2019 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә сәламәтлек саклау өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.
1 октябрьдән 2 октябрьгә кадәр безнең районда башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия штаб күнекмәсе үткәреләчәк.
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Буа районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе утырышы булып узды. Утырышта ТР буенча Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Пономарев, предприятие, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, юл-коммуналь оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Бүген Буа муниципаль районының Кыят авылында «Кыят» ААҖ базасында авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча Республика фәнни-гамәли семинары узды, анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, КФХ җитәкчеләре катнашты. " Кыят " ААҖендә "Кыр көне "ндә үсемлекчелекне алып бару үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Чарада катнашучылар һәм кунаклар кукуруз һәм көнбагыш кебек культураларның гибридлары чәчү мәйданчыкларын карадылар, ындыр табагында булдылар.
ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Р.Ә. Галявов раслаган график нигезендә, 2019 елның 2 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында (Буа шәһәре, Жорес ур., 110а йорт) Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Галләмов Искәндәр Исмәгыйль улының гражданнарны күчмә кабул итүе була.
Белешмәләр өчен телефон: 84374 35641.
Көн тәртибендә Буа муниципаль районы башлыгы Марат Азат улы Җәббаровның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе каралды. Район башлыгы вазифаларын башкаручы итеп Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Рафис улы Камартдинов билгеләнде. Марат Җаббаров элегрәк Марат Готыф улы Әхмәтов җитәкләгән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфасын башкарачак.
Өченче буын университеты кысаларында 2019 елның 1 октябреннән өлкән буын буалыларны шәхси компьютерда эшләргә өйрәтү үткәрелә. Укыту КСЮИ базасында узачак. Барлык теләүчеләрне 1 октябрьдә сәгать 10нан Буа шәһәренең Шафранов урамы, 2 йорт адресы буенча көтеп калабыз, гаризалар уку урынында рәсмиләштереләчәк.
Бүген Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров рәислегендә өченче чакырылыш Буа шәһәр Советының 44 нче утырышы узды.
Татар токымлы атларны ничек кабат үрчетә башлау турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән татарча басылып чыккан китаптан укып белеп була.
«Узган елның декабрендә селекция казанышларын сынау һәм саклау буенча Россия Федерациясе дәүләт комиссиясе “Татар” токымыннан булган атларны Федераль дәүләт реестрына кертте. Бу әлеге токымны яңарту буенча 8 – 10 ел дәвамында башкарылган эш нәтиҗәсе. Татар токымлы атлар – ул безнең милли горурлыгыбыз», - дип үз фикерен укучыларга җиткерә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Район хуҗалыкларында техник культураларны җыю һәм силос базлау дәвам итә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 17 сентябрьгә 15783 гектарда игелгән техник культураларның 3962 гектарында, ягъни чирегендә уңыш җыеп алынган. Алар арасында иң зур – 8918 гектарны татлы тамыр били. Аның 1747 гектарында, ягъни 20 процентында тамыразыклар җир өстенә чыгарылган. “Авангард”та бу күрсәткеч 48 процент тәшкил итә. Биредә һәр гектардан уртача уңыш күләме дә иң зурысы: бүгенге көнгә ул 550 центнерга тиң. Район буенча – 396 центнерга.
Сояның 94, рапсның – 13, горчицаның 74 проценты суктырып алынган.
Яшел азык һәм силос өчен кукуруз урдырыла. Кышлату өчен кирәк булган 78761 тонна сусыл азыкның 32614 тоннасы, ягъни 41 проценты базланган.
Башка эшләр дә дәвам итә. 22567 тонна салам җыелган, 17478 гектар мәйдан туңга сөрелгән.