Сентябрьдән шәһәрдә барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре биш көнлек эш режимына күчте. Ә шимбә көнне балаларын куярга урыны булмаучыларга нинди юллар тәкъдим ителә? Аның өчен күпме түләргә?
Район мәгариф идарәсе методисты Рамилә Хәби-буллина сүзләренә караганда, әлеге яңалык район башкарма комитетының агымдагы елның 28 маендагы карарына нигезләнеп башкарыла. Анда шәһәрнең унөч мәктәпкәчә мәгариф учреждениесен агымдагы елның 1 сентябреннән алтыдан биш көнлек эш режимына күчерү турында әйтелә. Белгеч әйтүенчә, моңа кадәр мәктәпкәчә учреждениеләрдә балаларның шимбә көнне бакчага йөрү мониторингын алып барганнар. Анализлау йөрүчеләр санының аз булуын күрсәткән. Кайбер бакчаларда ул кайбер атнада хәтта 10 процентка да тулмаган.
Август уртасыннан башлап Татарстанда яшәүчеләр салым белдерү кәгазьләре белән хатлар ала башладылар. Узган ел өчен транспорт, җир һәм мөлкәт салымнарын 2 декабрьдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк булачак.
Быел конверт эчендәге аерым түләү кәгазьләре (квитанцияләр) килмәячәк. Салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен салым белдерү кәгазендә начислениеләрнең уникаль идентификаторын да (УИН) кертеп, бюджет системасына салымнарны күчерү өчен кирәкле реквизитлар, шулай ук салымнарның һәр расчетыннан соң урнаштырылучы Qr-код һәм штрих-кодлар да кертелгән.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында татарстанлыларның җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге законнарны үтәве турында видеоролик урнаштырды.
25 сентябрь көнне 15.00 һәм 21.00 сәгатьтә "Россия 24 " телеканалында сентябрь аенда күчемсез милек өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләргә багышланган интервью булачак.
Аерым алганда, Татарстан Росреестры вәкиле Илгиз Шиһабиев, комплекслы кадастр эшләрен үткәрүне көтмичә, өстәмә квадрат метрларны ничек законлаштырырга, ә кадастр палатасы вәкиле Дмитрий Малинин булган яңалыкларны исәпкә алып, җир кишәрлеге чикләрен килештерү тәртибен аңлатачак.
2019 елның 2 октябрендә «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә, адресы: Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 йорт.
27 сентябрьдә район мәдәният йортында 2019 ел сезоны Республика КВН Чемпионатының 3 нче этабы узачак, анда Татарстанның иң яхшы командалары көч сынашачак. Килегез һәм яраткан командагыз өчен җан атыгыз!
Башлана 18.30 сәгатьтә, керү ирекле.
Бүген Казанда «Татмедиа» АҖ филиалларына «Лада Ларгус» һәм «Лада Веста» автомобильләре тапшырылды. «Татмедиа» АҖ холдингына кергән район массакүләм мәгълүмат чараларының 33 филиалы арасында «Буа-информ» яңа автомобильгә ия булды.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы искәрткәнчә, 2019 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасында тулы масштаблы цифрлы телевидениегә күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшырулары өзеләчәк. Әгәр сез телевизор экраннарында Беренче, Россия 1, НТВ, 5 Канал логотибы белән янәшә Беренче канал экраннарында «А» хәрефен күрәсез икән, сез аналог телетапшыруын карыйсыз.
Цифрлы телевидениегә күчү кысаларында сезгә түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
- Әгәр телевизор цифрлы стандарт-DVB-Т2 хуплый икән, каналлар карау өчен цифрлы форматта телевизорны антеннага тоташтыру да җитә.
- Әгәр телевизор кирәкле цифрлы Стандартны хупламаса, антенна DVB-T2 стандарты приставкасына, ә приставка – телевизорга тоташа.
Якын көннәрдә, 24 һәм 25 сентябрьдә, Татарстан циклонның тыл өлешендә булачак. Һава температурасы сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә +3 -2 градуска кадәр, ә көндез 3 -8 градус җылы булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр. Вакыты белән яңгыр, юеш кар һәм кар явуы көтелә. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин, дип билгеләп үтә синоптиклар. Пәнҗешәмбе, 26 сентябрьдә, төнлә -4 градуска кадәр салкыная, ә көндез 4-9 градустан артмаячак. Төнлә явым-төшем ихтималы зур түгел, ә көндез яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр булырга мөмкин. 27 сентябрьдә, алдан алынган мәгълүматларга караганда, салкын һава торышы саклана. Көндез синоптиклар явым вәгъдә итә. «Ял көннәрендә, 28-29 сентябрьдә, республика антициклон йогынтысында булачак. Атмосфера басымы үсеше һәм ачыклану шартларында явым — төшемнәр бик аз, температура фоны түбән булачак», - дип өстәделәр ТР буенча Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү Идарәсендә.
Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.