Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Преодоление» клубы әгъзалары белән шәһәр балалар китапханәсендә булдылар, анда Россиядә Театр елына багышланган күргәзмә ачылды. Китапханә хезмәткәрләре балаларны җирле драма театры актерларының биографиясе белән таныштырдылар, театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, театрның сәнгатьнең теләсә кайсы төре кебек үк үз үзенчәлекләре һәм законнары, үз «әлифбасы һәм грамматикасы» бар икәнен аерым билгеләп үттеләр.
Чара җылы, дустанә атмосферада узды.
Сәнгать мәктәбендә укымаган, куллары рәссам кебек ясый, музыкаль белеме юк, ә бер дигән җырлый. Ходай биргән талантлары, үзе өйрәнгән һөнәрләре тагын да күп әле Бик-Үти авылында гомер итүче Әмир Сафиуллинның.
Эстония, Төркия, Иран, Украина, Молдова, Казахстан, Үзбәкстан, Сербия, Россия – “эшләпә салырлык” масштаб! Провинциаль Буада үтәчәк Халыкара театрлар фестивалендә катнашачак илләр исемлеге бу. Фестиваль саны буенча өченче, димәк, кечкенә булса да юбилейлы. Алдагыларыннан да яңгырашлырак, дәрәҗәлерәк, зуррак географияле булачак.
Язгы боз карап торышка нык күренсә дә, кояш нурлары, елгаларда агымның көчәюе аркасында тиз көпшәкләнә, юкара. Шуңа да анда керү гаять куркынычка әйләнә.
Үзмәшгульле булучылардан салым алыну ел башыннан тәҗрибә рәвешендә илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да кертелде. Ягъни син өйдә кондитер ризыклары пешереп сатасың, яисә косметологик хезмәт күрсәтәсең, ремонт белән шөгыльләнәсең ди, профессиональ керемеңә салым түләргә дә тиеш булачаксың. Яңалык нидән гыйбарәт, үзшөгыльле булып кемнәр саналачак? Бу көннәрдә районда төрле өлкәләрдә хезмәт күрсәтүчеләр, үзмәшгульле булучылар белән очрашулар оештырыла.
Быел Казанда татар халык бәйрәме Сабантуй 23 июньдә узачак. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Сабантуйны бәйрәм итү турындагы Указны имзалады. Яр Чаллыда һәм Түбән Камада Сабан туе республика башкаласы белән чагыштырганда бер атна алдан — якшәмбе көнне, 16 июньдә билгеләп үтеләчәк. Татарстанның башка шәһәрләрендә һәм авылларында Сабантуйны бәйрәм итү 2019 елның 8-9 июнь көннәрендә планлаштырыла. Җирле хакимиятләргә һәм оешмаларга Указ нигезендә билгеләнгән срокларда бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашырга тәкъдим ителә.
Кичә, 21 март көнне Буа шәһәренең Яшьләр паркында төрки халыкларның традицион язгы бәйрәмен-Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелде.
Әйтергә кирәк, Навруз бәйрәме барлык мөселман халыклары арасында киң таралган, шуның белән бергә, бу ислам бәйрәме түгел, ә халык бәйрәме. Шәһәр халкын котларга Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев килде. Чара театральләштерелгән тамаша һәм концерт программасы белән дәвам итте. Бәйрәм кунаклары өчен "Ләйсән" халык җыр һәм бию ансамбле, "Гольжамал" фольклор коллективы, "Сөембикә" вокаль ансамбле һәм аерым вокалчылар чыгыш ясады. Район мәдәният йортының "Кәеф" бию коллективы матур хореографик композицияне күрсәтте. Бәйрәмгә килүчеләр кайнар коймак, чәй һәм татлы мамык белән сыйландылар.
Без барлык халыкларга, барлык милләтләргә иң мөһиме – тынычлык телибез! Язгы кәеф беркемне дә ташламасын.
Кичә, 22 мартта, муниципаль район башлыгы Марат Җәббаров җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары, авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе белгечләре хуҗалыкларда булдылар, аларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр. Техниканың төзеклегенә, агрегатлаштыру, минераль ашламалар әзерләүгә, чәчү материалының сыйфатына төп игътибар бирелде. Барлык агрофирмаларда да ике сменада эшләү өчен тәҗрибәле механизаторлар җитәрлек.
Бүген, 21 мартта, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмати-консультация төркеме гражданнарны кабул итте. Кабул итү ике мәйданчыкта узды: Буа муниципаль районы башкарма комитеты бинасында һәм Ырынгы авыл җирлеге мәдәният йортында
Кызганычка каршы, соңгы вакытта наркомания, кара пелен кебек, эре шәһәрләр генә түгел, ә иң ерак провинциаль почмакларга да кагыла, ә аның мәкерле челтәрләрендә буталырга мөмкин. Бигрәк тә хәзерге яшьләр арасында "җиңел" наркотиклар сәламәтлеккә алкоголь белән чагыштырганда күбрәк зыян китерә дигән фикер киң таралган. Бер генә легализацияләнгән, ә икенчесе юк. Кешеләр, кайсы вакыт "травканы" кулланып, теләсә кайсы мизгелдә ташлый алуларына чын күңелдән ышана.