“Буа: диалог киңлекләре” халыкара фестивале тәмамланырга өлгермәде, Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта Әрмәнстаннан әйдәп баручы театр әһелләре икенче бер масштаблы һәм мөһим чарага җыелды. Узган атнада “Буа талиясе” өченче театраль лабораториясе узды.
Республика һәм Шәһәр көненә багышланган бәйрәм 30 августта шәһәрнең үзәк мәйданында, Үзәк паркта һәм Трусенев исемендәге стадионда узачак. Башлана 18 сәгатьтә.
Тантаналы өлеш башланганчы, 16 сәгатьтә, Орел өлкәсенең «Костер» берләшмәсе ветераннары һәм эзтабарлары катнашында, Ркия Мусинаның совет солдаты калдыкларын шәһәрнең Иске Татар зиратында җирләү тантанасы була. 17 сәгатьтә Туган якны өйрәнү музеенда күргәзмә залын ачу.
Бүген, 28 августта 18.00 сәгатьтә район мәдәният йортында Татарстан Халыклары дуслыгы йорты артистлары чыгыш ясаячак. ТРның атказанган артисты Вадим Захаров, Зариф Зарипов "Гуллиз" таҗик бию коллективы солисты, Ләйсән Шакирова "Сантош" һинд бию ансамбле солисты, "Анадолу" Төркия автономиясе активисты Диләрә Дамар, Грузиянең "Вардзия"ансамбле солисты Бехруз Мавлонов. Программаны алып баручы Анжелика Вәкилова. Артистлар тамашачыларга яңа музыкаль номерлар, дөнья халыкларының дәртле биюләре бүләк итәчәк, һәм, әлбәттә, яхшы кәеф бүләк итәчәк!
Ял итү үзәгендә Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләренең янгын-техник минимумга өйрәнүләре узды. Укуларны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе УНД һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча МОНД инспекторы А.Р. Хәйруллин үткәрде. Уку кысаларында хезмәткәрләр янгынны булдырмауга юнәлтелгән чаралар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм инструкцияләре белән таныштылар, яну һәм янгын вакытында төп чараларны һәм саклану ысулларын өйрәнделәр. Моннан тыш, хезмәткәрләр янгын сүндерү чараларын куллану ысулларына җентекләп өйрәнде. Үзәкнең 67 хезмәткәре укуларда катнашты.
Республика халкыннан сатып алына торган сөткә бәяләр мониторингы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә тора.
Август ае рейтингы йомгаклары буенча иң яхшы күрсәткечләр Татарстанның Чистай (20,71 сум), Буа (20,38 сум), Алексеевск (20,30 сум) һәм Балтач (20,29 сум) районнарында. Аларда халыктан сатып алына торган сөткә бәяләр республика буенча уртача бәягә (18,06 сум) караганда югарырак.
Шулай ук түбәндәге районнарда да республика буенча уртача бәягә караганда югарырак, болар: Татарстанның Әлки (19,75 сум), Спас (19,39 сум), Нурлат (19,20 сум), Яңа Чишмә (19 сум), Кукмара (19 сум), Аксубай (19 сум), Биектау (19 сум), Питрәч (18,98 сум), Мамадыш (18,75 сум), Бөгелмә (18,66 сум), Теләче (18,5 сум), Саба (18,46 сум), Чирмешән (18,4 сум), Тәтеш (18,38 сум), Арча (18,37 сум), Азнакай (18,37 сум) һәм Актаныш (18,2 сум) районнары.
"Коммуна" ширкәтендә быел бөртекле һәм кузаклы культуралар 2529 гектарда. Җитәкче Сәлим Даутов сүзләренә караганда, уңыш бу мәйданның 75 процентыннан җыеп алынган. Уртача уңыш 43,3 центнер тәшкил итә. Борчак-32,5, сабан бодае 49 центнер. Суктыруда 5 комбайн эшли. Һава шартлары уңай булса механизаторлар уракны 5-6 көн эчендә төгәлләргә планлаштыралар. Әтиле-уллы Илдус һәм Радик Насыйбуллиннар сезон башыннан 19500 центнер, Ришат Ибләминов "Дон-1500" комбайнында 16 мең центнер ашлык суктырдылар.
26 август көнне Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән традицион киңәшмә узды.
2019 елның 8 сентябрендә Буа шәһәрендә 2019-2022 елда беренче чиратта төзекләндерү өчен җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча рейтинглы тавыш бирү узачак.
"Сетевая компания" ААҖ Буа электр челтәрләре объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкару сәбәпле, 29 августта 9: 00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Буа шәһәрендә түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Гагарин урамы 15, 13 йорт, Ефремов урамы 7, 17а, 17м йорт, «Ромашка» балалар бакчасы, «Звениговский» кибете, 1нче КНС; Төзелеш урамы 19, 19А йорт.,21, 23/1, 23/2, 25, 27, 29 йорт, "Эдем" кибете, Комсомольская урамы № 9-34 йорт, БМУ бинасы; Гагарин урамы 17-38 йорт, Шиномантаж, «Татьяна», «Замира» кибетләре, медскладлар, кулланучылар ТП: 672 нче "СПМК" КТП, 585 нче "Вираж/элеватор" ЗТП, 631 нче "Куст базасы"КТП.
Татарстан Республикасында урып-җыю башланганнан бирле 2,25 млн. тонна ашлык җыелды. Бер атна эчендә генә дә 1,0 млн. тонна ашлык җыеп алынды. Бу хакта шимбә көннне уздырылган Хөкүмәт киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Үз нотыгында Марат Әхмәтов бу атнаның урып-җыю эшләрен башкару өчен уңай булуын билгеләп үтте. Бу көннәрдә тәүлеккә 150 тоннадан артык ашлык җыелды.