ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Буада район үзәк хастаханәсе базасында "Әйдә булышыйк! " дигән .Казан шәһәренең Буа якташлыгы тарафыннан оештырылган беренче хәйрия медицина акциясе узды.
Медицина акциясенең максаты булып Буа муниципаль районы халкына консультатив һәм практик характердагы үз вакытында, квалификацияле, һәркем ала алырлык медицина ярдәме күрсәтү торды.


16
февраль, 2019 ел
шимбә

Халыкара туган тел көне алдыннан, " Дюймовочка" балалар бакчасында туган телгә багышланган чара узды. Балалар рус һәм татар телләрендә шигырьләр сөйләделәр, биюләр, җырлар башкардылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Бу чара балаларга туган телнең бөтен матурлыгын һәм байлыгын күрсәтергә, аларда шәфкатьлелек, игелеклелек, өлкәннәргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанасы килә

Агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате күргәзмәсе кысаларында  "Авылда Бизнес — реаль мөмкинлекләр һәм үсеш перспективалары" исемле яшьләр форумы узды, ул 700дән артык катнашучы җыйды: югары уку йортлары студентлары һәм актив яшьләр.

Гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында укучыларда социаль активлык һәм патриотизм формалаштыру, үз Ватаныңа тугрылык хисе үстерү, аның мәнфәгатьләрен яклауга әзер булу максатыннан Буа шәһәренең 5нче гимназиясендә 2-4 сыйныф укучылары өчен строй һәм җыр смотры узды. Әлеге чарада башлангыч мәктәпнең 7 сыйныф укучылары катнашты.
Смотр программасы взвод командиры рапортын төзү, командирларның үтәлешен, номерлар тәртибе буенча исәп-хисап ясау, беренче-икенче баскычтан икенчесенә күчерү, бер шеренгадан икенчесенә күчү, урында борылышлар, юл хәрәкәте һәм комлы корылма салуны күздә тотты. Тренировкалар бушка узмады. Барлык отрядлар да лаеклы күренде. Балалар командаларны төгәл үтәделәр һәм отряд җырлары җырладылар. Һәр взвод грамота белән бүләкләнде.

Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Панцырев тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Буа шәһәрендә яшәүче Фәүзия Абдул кызы Фәйзулованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. 
Аңа озын гомер һәм ныклы сәламәтлек теләп, ил Президенты исеменнән котлау телеграммасы, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.


15
февраль, 2019 ел
җомга

Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәге белгечләре өлкәннәр өчен скандинавия йөрүе техникасы буенча мастер –класс оештырдылар.

Шәһәрнең яшьләр паркында скандинавия йөрүе техникасына багышланган чараны балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе тренеры Емеельянов Владимир Иван  улы үткәрде.

Скандинавия йөрүе техникасы  буенча дәресләр һәр атнаның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә сәгать унда шәһәрнең яшьләр паркында уздырылачак.

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт һәм комедия театры бинасында "Җәлил укулары" Халыкара әдәби бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде. Төрле номинацияләрдә җиңү яулаган балаларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Районыбыз укучылары да зур җиңүләр белән кайтты. Зур Фролово мәктәбеннән Вәлиуллин Рәсим һәм Сәгъдиев мәктәбеннән Әбелханов Ильяс 3 нче, Вахитов исемендәге гимназиядән Садыйкова Зилә 2 нче, Карлы мәктәбеннән Садыйкова Айгөл 1 нче урыннарны алдылар. Укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз

Бүген, 15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулды, шул уңайдан Буа шәһәрендә әлеге датага багышланган истәлекле чаралар узды.  Анда муниципаль район башлыгы Марат Җәббаров, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, ТР Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, иҗтимагый оешмалар һәм шәһәрнең башка хезмәтләре вәкилләре катнашты.

Агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү  сәнәгате күргәзмәсе  кысаларында  Татарстан  Республикасы авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары башкарма директорлары – җитәкчеләренең беренче Олимпиадасы  узды.   

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы каршындагы  «Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү  буенча компетенцияләр  үзәге» ДБУ һәм ККИ каршындагы Кооперацияне фәнни-мәгариф үстерү  үзәге белән берлектә  оештырылган  чара, фермерлык һәм кече  хуҗалыклар  арасындагы  интеграцион   процессларның төп «катализаторы» буларак,  авыл кооперациясендә   башкарма менеджмент институтын  үстерүгә  юнәлдерелә. 

Татарстанда  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләре 2019 елгы  уңыш  өчен  минераль ашламалар  сатып  алуга  максатчан  бюджет  акчалары  алалар.

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры    Илдус Габдрахманов әйтүенчә,  бу  акчаларны  30 мартка кадәр Министрлыкка бер  гектар  чәчүлек  мәйданына  кимендә 30  кг минераль ашлама  туплау  турында  документлар  тапшырган  очракта  алачаклар.  

Андый  авыл  хуҗалыгы предприятиеләренә  акчалар  бер гектарга    500 сумнан  артыграк  күләмдә  бирелә.    «Моның  өчен  1,5 млрд сум  күләмендә  финанс ярдәме  карала   – бу минераль ашламалар  сатып алуга  республика бюджетыннан бирелә  торган  максатчан  акчалар», – дип  төгәлләштерде  министр  урынбасары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International