Казанда авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне республиканың медицина оешмаларына илтү өчен билгеләнгән Татарстан халкына социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренә автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Автотранспорт сатып алу «Демография» милли проектынның «Өлкән буын» проектын тормышка ашыруның бер өлеше булып тора. ⠀
«Светофорик» балалар бакчасында балалар өчен " Татарстан Республикасы көне – минем Татарстан!". Татарстан-күпмилләтле республика. Биредә татар, рус, чуаш, әрмән, азәрбайҗан һәм башка халыклар дус һәм тату яши. Алар барысы да Татарстанны үз Ватаны дип саныйлар. Тәрбиячеләр балаларга герб, гимн һәм Флаг, республиканың барлыкка килү тарихы, традицияләр һәм гореф-гадәтләр, мәдәни кыйммәтләр, туган як табигатенең байлыгы турында сөйләделәр.
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә яңа автомобиль ачкычлары тапшырды. Чарада Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җаббаров катнашты. Буа муниципаль районының Татар Буасы, Мөкерле һәм Яшевка авыл җирлекләре башлыклары Chevrolet Niva маркалы автомобильдән ачкычлар алдылар.
Мохтаҗларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән чараларны буалылар даими рәвештә үткәрә. Бу инициатива районда матур традициягә әверелеп бара. Шулай итеп, Шәһәр көне алдыннан Буа муниципаль районы хәйриячеләре опекунлыкка һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә иганә ярдәме күрсәткәннәр. Бүген алар исеменнән өч гаиләгә спорт товарлары алу өчен сертификатлар, бер гаиләгә ноутбук тапшырылды, әлеге категория гаиләдәге ике бала «Артек» һәм «Орленок»балалар лагерьларында ял итү мөмкинлегенә ия булды.
Ел саен Россия Федерациясендә «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» дигән Бөтенроссия конкурсы үткәрелә (алга таба – Конкурс). Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә.
Безнең барыбыз өчен дә иң кыйммәтлесе-төрле яшьтәге балалар! Гомумән алганда, җәмгыятьнең һәм ата-аналарның төп бурычы - балаларыбыз өчен аларның тормыш-көнкүреше өчен куркынычсыз шартлар тудыру. Кызганычка каршы, җәйге күңелле сезон балалар фаҗигаләре белән тамаша кыла. 28 нче август көнне Ырыңгы авылында фаҗигагә китергән кечкенә бала белән бәхетсезлек очрагы булган. Барлык бәхетсезлек очраклары да диярлек балалар кызыксынуы, тәҗрибәсезлеге белән бәйле, янәшәдә фаҗиганы булдырмый калырга сәләтле өлкәннәр булмаган.
Татарстан Республикасы буенча монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсенең район территориясенә визиты 2019 елның 5 сентябрендә булачак. Муниципаль районга ведомство җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь киләчәк.
Кичә, 28 августта, Мәдәни үсеш үзәгендә район педагогларының август киңәшмәсенең пленар утырышы узды, анда республика Дәүләт советы депутаты Р.Р. Гайзатуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Л. М. Әхмәтҗанова, Буа муниципаль районы башлыгы М. А. Җаббаров катнашты. Конференция эшендә шулай ук Буа муниципаль районы оешмалары җитәкчеләре, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, район мәктәпләре директорлары һәм укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү һәм балалар бакчалары педагогик хезмәткәрләре катнашты. Фән секцияләрендә районның 900гә якын педагогик хезмәткәре катнашты. Секцияләр һәм киңәшмәләр эше кысаларында «Мәгариф» милли проектын тормышка ашыруның, мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирүнең сыйфатын күтәрүнең актуаль мәсьәләләре каралды, тәрбия һәм өстәмә белем бирүнең үсеш юнәлешләре билгеләнде. Утырыш кысаларында 9 яшь укытучыны котлау булды, аларны педагогик хезмәт ветераны Г.В. Исмәгыйлева котлады.
Кичә, 28 августта, Буа муниципаль районы Советының утырышлар залында район башлыгы Марат Җәббаровның яшьләр активы белән очрашуы булды. Киңәшмәдә Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, мәдәният идарәсе башлыгы Ринат Гыймранов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Евгений Илюшин, спорт мәктәпләре директорлары, мәгариф вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Хөрмәтле салым түләүчеләр!
2018 ел өчен милек салымнарын түләү өчен салым белдерүендә исәпләнгән салымнарны түләү өчен кирәкле барлык реквизитлар күрсәтелгән.
Түләү документлары (квитанцияләр) кәгазьдә җибәрелми!