ЯҢАЛЫКЛАР


23
февраль, 2024 ел
җомга

23 февраль төнендә һәм иртәсендә Татарстан Республикасында:

-урыны белән томан;

-көньяк һәм көнчыгыш районнарда һава температурасы -25-30˚ кадәр төшә.

Мәдәни үсеш үзәге диварларында катнашучылар иҗади номерлар, милли гаилә ризыклары һәм үз шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр.

24 февраль төнендә һәм иртән Татарстан Республикасының көньяк һәм көнчыгыш районнарында һава температурасының -25..-29˚ ка кадәр төшүе көтелә.


22
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләрен ведомстводан тыш саклау идарәсе» Федераль дәүләт казна учреждениесенең Кремль полиция батальонына (аерым) полиция хезмәткәре вазыйфасына хезмәткәрләр таләп ителә.

«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2024 елның 27 февралендә сәгать 10нан 12гә кадәр Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын үткәрүне планлаштыра. Халыкны Буа шәһәре, Жорес урамы, 110а йорт адресы буенча кабул итәчәкләр.

27 февральдә 11:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Казан районара табигать саклау прокуроры Александров Денис Алексеевич Татарстан Республикасының Буа муниципаль районында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны видеоконференц-элемтә системасын кулланып кабул итәчәк.

 

Хөрмәтле буалылар, кадерле ир-егетләребез ветераннар, махсус хәрби операциядә катнашучылар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!


21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

21 февральдә Буа муниципаль районында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссиянең беренче планлы киңәйтелгән утырышы узды. Утырышны Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары, Рәис урынбасары Илдар Еремеев алып барды.

Татарстан гаиләләренә балалары белән бирелә торган социаль ярдәм чаралары турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан буенча Социаль фонд бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

Инвалид татарстанлылар, инвалид балаларның ата-аналары, 80 яшькә җиткән пенсионерлар һәм медицина күрсәтмәләре буенча чит кеше каравына  мохтаҗ булган эшкә сәләтсез гражданнар ай саен карау буенча түләүне рәсмиләштерә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International