Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында ("кадастр инженерын сайлап ал" өстәмә битендә) агымдагы елның июль ае эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы урнаштырылды.
Районда “Демография” милли проекты нигезендә өлкән яшьтәгеләрнең гомер дәвамлылыгын арттыру, аларга олыгайган көндә лаеклы яшәешне тәэмин итү өчен күп чаралар каралган. Шуларның берничәсен атап үтик.
Сәламәтлек өчен. Шәһәрнең территориаль җәмәгать үзидарәләре (ТОС) составына кергән күпкатлы йортларда яшәүче өлкәннәр сәламәтлекләрен арттыру өстендә ел дәвамында шөгыльләнәләр – “Дельфин” йөзү бассейнына йөриләр, скандинавия таяклары белән йөрергә чыгалар. “Мелиоратор” ТОСы рәисе Мәсгүдә Гыйматдинова әйтүенчә, аның яшьтәшләренә күбрәк соңгысы ошый. Атнага берничә тапкыр ТОСлар берләшеп, Яшьләр паркына баралар. Бу чараны район социаль яклау идарәсе һәм ветераннар Советы оештыра.
12 августтан “Чиста сайлаулар өчен” корпусы Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте күзәтүчеләрен укыта башлады. Казанда берничә мәйданчык эшли. Шуларның берсе – Казан шәһәре, Профсоюз урамы 12/16 йорт адресы буенча урнашкан корпусның төбәк бүлеге штабы. Корпус вәкилләре лекцияләр барлык тыңлаучылар өчен ачык булачак, дип белдерә, әмма өстенлек югары юридик белемле тыңлаучыларга һәм югары уку йортларының юридик факультетлары студентларына биреләчәк.
Уку курсына сайлау участокларында төрле вакытта төрле сайлауларда булган конкрет кейсларны тикшерү буенча семинарлар һәм гамәли дәресләр кер-телгән. Укуларда шул исәптән күренекле Россия юристлары тарафыннан сайлау хокукы өлкәсендә эшләнгән методик кулланма материаллар да кулланыла.
Буада яңа эшкә билгеләнү - Буа шәһәренең «Батыр» спорт мәктәбе директоры итеп Габайдуллин Альберт Завидович билгеләнде. Яңа директорны Буа районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова тәкъдим итте. Элек директор вазыйфасын башкарган Валиуллина Альбина Петровна «Батыр» спорт мәктәбенең тренеры вазыйфасына күчерелде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 15 августка бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 11320 гектарда, ягъни барлык мәйданның 21,9 процентында җыеп алынган. Аерым культуралардан борчакның 70, арпаның – 38, көзге бодайның – 33, язгы бодайның 7 проценты суктырылган. Ындыр табакларына барлыгы 36520 тонна ашлык кайтарылган. Һәр гектардан алынган уртача уңыш күләме 32,3 центнерга тиң.
Хуҗалыклар арасында лидерлык “Авангард” агрофирмасында. Биредә игенчеләр үстерелгәннең яртысын, “Коммуна”да – 36, “Заря”да – 33, “АгроНур”да 28 процентын җыеп алдылар.
Хуҗалыкларда башка эшләр дә дәвам итә. 355 гектар мәйданнан 946 тонна салам җыелган, көзге чәчү өчен 6082 гектар туфрак әзерләнгән, 4610 тонна орлык салынган.
"Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы" ассоциациясе бинасында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы»Ассоциациясе каршындагы Якташлар җәмгыятьләренең Координацион советы утырышы узды.
"Россиянең иң яхшы балалар бакчалары-2019"Бөтенроссия конкурс-смотры" чарасына йомгак ясалды.Чарада барлыгы 32 352 катнашучы катнашты. Җиңүчеләр арасына Буа шәһәренең "Светофорик" балалар бакчасы һәм "Ромашка" балалар бакчасы керде.
Буа шәһәренең 2 нче лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы Артемьева Светлана Андреевна үсеп килүче буынны мәгариф һәм тәрбияләү системасына зур өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы»дәүләт бүләгенә лаек булды. Бүген бу бүләкне Светлана Андреевнага Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында тапшырды.
Котлыйбыз һәм яңа хезмәт казанышлары телибез!
Иртәгә, 16 августта, Буа шәһәренә "Уникс" баскетбол клубы уенчылары киләчәк. "Сәламәтлек марафоны" республика акциясе кысаларында Владимир Трусенев исемендәге Үзәк стадионда иптәшләрчә матч, мастер-класс һәм күренекле спортчылар белән фотосессия узачак. Моннан тыш, биредә аркан тартышу, кул көрәше, гер күтәрү, концерт программасы буенча ярышлар узачак. Башлана 12: 30 сәгатьтә.
Һичшиксез, килегез! Керү ирекле.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге проекты кысаларында Гагарин урамы, 1, 1А адресы буенча күпфатирлы торак йортларда яшәүчеләр белән очрашу узды.