Уку елы тәмамлануга санаулы көннәр калып бара. Җәйге каникулда балаларның бер өлеше райондагы “Наратлык” һәм “Акчарлак” сәламәтләндерү лагерьларында ял итәчәкләр.
Районның яшьләр эшләре спорт һәм туризм идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел ике сәламәтләндерү лагеренда барлыгы 750дән күбрәк баланың ял итүе көтелә. “Наратлык” смена саен 180, ә “Акчарлак” шулай ук өч сезонда 70әр бала кабул итәчәк. Быел “Наратлык”та агымдагы косметик ремонт үткәрелде. Шушы көннәрдә оешма-предприятиеләр булышлыгы белән аның территориясен җыештыру дәвам итә.
Район хуҗалыкларында чәчү эшләре төгәлләнеп килә. Аның быел нинди шартларда узуы һәм башкалар хакында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитовтан сораштык.
Күптән түгел Адав-Толымбай китапханәсе мөдире Алсу Кәримова авыл территорияләрендә авыл яшьләре арасында иҗтимагый лидерларны ачыклау конкурсында катнашты.
“Авыл яшьләренең Россия берлеге” Гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы Федерация Советының аграр-азык-төлек һәм табигатьтән файдалану буенча Комитеты булышлыгы белән оештырган әлеге бәйгегә илнең 79 регионыннан барлыгы 1500гә якын заявка кабул ителгән. Жюри тарафыннан 182 җиңүче билгеләнгән. Алсу аның “Мәдәният” номинациясендә җиңү яулады.
Киләсе атна башыннан Казанда “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” милли чемпионаты финалы старт ала. Анда “Ветеринария” компетенциясе буенча буалы укучылар да катнаша. Быел финалда катнашу хокукын ветеринария техникумының дүртенче курс студентлары Надежда Мюллер һәм Дарья Трифонова, юниорлар арасында сәләтле балалар өчен лицей-интернатның 8 сыйныф укучысы Аида Смирнова яулаганнар. Алар бу көннәрдә иртәдән кичкә кадәр лаборатория-дән чыкмыйлар диярлек. Аида студент кызларга мәктәптә дәресләре беткәннән соң кушыла. Без килгән көнне Надежда УЗИ аппаратында куянның эчке органнары торышын тикшерде, Дарья балга төрле кушылмалар кушылу-кушылмавын ачыклады, Аида хирургик җөйләр салды. Укытучы Гөлюсә Фазлыева, ворлдскиллсның сертификацияле эксперты Максим Мечов аларның һәр эшен җентекләп күзәтеп, бәя бирәләр, киңәшләрен җиткерәләр.
Сергей Безруковны китердек, киләсе фестивальгә меңләгән тамашачы кумиры булган артист алып киләчәкбез, дигән иде Раил Садриев. Кыш башыннан ук Буадагы афишалардан, инстаграмнан Юрий Гальцев фотосы төшмәде.
Юрий Николаевич фести-вальнең өченче көнендә килде. Дүшәмбегә аның иҗат кичәсе билгеләнгән иде. Гальцевны һәм ул сәнгать җитәкчесе булган Санкт-Петербургның Аркадий Райкин исемендәге эстрада театры артистларын буалылар РДК алдыннан ук чәкчәк, җыр-бию белән каршы алдылар. Кунаклар бер дә тартынмыйча гармун көенә рә-хәтләнеп биеделәр. Гальцев та татарчага басып күрсәтте.
Кичә, 15 майда, «ТИСБИ» Идарә университеты базасында Татарстан Республикасы тәрбиягә бала алган әтиләрнең II республика слеты узды, анда Буа муниципаль районы тәрбиягә бала алган ата-аналар Киренков Виктор Александрович һәм Ежова Нина Иван кызы, Петровлар Юрий Геннадьевич һәм Тамара Геннадьевна, Калимуллиннар Фәнис Русанович һәм Снежанна Юрьевна, шулай ук Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге баш белгечләре Халитова Гөлназ Фәрит кызы һәм Фәсхетдинова Айгөл Нәгыйм кызы катнашты.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарындагы территориаль бүлеге халыкка кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хәбәр итә.
Бүген Буа станциясе тимер юл вокзалында Халыкара музейлар көненә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган күчмә күргәзмә оештырылды.
Буа туган якны өйрәнү музее директоры Люция Әхмәтҗанова «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы Казан идарәсе буенча Горький тимер юлы кунакларын 1942 елда Зөя-Ульяновск торак линиясен төзүгә багышланган экспозиция белән таныштырды.
2019 елда яңа "Дача конституциясе" дип аталган федераль закон үз көченә керде. Бу закон бакчачылар һәм бакчачылар тормышына шактый үзгәрешләр кертте. Йорт яны хуҗалыклары хуҗалары ягыннан сораулар туа, алар дача сезоны ачылу белән аеруча актуаль булдылар һәм белгечләрнең аңлатуларын таләп итәләр.
Кайнар линия Росреестрның Федераль кадастр палатасы тарафыннан оештырылган шәһәр читендәге күчемсез милек хуҗаларына хокукый ярдәм Бөтенроссия атналыгы кысаларында үткәрелә.
Бүген, 16 майда «БУА: ДИАЛОГ КИҢЛЕГЕ» III Халыкара милли театрлар фестивале кысаларында Артур Соломоновның «Театраль выкыйга» китабын тәкъдир итү кичәсе була.