ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

12-14 февральдә Татарстанда Идел буе агросәнәгать форумы һәм Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләренең 300дән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашында махсуслаштырылган күргәзмә узачак.

Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен: авыл хуҗалыгы техникасын, җиһазларны һәм запас частьләрне, үсемлекләрне яклау чараларын һәм ашламаларны, культуралар орлыкларын, продукцияне эшкәртү, төргәкләү һәм сортировкалау җайланмаларын үз эченә алачак. Килүчеләргә Идел буе төбәкләреннән фермер хуҗалыклары продукциясе ярминкәсендә сыйфатлы табигый товарлар сатып алу мөмкинлеге тәкъдим ителәчәк.

Агросәнәгать форумы кысаларында зур эшлекле программа каралган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышын, авыл хуҗалыгы тармаклары буенча тематик түгәрәк өстәлләр, игенчелек һәм терлекчелекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча семинарлар һәм мастер-класслар уздыру планлаштырыла.

Чараларның максаты-Татарстан һәм Россия төбәкләре аграрчыларының төбәкара багланышларын ныгыту, авыл хуҗалыгы продукциясен, товарларны, хезмәт күрсәтүләрне җитештерүчеләр һәм аны кулланучылар арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру, агросәнәгать секторын үстерү һәм аңа ярдәм итү өлкәсендә көчләрне берләштерү.

Үткәрү урыны - «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге, Лаеш районы, Олы Кабан авылы, Күргәзмә урамы, 1 йорт (Халыкара аэропорт). Күргәзмәгә килүчеләр өчен керү ирекле (бушлай).

Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә формалары аша сату буенча актив эш алып барыла. Бу хакта 11 гыйнварда ТР Премьер-министры урынбасары — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров видеоконференция режимында узган киңәшмә барышында хәбәр итте. Республика территориясендә 40тан артык мәйданчык эшли. Сезнең игътибарга аларның иң популярларын тәкъдим итәбез:

Плантация станциясе файдалы продуктлар китерү сервисы – бу 2018 елдан эшләүче «дөрес» һәм файдалы продуктлар китерү сервисы. Биредә организмга зыян китерергә мөмкин булган куркыныч азык-төлек өстәлмәләреннән һәм компонентлардан башка куркынычсыз һәм сыйфатлы азык-төлек продуктлары сатып алырга мөмкин: яшелчә һәм җиләк-җимеш, фермер ите, сөт продуктлары, чикләвек һәм кипкән җиләк-җимеш, Бөтен дөньядан кыргый ризыклар, органик косметика һ.б. лар.

Татарстан  Республикасында  авылда  кече хуҗалыкларны  үстерү  турында  шимбә көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров сөйләде.  

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.    Кмңәшмәдә шулай  ук  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры  Алексей Песошин да  катнашты.

Бүген, 13 гыйнварда, Яңа Гасыр  Телеканалында «Яңалыклар» программасында мошенниклар гамәленнән зыян күргән күчемсез милек сатып алучыларны яклауга юнәлдерелгән законнардагы яңалыклар турында сюжет чыгачак. Сүз, сатып алынган торакны югалткан өчен, намуслы сатып алучыларга компенсациянең яңа кагыйдәләре турында бара.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Людмила Кулагина һәм Татарстан Республикасы Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина сатып алынган торактан мәхрүм калган намуслы сатып алучы китерелгән зыянны тулысынча компенсацияләүгә исәп тота ала, дип аңлаттылар.

«Яңалыклар» программасының чыгу вакыты 19:30, 20:30 һәм 21:30 сәгатьтә. Татар телендә -18:30 сәгатьтә.

Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез, уздырылган теле - һәм радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru «Матбугат хезмәте: «видеосюжеты», «радиоэфирлар», «ВК» социаль төркемендә ("ВК") vk.com/rosreestr16, шулай ук «Росреестр Татарстан» каналында Youtubта.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391 номерлы карары һәм 2020 елның 9 гыйнварындагы ПР-157-1 номерлы «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Президиумы карары белән расланган «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы турындагы Нигезләмә нигезендә  «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсының 1 этабы игълан ителде.

Конкурсның I этабына гаризалар кабул итү вакыты: 2020 елның 17 гыйнварыннан 30 гыйнварына кадәр.


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

«Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  территорияләрен  үстерү  буенча  креатив идеяләре  булган квалификацияле  яшь кадрларга  ярдәм  итәргә  теләк  белдерә, шуңа  күрә  Халыкара  авыл  яшьләре  конгрессын  Казанда  үткәрү идеясен  бик  теләп  хупладык.   Әлеге  мәйданчык  авыл яшьләре  хәрәкәтен  һәм  авыл  территорияләре киңлеген  үстерү   мәсьәләләре  буенча  чит  илләр  хезмәттәшләре  белән  тәҗрибә алмашырга  ярдәм  итәчәк», - дип,  хәбәр  итте  бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матугат  конференциясендә    Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Марсель Мәхмүтов. Чарада  шулай  ук  “Татарстан  Республикасы Аграр  яшьләр  берләшмәсе” ТИО (РОО)   Диләрә Шувалова һәм  Татарстан  Республикасы яшьләр  эшләре  буенча  министр  урынбасары    Ринат Садыйков катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елда терлекчелек тармагына йомгак ясадылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.

Чарада муниципаль районнарда терлекчелек буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов катнашучыларны терлекчелек тармагының 2019 елгы нәтиҗәләре белән таныштырды. Үз чыгышында ул сөт һәм ит җитештерү, шулай ук хуҗалыклар эшенә анализ ясау мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте.

Республикада, шул исәптән районда да 20 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр «Кышкы каникуллар» профилактик операциясе үткәрелде. Аның кысаларында район инспекторлары балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан рейдлар үткәрделәр, аңлату эшләре алып бардылар.

  Район ЮХИДИ бүлекчәсе мәгълүматларына караганда, узган ел районда балалар катнашында 11 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 3 бала һәлак булган, 8 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

“Буа элеваторы” җәмгыяте районда һәръяклап үрнәк алырлык предприятие. Биредәге аерата чисталык, тәртип, оешканлык эш күрсәткечләрендә дә ачык чагыла. Алар югары.

Финанс-икътисад бүлеге начальнигы Таһир Таҗи-ев сүзләренә караганда, узган елны 8 процент рентабльлелек белән тәмамлаганнар. Саннарга төгәлрәк тукталсак, зачет авырлыкта 45600 тонна бөртек әзерләнгән, 12700 тонна орлык реализацияләнгән. Реализацияләүдән барлыгы 462 миллион сум акча төшеме,  32 миллион сум  табыш алынган. Бюджет инвестицияләре 9 миллион сумнан күбрәк тәшкил иткән, шул исәптән берәр “КамАЗ” автомобиле һәм төягеч алганнар, территориядә 3 мең квадрат метр мәйданны бетонлаганнар. Соңгысына килгәндә, аны предприятие хезмәткәрләре көннәр җылы чорда үз көчләре белән башкаралар. Төзекләндерү дәвам итәчәк. Бу максатта 200әр тонна ком, вак таш һәм чуерташ кайтартылган инде. Аларны саклау өчен койма белән әйләндереп алынган аерым мәйданчык  булдырганнар.

Административ биналарны, аларга орынып торган территорияләрне, чыршыларны Яңа елга  иң матур бизәү, кар фигуралары ясау буенча район конкурсы нәтиҗәләре.

“Шәһәрдә иң матур кар фигурасы” номинациясендә беренче урынга Буа шикәр заводы ТЭЦы коллективы иҗат иткән Попугай, икенчегә медицина училищесының Кар кызы, өченчегә Буа элеваторының Күсесе лаек булды. Административ биналарны һәм территорияләрне бизәүдә гран-при Буа электр челтәрләренә, беренче урын Буа элеваторына һәм Мәдәни үсеш үзәгенә, икенче урын “Таттелеком”га һәм “Буа газы”на, өченче урын ветеринария техникумына һәм “Карлинский” ит йортына бирелде. Кызыксындыру бүләкләре белән район кулланучылар җәмгыяте, шәхси эшмәкәрләр “Яковлев М+” һәм “Ильин” билгеләп үтелде. Уку йортлары арасында беренчелекне 1 номерлы мәктәп һәм “Дельфин” бассейны, икенчене 2 номерлы лицей һәм “Арктика” спорт мәктәбе, өченчене Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп һәм сәләтле балалар өчен лицей-интернат алдылар. Шәһәр урамнарын иң матур бизәүчеләр булып Җиңүнең 55 еллыгы урамында яшәүчеләр, иң матур Яңа ел чыршысы бизәүче булып шикәр заводы танылды. Кызыксындыру премияләре экологларга, 5 номерлы мәктәп, 1 номерлы сәнгать мәктәбе, авыл хуҗалыгы идарәсе, “Полба М” җәмгыяте, пенсия фонды идарәсе, “Водоканал”, район мәгариф идарәсе коллективларына тапшырылды. Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре (ТОС) территорияләрен бизәү буенча “Кленовый”, “Студентлар”, “Мелиоратор”, “Завод”, “Космос” һәм “Питомник” иң яхшылары, дип табылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International