Бу уңайдан районның театр коллективларын муниципаль район башлыгы Марат Җәббаров котлый
Бүген, 26 март көнне Буа шәһәре М.Вахитов ис. гимназия базасында Буа муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының 9 нчы сыйныф укучылары өчен информатика буенча ОГЭ форматында сынау тесты узды.
Тест нәтиҗәләре буенча укучыларның эшен фән буенча район педагоглары арасыннан муниципаль экспертлар тикшерде.
Татарстан халкы цифрлы телевидениегә күчү турында сораулар бирә алачак. Яңа категория «Халык контроле»сервисында барлыкка килде. Бу хакта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Экспертлар Актуаль тема буенча республика халкын кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирәчәк. Әйтик, белгечләр сервис кулланучыларына консультация бирә ала, мәсәлән соңгыларының телевизорны үзгәртеп кору вакытында проблемалар килеп чыкса һәм аны антеннага яки цифрлы приставка тоташтыру кыенлыклары булса.
Хезмәттән файдалану өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында авторизацияләнергә һәм проблеманы җентекләп тасвирларга кирәк. Тикшерүдән соң мөрәҗәгатьне бастырып чыгаралар: аны «Халык контроле»нең барлык кулланучылары карый алачак.
Дәүләт кадастр исәбе-ул милек турында бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) кертү. Бу нинди дә булса күчемсез милек булу фактын раслый. Ләкин милек турында мәгълүмат кертү генә түгел, ә күчемсез милек объектын кадастр исәбенә кую да, реестрдан төшереп калдыру да бар. Әгәр дә торак йортны сүткән яки янгын булган очракта, объектны юкка чыгару сәбәпләре булырга мөмкин, шулай ук бу суд карары буенча да булырга мөмкин.
Иртәгә, 27 мартта, Татарстан территориясенә болытлы һава (көндез – аязучан) кайтачак. Вакыты белән кар һәм юеш кар, көндезнең якты вакытында яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән буран һәм бозлавык булырга мөмкин, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге.
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) коллегиясенең йомгаклау утырышы булды, анда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров катнашты. 2018 елда Росреестр эшенең төп нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар. 2019 елның 1 гыйнварына Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) 162,5 млн күчемсез милек объекты исәпкә алынган. 2018 елда ЕГРНда исәпкә алынган күчемсез милек объектларының гомуми кадастр бәясе 672,3 трлн сум тәшкил итте.
Буа шәһәренең Яшьләр паркында өлкәннәр өчен социаль ярдәм күрсәтү узәге “Гармония” хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган скандинавия методы белән йөрү дәвам итә. Өлкәннәр әйтүе буенча бу чаралардан соң куп кенә авырулар артка чигенгэн. Алган күнегүләр арка, аяк, иңбаш поясы мускулларының тонусын күтәрә һәм йөрәк, үпкә эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.
Татарстан халкы сораштырулар уза һәм халыкка хезмәт күрсәтүче җирле үзидарә органнары, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяли ала. Әзерләнгән сорауларга җавап бирергә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы чакыра, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба – министрлык) хәбәр итә: Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru (алга таба – Портал) Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау (алга таба-хезмәтләр) өлкәсендә электрон рәвештә иң кирәкле социаль хезмәтләр гамәлгә ашырылды.
Ульяновск шәһәренең "Яңа буын" спорт комплексында 2002-2004 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча төбәкара турнир булып узды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынны "БАТЫР" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер Р. Ф. Садыйков җитәкчелегендә Буа спортчылары алды. Икенче урында - "ДЮСШ-1" Засвияж р-ны, Ульяновск шәһәре, 3 урында - "Старт" Новый город, Ульяновск шәһәре.
Шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары билгеләнде. Буа муниципаль районы командасында ул Антон Каширин булды.
Спортчыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!