Декларация кампаниясе тәмамланды, аның барышында
муниципаль хезмәткәрләр, учреждениеләр җитәкчеләре һәм закон
белән тиешле бурыч йөкләнгән башка вазыйфаи затлар
яллаучыга/эш бирүчегә 2024 ел өчен керемнәр, чыгымнар, мөлкәт
һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр
тапшырдылар
6 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм
2
Казан шәһәрендә урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге
көчле җил көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал.
Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы!
Буа муниципаль районы җирле үзидарә органнарының ВКонтакте
челтәрендә бергәлекләре бар.
Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе
хәбәр иткәнчә, 2025 елда дөньяда кош гриппы (алга таба –ВПГП)
буенча киеренке эпизоотик вәзгыятьне һәм кыргый кошларның
Европа, Африка һәм Азия һәм Төньяк Америкадагы кышлау
урыннарыннан Россия территориясендәге оя кору урыннарына,
кошларның миграция юлы буенча урнашкан регионнарда, сезонлы
миграциясен исәпкә алып, кошчылык хуҗалыкларына, шул
исәптән Татарстан Республикасы территориясенә кош гриппын
кузгаткычны кертү һәм әлеге авыруны тарату куркынычы туа.
Илдә уңай үзгәрешләр өчен үз идеяләреңне идея.росконгресс.рф платформасында 2025 елның 15 маена кадәр бирергә мөмкин. Аннары экспертлар топ-100 идеяне сайлап алачак.
15 июньгә кадәр Татарстанда эшләүче яшьләр өчен «МолоТ»
проектының төбәк этабы дәвам итә. Барлыгы биш юнәлеш
каралган: интеллектуаль, спорт, һөнәри юнәлеш буенча
видеороликлар конкурсы, хәрби-спорт әзерлеге һәм гаилә
эстафетасы. Проект эшләүче яшьләрнең үз-үзләрен тормышка
ашыру өчен мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән, бу «яшьләр
һәм балалар»милли проекты максатларына туры килә
Саклау корылмасы алдан җайлаштырылган, җиһазландырылган һәм качучы кешеләрне кабул итүгә әзерләнгән булырга тиеш!!!
Россия Социаль фонды бүлеге тарафыннан 126 026 мең татарстанлының иминият пенсияләре гаризасыз өстәмә билгеләү исәбенә арттырылган. Алар арасында 80 яшькә җиткән 117 меңнән артык пенсионер һәм 1нче төркем инвалидлыгы булган 9 меңнән артык граждан бар.
5 майда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән
төнлә һәм иртән яшенле яңгыр көтелә;
- төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан көчле җил: төнлә секундына 15 метр, көндез 15-20 метр (Казанда төнлә секундына 15 метр, көндез 15-17 метр).
3 майда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән
- төнлә көчле яңгыр ява;
- төнлә һәм көндез яшенле яңгыр һәм көчле җил секундына 15-18 метрга кадәр (Казанда секундына 15 метрга кадәр) җитәргә мөмкин.