ТР буенча Кадастр палатасы һәм Татарстан Росреестры күршеләр белән кишәрлек чикләрен килештерү буенча инструкция әзерләделәр.
Исегезгә төшерәбез, быел җәй җир участокларының гомуми чикләрен килештерү мәсьәләсен җайга салырга мөмкинлек бирә торган законга кул куелды. Бу-«Кадастр эшчәнлеге турында» Федераль законга» һәм «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 150-ФЗ номерлы Федераль закон, ул 2019 елның 16 сентябрендә үз көченә керә.
Бүген Буа туган якны өйрәнү музеенда якташыбыз, рәссам Рамилә Әхмәтованың «Акварель поэзиясе»дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылды. Галереяда 49 эш тәкъдим ителгән, алар киндердә һәм кәгазьдә акварель белән башкарылган. Экспозицияне ачу тантанасында сәламләү сүзе белән Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова чыгыш ясады.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас ррайоннарындагы территориаль бүлеге азык-төлек булмаган сыйфатлы товарларның аерым билгеләре турында хәбәр итә.
Нинди дә булса сатып алуны тормышка ашырып, без аның сәламәтлек өчен куркынычсыз, сыйфатлы булуын һәм кирәкле куллану үзенчәлекләренә ия булуын телибез.
Кызганычка каршы, кибет киштәләрендә еш кына сыйфатсыз товарлар очрый. Сыйфатлы азык-төлек булмаган товарны ничек сайларга һәм аны Түбән сыйфатлы контрафакттан ничек аерырга.
Яңа уку елы алдыннан балаларны йөрткәндә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан районның гомуми белем бирү оешмалары укучыларын йөртүче автобусларны карап чыгу уздырылды, анда Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов та катнашты.
Бүген, 28 августта, район башлыгы Марат Җәббаров капиталь ремонттан соң Кайбыч төп гомуми белем бирү мәктәбен ачты.
Кичә, 27 август көнне, Буа муниципаль районының картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, бәйрәм чараларын үткәрү вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, учреңдениедә яшәүчеләрне эвакуацияләү буенча күнекмә узды. Шулай ук хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт алучылар арасында Террорчылыкка каршы саклану, гадәттән тыш хәлләрне һәм янгын куркынычсызлыгын булдырмау буенча инструктажлар үткәрелде.
Бик-Үтидән фермерлар Миләүшә һәм Җәмил Дәүләтшиннар инде икенче ел рәттән җәйнең генә түгел, көзнең дә тәме җиләктә булуын раслап киләләр. Былтыр сентябрьдә кура җиләге белән шаккатырганнар иде. Быел кураларга бакча җиләге дә өстәлде.
Гадәти җиләкне дә туйганчы ашап булмаган быелгы елда инде көз җиткәндә эре, телеңне йотарлык тәмле җимешләр белән сыйлану көтелмәгән бүләк кебек.
Ерак һәм кечкенә авылларда яшәүчеләргә табиблар үзләре килә. "Мобиль поликлиника» күчмә медицина комплексы инде атна дәвамында Буа районында эшли.
Килдураз авыл җирлеген чишмәләр ягы дип әйтсәң дә, ялгыш булмас. Мондагы авылларда ел саен чишмәләр төзекләндерелмичә калмый. Быел өчесен яңарттылар.
Биредә туып үскән, яшәгән халык та шундый – чишмә дисәләр, көчләрен дә, акчасын да кызганмыйлар, үзләре дә җиң сызганып эшкә тотыналар. Шундыйларның берсе – “Коммуна” җәмгыятенең элеккеге җитәкчесе мәрхүм Җәүдәт Хөсәеновның олы улы Айрат. Ул быел Мәскәүдән кайтып, авыл уртасындагы чишмәне төзекләндерде.
– Бәбки авылыннан Килдуразга кадәр торба сузып, әти китерткән чишмә суы бу. Берничә ел бу урында иске колонка гына торды. Авыл егетләре белән сөйләштек тә, яңартырга булдык. Тимердән ясалган беседка куйдырдык, колонка урнашкан урынга бетон аслык җәйдек. Бу эштә Наил абый Галиев Һәм Динар Хөсәенов булышты. Авыл халкы бу матур урынга килеп, тәмле су алып китсен, – диде Айрат.
Ул икенче елны да бу изге эшен дәвам итәргә исәпли. Авыл башындагы чишмәне дә яңартачакмын, дип үз-үзенә сүз биргән.
Узган шимбәдә районда яңа объект – “Татавтодор” җәмгыятенең Буа филиалының заманча асфальт-бетон заводы ачылды. Ул “AMMAN UNIVERSAL-240” швейцария технологиясе буенча җиһазландырылган. Әлеге чит ил механизмы белән комплектлаштырылган заводның җитештерү күләме дә күбрәк, продукциянең сыйфаты да яхшырак. Бу хакта ачылу тантанасына килгән Та-тарстанның Транспорт һәм юл хуҗалы-гы министры Ленар Сафин да әйтте.