түләвен рәсмиләштерергә мөмкин, дип искәртә. Мондый түләү күләме 1200 сум тәшкил итә, ул тәрбия алып бара торган хезмәткә яраксыз гражданга билгеләнгән пенсия белән бергә түләнә.

Татарстанда ташламалы авыл ипотекасы программасы буенча 86,5 млн сум күләмендә 36 кредит бирелде. 1 млрд 656 млн сумга 713 заявка хупланган инде. Беренче кредитларны «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк бүлекчәсе бирә башлады.

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының җирле үзидарә органнарының хезмәт режимы буенча рекомендацияләрен исәпкә алып, Буа муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты Аппаратларында 2020 елның 23 мартыннан  башлап гражданнарны шәхси кабул итү вакытлыча чикләнгән.

Шәхси кабул итүгә язылырга теләүчеләргә язма рәвештә Буа шәһәре, Жорес ур., 110 йорт адресы буенча  яки район рәсми сайтының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. (http://buinsk.tatarstan.ru/rus/buinsk/internet_reception.htm), яки дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша (https://www.gosuslugi.ru ).

Буа муниципаль районы җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итү, гражданнарны кабул итүне яңарту һәм башка мәгълүмат алу өчен, Буа муниципаль районы Советы Аппаратының массакүләм мәгълүмат чаралары, җәмәгатьчелек, хатлар һәм үтәлешен контрольдә тоту бүлегенә (84374) 3 56 41 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

25 мартта 6.45 сәгатьтә Татарстан  радио эфирында  Росреестр эксперты катнашында татар телендә әңгәмә чыгачак

Хөрмәтле салым түләүчеләр!

Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуны кисәтү һәм булдырмау максатларында салым органнары салым инспекцияләренә килүне максималь дәрәҗәдә чикләргә тәкъдим итә


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

ӘГӘР СЕЗ ЯҢА КОРОНАВИРУС ИНФЕКЦИЯСЕ (COVID-19)  ОЧРАКЛАРЫ ТЕРКӘЛГӘн ИЛДӘН КАЙТСАГЫЗ, ИНФЕКЦИЯНЕҢ ТАРАЛУЫН МИНИМАЛЬЛӘШТЕРҮ ӨЧЕН, СЕЗНЕҢ СӘЛАМӘТЛЕГЕГЕЗНЕ, ЯКЫННАРЫГЫЗНЫҢ ҺӘМ ТИРӘ-ЮНЬДӘГЕЛӘРНЕҢ СӘЛАМӘТЛЕГЕН САКЛАУ ӨЧЕН, СЕЗГӘ ТҮБӘНДӘГЕЛӘРНЕ ЭШЛӘРГӘ КИРӘК:

1. Өйдә мөстәкыйль изоляциядә аерым  бүлмәдә, калыгыз. Эшкә, укуга бармагыз, кибет, даруханәләргә баруны минимумга җиткерегез, җәмәгать урыннарына, кешеләр күпләп җыела торган урыннарга барудан баш тартыгыз, җәмәгать транспортыннан файдаланмагыз. Бу кагыйдәләрне сезнең гаиләгезнең барлык әгъзаларының  да саклавын сорыйбыз. Сездән балаларыгызны мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөртмәвегезне сорыйбыз.

Covid-19 буенча имин булмаган  илдән килгән затлар өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы Россия Федерациясе чиге узганнан соң 14 көнгә билгеләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International