ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК продукциясен экспортлаучыларга дәүләт ярдәме чаралары буенча практик семинар узды, анда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мәгълүмат сәясәте һәм махсус проектлар департаменты директоры Роман Чекушов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, республиканың экспорт юнәлешендә эшләүче «Казан май-экстракция заводы» АҖ, «НӘФИС-БИОПРОДУКТ» АҖ, «Август-Мөслим» ҖЧҖ, «Чистай» үсемлек мае заводы, «Зернопродукт» ХК» АҖ, «Зернотрейд» ҖЧҖ, «Агропро» ҖЧҖ кебек предприятиеләр вәкилләре катнашты. Чара видеоконференция режимында узды.

Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге Россиядә беренче тапкыр «Ак барс Банк» ГАҖ эре кредит оешмасы белән «Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге һәм «Ак барс Банк» ГАҖ арасында ана (гаилә) капиталы акчаларын беренчел взносны түләүгә яки кредит буенча төп бурычны түләүгә тоту турында гаризалар кабул итү буенча мәгълүмати хезмәттәшлек турында» килешү төзеде.


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген, 25 мартта ветераннар советы әгъзасы, «Гөлҗамал» татар фольклор ансамбле гармунчысы Талия Кашаф кызы Гыйматдинова үзенең туган көнен билгеләп үтә. Эпидемиология вәзгыяте уңаеннан Талия Кашафовна үзенең туган көнен традицион бәйрәм итүдән баш тартты, ул ел саен гаилә әгъзаларын зур бәйрәм өстәле артына җыя иде.

"Иң мөһиме, барысы да сәламәт булсын", - ди ул, ә якын кешеләреннән котлау сүзләрен телефон аша кабул итә.

Шунысы куанычлы, безнең гражданнар мондый вакытта гражданлык позициясен күрсәтәләр, кертелгән чикләүләр белән теләктәшләр, шулай ук яңа коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау буенча барлык тәкъдимнәрне дә үтиләр.

Коронавирус китереп чыгарган инфекцияләргә каршы профилактика һәм көрәш максатыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында көн саен генераль җыештыру үткәрелә.

Соңгы ун елда Татарстан өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә зур күләмле киж колачлы үсеш еллары булды, чөнки республика җитәкчеләре командасы акрынлап яңартыла, ә икътисадый күрсәткечләр үсә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов әнә шундый фикер белдерде.

 Бүген Буа районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Мария Анисимовна  Никитинага 95 яшь тулды.

Иҗади һөнәр ияләрен — артистларны, актерларны, җырчыларны, музыкантларны, биючеләрне, кинематографистларны, рәссамнарны, шагыйрьләрне, китапханәчеләрне мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Бу кешеләр барысы да үз хезмәтләре белән илнең рухи мирасын саклап калалар һәм арттыралар. ⠀

Буа районында 97 мәдәният учреждениесендә  260 мәдәният хезмәткәре эшли һәм иҗат итә. ⠀ Мәдәният хезмәткәре булу – ул  иҗат белән сулау, яраткан эш белән яшәү, сайлаган хезмәттә уй-ниятләрне чынга ашыру.  Бу әле тагын иң кызыклы, мавыктыргыч эшләр һәм якты вакыйгалар үзәгендә булу дигән сүз дә! Төрле яшьтәге кешеләр белән аралашу: актив һәм иҗади яшьләр белән бергә атлау, өлкән буын кешеләреннән зирәклек һәм тәҗрибә туплау, балаларда талантның кечкенә йолдызчыкларын кабызу һәм кызыксынучан һәм таләпчән тамашачы каршында иҗатның якты уты белән янып яшәүгә ярдәм итү. Һөнәри осталыгыгыз, гүзәллеккә мәхәббәтегез һәм башкаларга бу мәхәббәтне сеңдерергә омтылуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, илһам, бетмәс-төкәнмәс энергия телим! Иҗади үрләр яулансын, иҗади потенциал тормышка ашсын. Бәхет, мәхәббәт, уңышлар Сезгә!

26 мартта 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир законнарын бозу мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрәчәк.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан «Хәтер юлы» акциясе гамәлгә ашырыла.

Акция Ватан өчен көрәшкән туганнарның истәлеген мәңгеләштерүгә, сугыштан соңгы, хәрби һәм сугыштан соңгы вакыт фотосурәтләрен бастыру юлы белән, шулай ук өй архивларыннан булган вакыйгаларны мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Җыелган материаллар «Хәтер юлы» галереясендә Россия Кораллы көчләренең төп гыйбадәтханәсе комплексы территориясендә мәңгеләштереләчәк.

Буалыларның гражданлык позициясе күрсәтүләрен һәм акциядә актив катнашуларын, шул рәвешле үзләренең якын туганнары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар турындагы истәлекләрне мәңгеләштерүләрен сорыйбыз. Катнашу тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин: https://foto.pamyat-naroda.ru/

Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.

Искәртеп узабыз, 2019 елның 6 февралендә Сакланыла торган селекция казанышларының дәүләт реестрында Татар токымлы атларга патент теркәлде. Татар атларының феноменаль чыдамлыгын, бертуктаусыз 7-8 сәгать хәрәкәт итә алуларын һәм 100-120 км ара уза алуларын Россия иппология фәне дә билгеләп үтә, тагын андый атларның тудыру сәләтенең югары булуын, эссегә һәм салкынга чыдамлыгын да әйтеп китәргә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International