Буа муниципаль районының 4 яшь фермерына «Татарстанда кыр көне — 2019 " күргәзмәсе кысаларында Лаеш районында грантлар бирелде. Сертификатларны төрле программалар җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов тапшырды. Буалылар арасында 2019 елда «2017-202020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү» ведомство конкурсында Аксу авылыннан Дамир Салаватуллин, Алших авылыннан Юрий Емельянов, Илмир Сибгатуллов, Зур Кырлаңгы авылыннан Айрат Мусин җиңү яулады.
Котлыйбыз һәм аларга яңа уңышлар телибез!
Агрофирма районда, республикада гына түгел, илдә дә лидерлар арасында.
Ул 2018 елда Россиянең иң яхшы чөгендер игүче хуҗалыгы дип табылды һәм Россия Шикәр җитештерүчеләр берлегенең II дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде. Җитештерү күрсәткечләренә килгәндә, " Авангард"та узган ел шикәр чөгендере 1500 гектар мәйданда үстерелгән, һәр гектардан уртача 500 центнерга якын уңыш алынган. Быел да бу кыйммәтле культураның мәйданын киметмәделәр һәм тагын да зуррак уңыш алу өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Берничә тапкыр рәт арасын эшкәрттеләр, минераль ашламалар керттеләр, чөгендер җыю комплексларын ремонтладылар.
Авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җирләр хуҗалары һәм алардан файдаланучылар мәҗбүри закон таләпләрен белергә бурычлы.
Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Мондый җирләрне рөхсәт ителгән авыл хуҗалыгы җитештерүен яисә авыл хуҗалыгы җитештерүе эшчәнлеге белән бәйле башка җитештерү алып бару өчен генә кулланырга, агач-куаклар, чүп үләннәре басып китүгә юл куймаска, җирләр мелиорациясенең ирешелгән дәрәҗәсен сакларга, җирләрне су һәм җил эрозиясеннән, су басудан, сазлыкка әверелүдән, кибүдән, тыгызланудан саклау буенча чаралар үткәрергә, туфракның химик матдәләр, микроорганизмнар һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән пычрануны булдырмаска, пестицидлар кулланганда туфракта аларның һәм файдаланылган препаратларның куркыныч компонентларының калдык күләмен контрольләргә, җирләрне деградацияләүгә, бозуга, юк итүгә юл куймаска, күпьеллык утыртмаларны карау һәм урып-җыю эшләрен башкарырга, җирләрне кабат торгызу чараларын үткәрергә кирәк.
Яңа Чәчкап авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән дә тыгыз элемтәдә эшли. Шушы көннәрдә аларда эшче һөнәрләргә мәхәббәт уяту максатында фермер Сәйдәш Мусин хуҗалыгы машина-трактор паркына сәяхәт оештырдылар.
Тулысынча яки өлешчә үзләрен карарга, йөрергә көчләрен югалткан өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның тормыш шартларын яхшырту максатларында Буа районында халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү «Гармония» үзәге эшли. Өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль - көнкүреш һәм социаль-медицина хезмәте күрсәтә. Социаль хезмәт күрсәтү шәхси гариза нигезендә гамәлгә ашырыла. Гражданинны социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ дип тану территориаль социаль яклау органы тарафыннан кабул ителә
Социаль өстәмә түләүне кабат исәпләү нәтиҗәсендә эшләмәүче 72 мең пенсионерның пенсияләре артып килде. Уртача алганда, айлык өстәмә түләүләр 460 сумга артты.
Кабат исәпләү «Дәүләт социаль ярдәме» һәм «Россия Федерациясендә яшәү минимумы» турындагы федераль законнарга быелның апрелендә кертелгән үзгәрешләргә туры китереп башкарылды
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә торган хезмәтләрне көчләп тагу юлы белән шактый югары бәя хисабына үтәү очракларының ешаюы турында хәбәр итә .
Аерым алганда, сүз юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмаларның пенсия яшендәге өлкәннәргә пенсияләрен кабат исәпләүне сорап гариза яздырулары хакында бара. Әлбәттә, бу хезмәт өчен шактый суммада түләү таләп ителә.
Исегезгә төшерәбез, әлеге хезмәт Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә. Моннан тыш сез пенсия яки башка түләүләр күләмен Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинетында онлайн режимда да карый аласыз.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе моңа охшаш шикле очракларда татарстанлыларның (843) 27-9-27-27 телефоны буенча Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә хәбәр итүләрен сорый.
Россия Президенты Указы нигезендә 2019 елның 1 июленнән инвалид-балалар һәм балачактан инвалидларны караган өчен айлык түләүләр арта. Аның күләме ике тапкыр диярлек, 5.5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр җиткерелде. Инвалид-балаларны караучы яки беренче төркем балачактан инвалидларны тәрбияләүче әти-әниләр, шулай ук әлеге категория гражданнарның опекуннары һәм попечительләре шул суммада акча алачак. Чит кеше ярдәменә мохтаҗ булучыларны караган өчен түләү үзгәрешсез кала, ул 1,2 мең сум тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Матбугат хезмәте белән берлектә ел саен үткәрелә торган «Минем җирем Россия-2019»авыл тематикасы буенча мәгълүмати – агарту проектларының Бөтенроссия конкурсын уздыру турында игълан итә.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе республика районнарында яшәүче гражданнар өчен ай саен күчмә консультацияләр үткәрә. Гамәлдәге практика буенча территориаль бүлекләрдә гражданнарны Идарә җитәкчесе урынбасарлары кабул итә. Аны үткәрү вакытында гражданнар хокукларны яки кадастр исәбен дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашырганда барлыкка килгән теге яки бу проблемалы вәзгыятьне, шулай ук идарә эшчәнлеге белән бәйле башка мәсьәләләрне хәл итүдә юридик ярдәм алу мөмкинлегенә ия.