ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан  Республикасында    1,4 млн гектар мәйданда  ашлык  җыелды.     Аграрийлар   4,2 млн тонна  ашлык  җыйдылар. Һәр гектардан уңдырышлылык     30 центнер  тәшкил  итә.   Бу  хакта  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә   Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры вазыйфаларын  башкаручы  Марат Җәббаров әйтте.    

Буа муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камәртдинов «Карлинский» ит йортында булды. Ранис Рафисович комбинатның продукция ассортименты белән танышты, шулай ук ит продукциясе әзерли торган җитештерү цехын карады.

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камәртдинов Буа элеваторы коллективы белән очрашты.
«Традиция буенча без авыл халкы, шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре белән очрашулар уздырабыз. Сезнең коллектив үз күрсәткечләре, тырыш хезмәткәрләре белән үрнәк булып тора. Бәлки сезнең дә хәл ителмәгән проблемаларыгыз, сорауларыгыз бардыр», - диде ул. Сорауларга килгәндә, Совет урамында транспорт хәрәкәте интенсив рәвештә бара, машиналар зур тизлек белән бара. Эшчеләр тизлекне чикләүне сорадылар.


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

“Казан” агросәнәгать паркында  “Бакчачы көне” күргәзмәсе  ачылды.  Бу  мәйданчыкта  республика бакчачылары  бәйрәме   икенгче  мәртәбә  уздырыла,  анда  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы РӘисе  урынбасары  Марат  Әхмәтов  һәм Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  вазыйфаларын  башкаручы  Марат Җәббаров катнашты.  

Шимбә көнне Казанда  һәм Чаллыда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  оештырылган  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  узды. Азык-төлек  товарларын  республиканың  муниципаль районнарыннан  авыл  хуҗалыгы  җитешгтерүчеләре,  шулай  ук  АПК предприятиеләре   алып  килде.    Мәйданчыкларда  шулай  ук  авыл  кешеләренә дә,  шәһәр  кешеләренә ошый  торган    автолавкалар да  бар  иде.

Казан халкының сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча арестларны дәүләт теркәвенә алу бүлеге башлыгы Лилия Фәхретдинова җавап бирәчәк.
Татарстан Республикасының башка шәһәр һәм районнарында яшәүчеләр өчен телефоннар rosreestr.tatarstan.ru Идарәнең рәсми сайтында  "Гражданнар мөрәҗәгате бүлегендә-Кайнар линияләр" бүлегендә урнаштырылган.

21 сентябрьдә Тамара һәм Федор Петровлар гаиләсе - Буа районы Чуаш Киштәге авылыннан клуб хезмәткәрләре, узган «Нечкәбил-2019» республика матурлык әниләр һәм гаилә конкурсының ярымфиналында катнашты. Ярымфиналда Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан 30дан артык гаилә катнашты. Буа районы делегациясен "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы мәдәният идарәсе" муниципаль учреждениесе җитәкчесе Ринат Гыймранов һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Эльвира Шагалиева җитәкләде. Безнең район вәкилләре жюри әгъзалары тарафыннан аеруча билгеләп үтелде һәм берьюлы өч диплом алды. Петровлар үзләренең интернациональ гаилә традицияләренә нигезләнгән программаны тәкъдим иттеләр. Петровлар гаиләсенең фокстрот биюен башкаруы көтелмәгән хәл булды, элеге биюне гайләгә Бөек Ватан сугышы елларында биергә өйрәнгән Федорның әнисе керткән. Ярымфинал нәтиҗәләре октябрь аенда билгеле булачак, әмма Петровларның конкурс ярымфиналында Иң якты һәм иҗади гаиләләрнең берсе булуы ачык күренә.

Ел саен үткәрелә торган ярышлар Наратлык урманында узды. Стартка олысы да, кечесе дә чыкты. Төрле яшьтәге мәктәп укучылары арасында дистанцияне беренче булып шәһәрнең 1 нче мәктәбеннән Ксения Волкова һәм Янтуган мәктәбеннән Динар Картаналиев, 2 нче лицейдан Алия Сөләйманова һәм Иске Суыксудан Ислам Гайнуллин, Югары Лашчыдан Елизавета Казначеева һәм лицей-интернаттан Семен Тарасов уздылар. Студентлар арасында ветеринария техникумыннан Светлана Сайкина һәм Темур Рәхимов җиңү яулады. Алардан соң эстафетаны оешма-предприятиеләр, уку йортлары хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре кабул итте. Алар арасында җиңүчеләр өч яшь төркемендә билгеләнде. 35 яшькә кадәр иң җитезләре-Динә Тимофеева, Вероника Николаева һәм Светлана Айметова - өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре, Ленар Садыйков (Карлы мәктәбе), Айрат Җәләлетдинов ("Дельфин" бассейны) һәм Александр Васильев (Иске Тинчәле). 35-55 яшь категориясендә Гүзәл Сергеева (ЗУЭС), Марина Егорова (хәрби комиссариат), Светлана Горелкина ("Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге), Сергей Батин (Буа газы), Равил Насыйбуллин (ЗУЭС), Сергей Антонов ("Карлинский"), спорт ветераннары арасында Инсаф Гыймалетдинов, Владимир Алокин һәм Иван Карамаликов призерлар булдылар.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында Яшь эшкуар (яңа  эш  башлаучы  фермер) мәктәбе  кысаларында  Татарстанның  аграр яшьләр  берләшмәсе  тарафыннан  оештырылган  түгәрәк  өстәл  узды.  Очрашу  барышында  агросәнәгать комплексы өлкәсендәге  яшь белгечләр  өчен  үсеш    перспективалары  турында  фикер алыштылар.  


21
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Бүген "Арктика" Боз сараенда ир-атлар командалары арасында хоккей буенча Ярославльнең «Локомотив» хоккей командасы истәлегенә турнир узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International