Бүген, 24 май көнне, Ромашка балалар бакчасында, Казан шәһәренең "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ профилактика бүлеге белән берлектә, балаларның җәяүлеләр кичүе буенча куркынычсыз йөрүенә игътибар җәлеп итү максаты белән, "Баланы кулыннан ал" акциясе узды.
Чара кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләренең тәрбиячеләре белән бергә ата-аналарга һәм узып баручы кешеләргә "Юлда куркынычсызлык" темасына белешмәлекләр тараттылар, шулай ук трафарет ярдәмендә инспекторларның яшь ярдәмчеләре асфальтка "Баланы кулыннан ал"дип яздылар.
Күптән түгел Татарстан Росреестры физик затларның банкротлыгы мәсьәләләре буенча кайнар телефон линиясе үткәрде, өч сәгать эчендә кайнар линиягә 70тән артык шалтырату килде! Гражданнар сорауларына Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең үзеннән-үзе көйләнә торган оешмалар өлкәсендә контроль (күзәтчелек) бүлеге башлыгы Гөлия Елесина җавап бирде. Әлеге теманың актуальлеген исәпкә алып, сезнең игътибарыгызга төп сорауларга җавапларны тәкъдим итәбез.
Тавис кошлар, зәңгәр күкәйләр
Алших авылында яшәүче Светлана Мулееваның ишегалды саванналарны хәтерләтә – биредә нинди генә токымлы кошлар юк?! Экзотик тавышлар чыгарып, зур җилләткеч кебек койрыкларын таратучы купшы тавислар гына ни тора!
– Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәреннән күченеп кайткач, өй тавыклары үрчетә башладым. Өч ел элек шәхси ярдәмче хуҗалыкка бирелүче кредит рәсмиләштереп, абзарлар төзеттем, – дип сүзен башлады Светлана.
Социаль иминиятләштерү Фондының 14 номерлы филиалы хәбәр итүенчә, 2011 елның 27 июнендәге 161 номерлы Федераль законга һәм Россия Федерациясенең 2018 елның 1 декабрендәге 1455 номерлы Карарына туры китереп, 2019 елның 1 маеннан әниләргә пособиеләр мәҗбүри тәртиптә клиентларның – физик затларның операцияләр “Мир” картасын кулланып башкарылучы банк исәбенә генә күчерелә.
2019 елның 1 мае торышына яшь ярымга кадәр бала караган өчен айлык пособие алучы иминиятләштерелгән затларга Фондның территориаль органы тарафыннан түләүләр “Мир” картасы булмаган түләү карталарының банк исәп реквизитлары буенча иминиятләштерү вакыты төгәлләнгәнче яки картаны куллану срогы тәмамланганчы, әмма 2020 елның 1 июленнән дә соңрак түгел, га-мәлгә ашырыла.
Пособиеләрне операцияләр “Мир” картасын кулланып башкарылучы банк исә-бенә күчерү өчен иминиятләштерелгән затка пособиене Россия Федерациясенең Социаль иминиятләштерү Фонды Боерыгы белән расланган форма буенча түләү турындагы гаризада “Мир” түләү картасының номерын гына күрсәтергә кирәк. Өстәмә реквизитлар таләп ителми.
31 май көнне, 11 сәгатьтә район мәдәният йорты каршында (яңгыр яуса, фойеда) Сабантуйга бүләкләр – сөлгеләр, тастымаллар, яулыклар җыю оештырыла. “Гөлҗамал” ансамбле кызлары, “Буинск-информ” хезмәткәрләре сезне җырлап-биеп каршы алачак, уеннар оештырачак, җиңүчеләргә призлар тапшырачак. Шулай ук бу көнне район газетасына альтернатив язылу да, үзәк почтада язылу да оештырыла. Иң кызыгы – 29-30-31 май көннәрендә газетага альтернатив һәм почта аша язылган кешеләр арасында төп приз – 10 кило шикәр комы һәм башка бүләкләр уйнатыла. Район газетасына 16 майдан 26 майга кадәр ташламалы бәядән язылучылар да квитанцияләрен алып килсеннәр, алар арасында 5 кило шикәр комы һәм башка призлар уйнатыла. Килми калмагыз, район газетасына бу көннәрдә язылу отышлы булачак!
Июль аенда – газетага киләсе яртыеллыкка язылу кампаниясе тәмамлангач – барлык язылучылар өчен дә призлар уйнату булачак. Анда әлеге призлар уйнатуда катнашканнар кабат катнаша алачак.
Быел хуҗалыкларда язгы кыр эшләре уҗым культураларын кабат чәчү аркасында мәшәкатьлерәк булды. “Дружба” агрофирмасы механизаторы Александр Степанов та шул сәбәпле чәчүне гадәттәгедән 700 гектарга күбрәк мәйданда башкарды.
“Нью-Холланд” тракторына таккан 18 метр киң-лектәге чәчү комплексында быел ул 2000гә якын гектарда орлыкларны җир куенына салган. Бүген тракторчы соңгы культура – кукуруз чәчү өчен туфрак әзерли. Агрофирманың әйдәп баручы агрономы Валерий Андреев әйтүенчә, ул да төгәлләнеп килә инде. Культиватор артыннан ук Игорь Князев белән Данис Азизов чәчеп баралар. Әлеге культура агрофирмада 1350 гектарда силос, 112 гектарда бөртек өчен игеләчәк. Ә тулаем чәчү эшләре 12 мең гектарга якын мәйданда башкарылган. 2 мең гектардан күбрәге уҗымнарны кабат чәчүгә туры килә. Валерий Николаевич белән шулар турында сөйләшә-сөйләшә Мөкерле авылыннан шактый еракта урнашкан кукуруз кырына юл алдык.
2019 елның 31 маенда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм идарә тармаклары белән берлектә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты нигезендә (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт) Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.
Үзәк китапханәдә Буа шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары катнашында «Терроризм. Төп саклык чаралары» исемле дәрес-искәртмә узды. Чараның хөрмәтле кунагы шәһәр прокуроры ярдәмчесе Р. А. Гыйззәтуллин булды. Ул яшьләргә терроризм һәм экстремизм кебек асоциаль күренешләр турында сөйләде, үз тәҗрибәсеннән чыгып аларның очракларын китерде. Очрашуны алып баручылар З. Хәйруллина һәм Л. Чинахова балалар белән бергә яңа Россия тарихында булган иң көчле һәм уйланылган теракт очракларын искә төшерделәр.
Чара барышында укучылар "Бесланның соңгы кыңгырауы" дигән видео презентация карадылар, «Раштуа» төркеменең «Син беләсең, шундый яшисе килә» җырын тыңладылар.
«Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы 2019 елның 23 июленнән 31 июленә кадәр Самара өлкәсе территориясендә узачак «іВолга» Идел буе федераль округы Яшьләр форумының «Агрополис» сменасына делегациясен формалаштыра.
Буа муниципаль районының «Гармония "халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе» технологиясе кысаларында социаль хезмәткәрләр белән даими рәвештә төркемле дәресләр уза.
Чираттагы чара Буа медицина училищесында узды, анда училище укытучылары авыруны карауны практик оештыруны, шәхси гигиена кагыйдәләре дөрес итеп башкаруны, гади медицина манипуляцияләре белән техник тернәкләндерү чаралары белән таныштырдылар. Мондый дәресләр социаль хезмәткәрләрне һөнәри укыту максатларында уза.
«Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе» технологиясе эшен анализлау өчен 25 социаль хезмәткәр арасында «Минем дәресләрдә алган белемем» дип аталган анкета үткәрелде.