2019 елның 15 маенда "Россия суы " сулыкларны һәм аларның ярларын чүп-чардан чистарту буенча Бөтенроссия акциясе старт алды.
Җәйге каникуллар алдыннан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан 2019 елның 20 маеннан 3 июненә кадәр балалар товарлары һәм балалар ялының сыйфаты һәм иминлеге, шулай ук әлеге төр товарлар һәм эшчәнлек төренә гамәлдәге норматив гигиена таләпләре мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр оештырылачак.
Халыктан шалтыратулар кабул ителәчәк:
- кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә 8-8005554943 телефоны буенча тәүлек буе эшли торган режимда;
- кулланучылар өчен консультация үзәгенең " кайнар линия" буенча (843) 221-90-16 телефоны буенча көн саен 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфес ясала;
- Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарындагы территориаль бүлегендә 3-52-89, 3-17-04: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр; җомга: 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр тәнәфес.
Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Халыкара гаилә көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә 50, 55 һәм 60 ел бергә гомер иткән гаилә парларын хөрмәтләделәр. Тантаналы чарада Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов катнашты. Ул җыелганнарның барысын да бәйрәм белән котлады, нык сәламәтлек, озын һәм бәхетле гомер теләде һәм гаилә парларына бүләкләр тапшырды.
Кунаклар өчен район үзешчәннәре катнашындагы концерт үткәрелде.
2019 елның 22 маенда 13.00 сәгатьтә «Бердәм Россия» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе башкарма комитеты бинасында Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 нче йорт адресы буенча гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Рәүф улы Гайзатуллин шәхси сораулар буенча кабул итә.
Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефоннар: 3-56-24, 8-9375-24-22-24.
Буа халыкара III милли театрлар фестивалендә Иранның Эрдебил шәһәреннән әзербайдҗан төрекләренең шәхси театры төркеме дә катнаша.
Артистлар шәһәребезнең музеенда да булдылар. Аларга Татарстан Республикасының дәүләт сәнгать музее фәнни хезмәктәре, туган як тарихын өйрэнү музееның кунагы Дамир Фәсиев махсус рәвештә төрек телендә экскурсия үткәрде. Кунаклар музей җитәкчелегенә үз язмаларында зур рәхмәт хисләрен белдереп, хатирә һәм истәлек язулары калдырды. Төрки кардәшләребез музейдагы югары дәрәҗәдә кабул итү һәм тирән өчтәлекле экукурсиядә, Буа тарихы турында ареруча тирәнтен мәгълүмат ала алдылар.
Кичә, 14 май көнне, Халыкара гаилә көне алдыннан Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Чүпрәле муниципаль районының "Җылы йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре белән берлектә "Күңелле стартлар" дигән спорт чарасы уздырдылар.
2019 елның 14 маенда "Җылы йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют дәүләт казна учреждениесе базасында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Буа муниципаль районының профилактика субъектлары катнашында ведомствоара күчмә социаль – реабилитация консилиум оештырдылар. Утырыш барышында приютта тәрбияләнүче балаларның үсеш динамикасын һәм коррекцияләнүен анализлау мәсьәләсе каралды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта әлеге приютта безнең районда яшәүче 4 гаиләдән 7 бала бар.
Консилиум кысаларында комиссия авыр тормыш ситуацияләреннән чыгу өчен алга таба чаралар планын билгеләде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 14 майга ул 61836 гектарда башкарылган. Аның 9993 гектарын уҗымнарны кабат чәчү тәшкил итә.
Аерым культураларга килгәндә, 22318 гектарда язгы бодай, 13854 гектарда арпа, 4185 гектарда борчак, 1316 гектарда солы, 8594 шикәр чөгендере, шулай ук бөртек һәм силос өчен кукуруз, көнбагыш, соя, горчица һәм башка культуралар орлыгы җир куенына салынды.
Үсентеләрне тамырдан тукландыру һәм тырмалау да бара. Бу эшләр уҗым культуралары, күпьеллык үлән мәйданнарында үткәрелә.
Узган ел Зур Фролово авылы чиркәве өлешчә ремонтланды. Быел да бу эшне дәвам итмәкчеләр.
Чиркәүнең настоятеле, иеромонах Амвросий (Степанюк) белдерүенчә, ремонт эшләре алтарьлы залның түбәсен алыштыру белән башланып киткән. Аны 4 кешедән торган эшче бригада профнастил материалдан япкан. Аннан иске буяуны тулысынча алу эшләре башкарылган.
Үзәк паркта – кызыл келәм. Аның аша дөньяның дистәләгән театр коллективлары уза. III Халыкара театрлар фестиваленә җыелган халык әнә шундый күренешне күзәтте. Канны фестивалеме, диештеләр кунаклар һәм буалылар.
Кунаклар, дигәннән, быел аларның географиясе тагын да ишәйде – Ираннан, Сербиядән, Украинадан, Казахстаннан, Эстониядән, Мәскәүдән, Россия төбәкләреннән. Шул рәвешле провинциаль Буа - ун көн буена халыкара театрлар мәркәзе булачак.