Күчемсез милек өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, шул исәптән күчемсез милекне электрон мошенниклардан саклауга юнәлдерелгән закон үз көченә керү белән бәйле рәвештә, 27 август көнне 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милекне электрон рәвештә дәүләт теркәвенә алу сораулары буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрәчәк.
22 августтан 6 сентябрьгә кадәр «Ачык Татарстан» сайтында «Татарстан Республикасында яшәүчеләр арасында сораштырулар» бүлегендә 1 чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентын – яшьләрнең «тавыш» ын тәкъдим итүче ТР Дәүләт Советы каршындагы киңәшмә һәм консультатив органны формалаштыру максаты белән Тавыш бирү уза.
Буа муниципаль районының Карлы авылында «Татавтодор» АҖнең Буа филиалы сатып алган «Ammann Universal АВР-240»фирмасының асфальт катнаш урнаштыру җайланмасы файдалануга тапшырылды. Аны эшләтеп җибәрү тантанасында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, «Ammann» фирмасы Президенты Шнайдер Ханс-Кристиан, Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, «Татавтодор» АҖ генераль директоры урынбасары Илдус Фәсхетдинов һ.б. рәсми затлар катнашты.
Шәһәребез елдан-ел үсә һәм матурая бара. Урамнарда транспорт агымы арта. Җәяүлеләр үзләрен куркынычсызлыкта икәнлелеген һәрвакыт сизми. Җәяүлеләр арасында балалар да бар. "Светофорик " балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр педагоглар белән берлектә «Баланы кулыннан ал» акциясен үткәрделәр. Шәһәребезнең Мәктәп урамы буенча җәяүлеләр кичүе алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләре турында кисәтүче "Баланы кулыннан ал" язуын төшерделәр. Акциядә машина йөртүчеләр дә катнашты, алар тәрбияләнүчеләргә җәяүлеләр кичү урыннарында игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Белгәнебезчә, өлкәннәр үрнәге, урамда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында вакытында ясаган кисәтү баланың сәламәтлеген, ә иң мөһиме - гомерен саклап кала ала.
Буада Россиянең әйдәп баручы театр әһелләре катнашында "Дөньякүләм театр процессы контекстында заманча милли театр" дигән темага түгәрәк өстәл узды. "Түгәрәк өстәл" темалары: Россия театр контекстында милли театр урыны: үсеш перспективалары; Кече шәһәрләр театрлары: грантлар беткәч ни булыр, театрларны берләштерү: перспективалар һәм проблемалар.
Буа, Россиянең башка шәһәрләре һәм төбәкләре кебек үк, ел саен 27 августта билгеләп үтелә торган Россия киносы көне уңаеннан «Кино төне - 2019» Бөтенроссия акциясенә кушылырга әзерләнә.
Барлык кино сөючеләрне 24 август көнне Буа шәһәренең Яшьләр паркына чакырабыз. Тамашачыларга Россиянең өч фильмы тәкъдим ителәчәк, алар Бөтенроссия тамашачылар тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылдылар. Бу-Андрей Волгинның «Балкан чиге» чын вакыйгаларга нигезләнгән картинасы, Евгений Бедаревның "Домовой" фэнтези жанрындагы фильмы һәм Илья Куликовның «Рублевкадан Полицейский.Яңа Ел чиге» маҗаралы комедиясе.
"Демография" милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында районда авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру үткәрү өчен мобиль бригада эшли башлый. Шушы көннәрдә китереп җиткерү процессын апробацияләү булды. Кыят фельдшер-акушерлык пунктына диспансеризация үткәрү өчен 4 торак пункттан 20 граждан китерелде. "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәм медиклар бердәм эшләделәр. Өлкән яшьтәге гражданнар канәгать калдылар, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.
Район кырларында урып-җыю темпы көннән-көн җыела. Комбайнчылар аяз көннәрнең һәр минутын нәтиҗәле файдаланырга тырышалар. Хәзер барлык көчләрне мобилизацияләү мөһим. Алдынгы хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чаралары да каралган, атна саен урып-җыю барышына йомгак ясала, аларның нәтиҗәләре буенча беренче, икенче һәм өченче урыннарны алган иң яхшы комбайнчылар премияләр һәм Буа муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр.
18 августтан 22 августка кадәр Чабаксар шәһәрендә «Төркиләр алтыны»IV бөтенроссия төрки яшьләр форумы узды. Татарстан Республикасы данын Буа яшьләре - Фәскетдинов Самат һәм Каюмов Дилүс яклады.
"Төркиләр алтыны"-ул Россия халыкларының гомумроссия гражданлык бердәйлеген булдыру һәм мәдәниятләрен үзара баету юлы белән яшьләр арасында милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә ярдәм итү максатыннан үткәрелә торган социаль әһәмиятле проект. Быел форумда Россиянең 14 регионыннан 180 дән артык бала катнашты. Барлык балаларны уртак төрки тамырлар һәм үз халкының мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калу теләге берләштерә.
Кичә, 22 августта, Буа муниципаль районының Килдураз авылында икенче төзекләндерелгән чишмәне ачу тантанасы булды. Әлеге чишмәне төзекләндерүнең инициаторы "Коммуна" җәмгыятенең элеккеге җитәкчесе, мәрхүм Җәүдәт Хөсәеновның улы Айрат булды. Эшендә авыл халкы да, олысы да, кечесе дә ярдәм итте, бу эштә беркем дә читтә калмады.