«ТКХда сезнең хокукларыгыз – аларны якларга өйрән» проектын тормышка ашыру кысаларында һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гражданнарга аларның хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирү эшен оештыру максаты белән Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Апас районнары халкына видеоконференция форматында консультация үткәрә. Видеоконференция режимында консультация бирү 2019 елның 14.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр 10 октябрендә Идарә бинасында түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан шәһәре, З. Кызыл ур., 30 нчы йорт һәм Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлегендә.
2 октябрьгә кадәр алдан, мөрәҗәгать итү темасын күрсәтеп, 8843-74-3-52-89 телефоны буенча язылырга кирәк.
Халыкка пассажир хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, транспорт предприятиеләре эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында" 1999 ел, 19 июль, 604 нче карары нигезендә җәмәгать транспортында һәм шәһәр яны автомобиль транспортында йөрү өчен автоматлаштырылган түләү системасын кертү турында карар кабул ителде.
Торакны җылыту максатларында каты ягулыкка бәяләрне дәүләти җайга салуны исәпкә алып, торак йортларны утын яки күмер белән җылытучы гражданнар дәүләт комитеты билгеләгән бәяләрдән каты ягулык сатып алу хокукына ия.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 16 сентябрьдә «Кадастр эшчәнлеге турында» һәм «Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында» гы законнарга кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде, алар җир кишәрлекләре милекчеләренә Комплекслы кадастр эшләре барышында исәпкә алынмаган квадрат метрларны законлаштырырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта Татарстан Росреестры милекчеләрнең Комплекслы кадастр эшләрен үткәрүне көтеп тормыйча, кадастр инженерына мөрәҗәгать итеп, үз участокларының чикләрен шәхси тәртиптә межалау һәм аныклау мөмкинлеге турында аңлата. Сүз Бердәм дәүләт күчемсез милекнең реестрында (ЕГРН) күрсәтелгәннән кулланылучы җир кишерлегенең мәйданы күбрәк булган очраклар турында бара.
Район хуҗалыкларында техник культураларны җыю һәм силос базлау дәвам итә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 19 сентябрьгә 15783 гектарда игелгән техник культураларның 4283 гектарында, 27 процентында уңыш җыеп алынган. 8918 гектарда үстерелгән татлы тамырның 23 проценты җир өстенә чыгарылган. “Авангард”та бу күрсәткеч 57 процент тәшкил итә.
Хуҗалыкларда соя уңышын җыю соңгы гектарларда бара. Рапсның 13, горчицаның 74 проценты суктырып алынган.
Яшел азык һәм силос өчен кукуруз урдырыла. Кышлату өчен кирәк булган 78761 тонна сусыл азыкның 43120 тоннасы, ягъни 55 проценты базланган.
Башка эшләр дә дәвам итә. 22654 тонна салам җыелган, 20139 гектар мәйдан туңга сөрелгән.
“Батыр” спорт мәктәбенең Ринат Хәсәнов җитәкче-легендәге “Ак Барс” клубында шөгыльләнүче яшь каратэчыларга чын японияле сенсейдан мастер-класс алу бәхете елмайды. Кобудо халыкара мәктәбенә нигез салучы һәм аның Мактаулы Президенты Вакаяма Масаси ике кич дәвамында аларны сугыш сәнгате серләренә өйрәтте.
Кобудо буенча 7 дан, Сейто-Каратэ-до буенча 6 дан, Айкидо Айкикан буенча 5 дан, каратэ Вадо-рю һәм Сериндзи-рю буенча 4 дан иясе 79 яшьлек сенсей 60 елдан күбрәк гомерен кобудо белән шөгыльләнүгә багышлаган, аның 41 елында сугыш сәнгате буенча дәресләр бирә. Россия белән дуслыгы да күптәннән. Безнең илгә ул 1968 елдан килә башлый, ә 2004 елдан кобудо буенча даими семинарлар, мастер-класслар үткәрә.
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Россия территориясендә мөгезле эре терлекләрнең йогышлы төенле (нодуляр) дерматит авыруы буенча эпизоотик хәлнең җитди кискенләшүе турында хәбәр итә. Агымдагы ел дәвамында Удмуртия Республикасында, Омск һәм Новосибирск өлкәләрендә аның белән зарарлануның 8 очрагы теркәлгән.
Дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова әйтүенчә, әлеге контагиноз инфекцияле авыру вирусы зарарланган тире, селәгәй, борыннан чыккан бүлендекләр, сперма, сөт аша чыга һәм авыру, вирус йөртүче терлектән сәламәтенә күчә. Ул кешегә иярми. Төенле дерматит таралуны булдырмас өчен иң элек мөгезле эре терлекләрне, терлекчелек продукциясен санкцияләнмәгән күчереп йөртүгә, законсыз реализацияләүгә юл куймау, профилактика, диагностикалау, дәвалау, чикләү һәм башка чараларны гамәлгә ашыруның ветеринария кагыйдәләре, карантин билгеләү, аны бетерү һәм төенле дерматит таралуны булдырмауга, чыганакларын бетерүгә юнәлтелгән башка чикләүләр таләпләрен үтәү мөһим. Белгеч дерматитка шик туганда кичекмәстән ветеринария органнарына хәбәр итәргә, авыру терлекләрне изоляцияләргә чакыра. Бары профилактика чаралары гына регионның бу уңайдан иминлеген сакларга һәм территориягә әлеге куркыныч авыруны кертмәскә ярдәм итәчәк.
Татарстанның һәм Россиянең күренекле рәссамы Рөстәм Хуҗин безнең якларның кабатланмас табигый урыннарын язды бу көннәрдә. Әлеге эшләр ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылачак районның уникаль табигый һәйкәлләре республика проектына тәкъдим ителәчәк.
Рәссам картиналарында тау башыннан Бәбки авылы күренешен һәм Рус Киштәге авылы янында Зөя елгасын язган. Рөстәм Хуҗин безнең районда уникаль табигый һәйкәлләр итеп атарлык җирләрдән шул урыннарны сайлаган.
Сентябрь уртасыннан “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау республика акциясенең көзге этабы старт алды.
Буа урманчылыгы районда һәм шәһәрдә яшәүчеләрне дә әлеге акциядә актив катнашырга чакыра. Автомобиль юллары буендагы урман участокларын, массакүләм ял итү урыннарын каты көнкүреш калдыкларыннан, чыбык-чабыктан, чүп-чардан чистартуга һәркем өлеш кертсен, шулай ук урманнарда булганда һәрвакыт чисталык сакласын иде. Күмәк тырышлык белән урманнарыбызны тәртипкә китерик!
Иртәгә, 21 сентябрьдә, “Татарстан кроссы-2019” ярышлары кысаларында Наратлык урманында массакүләм спорт чаралары узачак.
Бәйгене тантаналы ачу 9.30 сәгатьтә була. 10 минуттан катнашучылар йөгерү юлларына чыгачак. Беренче булып 500 метрлы дистанциягә старт 5-6 сыйныф укучыларына биреләчәк. Тагын унар минуттан соң 800 метрлы дистанциягә 7-9 сыйныф укучылары, 10-11 сыйныфларда, урта һәм югары уку йортларында белем алучы кызлар йөгерәчәк. Егетләрне 1600 метрлы дистанция көтә.
Аннан чират – оешма-предприятиеләр, учреждениеләр вәкилләренә, спорт ветераннарына, җитәкчеләргә. 10.25 сәгатьтә 20-35 яшьлек хатын-кызлар һәм ир-егетләр 1600 метрлы, 10.40 сәгатьтә 35-55 яшьлекләр һәм 10.50 сәгатьтә 55 яшьтән өлкәнрәкләр 800әр метрлы арада узышачак.
Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү 11 сәгатьтә булачак.