ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

2020 елның 1 гыйнварыннан мошенниклар гамәленнән зыян күргән күчемсез милек сатып алучыларны яклауга юнәлдерелгән закон үз көченә керде. Төзәтмәләр «күчемсез милекне намуслы сатып алучы» төшенчәсен аныклыйлар һәм бер үк вакытта килешү нәтиҗәсендә барлыкка килгән зыянны компенсацияләү механизмын камилләштерәләр. Татарстан кадастр палатасы һәм Росреестры кайсы очракларда сатып алынган торактан мәхрүм калган намуслы сатып алучы китерелгән зыянны тулысынча компенсацияләүгә исәп тота алуын аңлаттылар.

Татарстанлылар җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең эшен бәяли алачак. Җирле үзидарә органнары җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыруда катнашырга Татарстан Икътисад министрлыгы чакыра. Буа районында яшәүчеләр дә сораштыруны уза ала.


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Казанда базарда катнашучыларга һәм гражданнарга консультация бирү Авангард ур., 74 адресы буенча 7 нче подъездда үткәрелә.

Шулай итеп, сишәмбе көнне 8 дән 12 гә кадәр арестлар салу һәм төшерү, шулай ук юридик затларның күчемсез милеген һәм өлешләп катнашу килешүләрен дәүләт теркәвенә алу мәсьәләләре буенча консультация үткәрелә. Моннан тыш, шул ук подъездда, күчемсез милекне рәсмиләштергәндә документларны теркәү алдыннан әзерләү мәсьәләләрендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының хокукый аң-белемнәрен арттыру максатыннан, бизнес-берләшмә вәкилләре өчен махсус консультацияләр тәрәзәсе эшли.

2019 елның 2 декабрендә салым агенты тарафыннан сакланмаган һәм салым хәбәрнамәсенә кертелгән мөлкәт, җир, транспорт салымнарын һәм НДФЛ өчен гражданнар тарафыннан салым түләүләренең  билгеләнгән срогы  узды.


6
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов буалыларны якты Раштуа бәйрәме белән котлый


5
гыйнвар, 2020 ел
якшәмбе

Бүген Буа шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Эльвира Шагалиева һәм "Буа үзәк район хастаханәсе"  баш табибы Рөстәм Самерханов Раил һәм Альбина Шакирҗановлар гаиләсен  котлады. 1 нче гыйнвар иртәсендә Шакирҗановларның улы Раян дөньяга килгән, бу сабый  2020 нче елның беренче баласы булып теркәлде.

Ата-аналар һәм сабый адресына бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады, туу турында таныклык, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлекле медаль һәм бүләкләр тапшырылды.

 Бөек Ватан сугышында катнашучы, хезмәт ветераны Төхвәтуллин Рәүф Ибраһим улы  бүген үзенең йөз еллык юбилеен билгеләде.

Рәүф Ибраһим улы ТАССРның Буа районы Түбән Наратбаш авылында туган. 1942 елдан 1965 елга кадәр Совет Армиясе составында танк взводы командиры, ремонт остаханәләре начальнигы вазыйфасында хезмәт итә. Луганск өлкәсенең Алчевск шәһәренең металлургия институтыннан лаеклы ялга киткән. Кызыл Йолдыз ордены, 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм 6 медаль, шул исәптән "Сугышчан казанышлары өчен" медале белән бүләкләнгән.

Сугыш ветеранын бер гасырлык юбилее белән Буа районы җитәкчесе Ранис Камартдинов котлады, нык сәламәтлек теләп, Россия һәм Татарстан Президентларының Рәхмәт хатларын һәм чәчәкләр тапшырды.


31
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Кадерле буалылар! Сезне чын күңелдән яңа 2020 ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлыйм!


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Буа муниципаль районындагы «Гармония» социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре пенсионерлар өчен бәйрәм ясарга булдылар. Декабрь - могҗизалар, яңа ел алдыннан булган ыгы-зыгы вакыты ул... Скандинавия йөрешендә катнашучылар чираттагы тапкыр Буа шәһәренең Яшьләр паркында очраштылар. Катнашучылар кышкы паркта таяклар белән берничә түгәрәк ясадылар, ахырда бенгаль утлары астында бер-берсен бәйрәм белән котладылар, сәламәтлек, яңа елда бәхет теләделәр. Бәйрәм күңелне күтәрү, якты көннәргә ышаныч тудыру  максатыннан оештырылды. Килгән картлыкка һәм кайчак физик яктан җитешсезлеккә, тормышка зәвык көчәйгәннән-көчәя генә бит, һәм ул дәвам итәргә тиеш.

Узган  атнада  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  чынбарлык  һәм  уен    киңлеген  берләштерә һәм  процессның  һәр этабында  аңлаешлы  һәм  контроль механизмнары  белән   укыту,  инвестицияләү, табыш алу һәм  продуктлар   процессларын  бергә  алып  барырга  ярдәм  итә  торган  «Фермополис» уникаль  платформасын  эшләүчеләр  белән  очрашу  узды.  Эшлекле  очрашуда  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Ришат Хәбипов катнашты.

«Эш шунда ки, хәзер  күп кешеләр  кулай  бәяләрдән  сыйфатлы  фермер продукциясен табу  һәм сатып  алу  буенча  кыенлыклар  кичерә.   Ә аны  җитештерә   торган  фермерлар үз продукциясен  өлешләп  сату  челтәрләренә  чыгара  алмыйлар,  чөнки  барлык  андый  урыннарны  эре  агрохолдинглар  яулап  алган,  шуңа күрә  алар  үз уңышларын  күпләп  сатып  алучыларга  бирергә  мәҗбүр булалар, ә нәтиҗәдә, андый  продукциягә  бәяләр 200-300%ка арта», - дип  сөйләде  проектны  гамәлгә куючы    Нәүрүзә Тулкунова.

Шуңа күрә  фермерларны  турыдан-туры  кулланучылар  белән  бәйләнешкә  кертә  торган    геймификация  платформасы (уен механизмын  чынбарлыктагы  вакыйгаларга  карата  куллану процессы) эшләнгән.  Аның  идеясы моннан  гыйбарәт:  кешеләр  уен  рәвешендә  продуктлар  үстерәләр,   аларны  һәркөнне карыйлар.    Ә  чынбарлыкта  исә  шул  ук  продуктлар,  шул  ук  хайваннар   бер  үк  вакытта  чын  фермада  үстерелә.   Продуктлар өлгергәч, уенчылар  аларны  үзләренең  өстәлләренә  чыгаралар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International