ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2019 ел
шимбә

Бүген Буа шәһәренең "Арктика" боз сараенда  А.В Тарасов исемендәге " Алтын шайба" клубы яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының 2006-2007 елгы егетләр арасында финал уеннары старт ала. 
Ярышлар 2-4 февральдә узачак, аларда республиканың 8 районыннан командалар катнашачак.
Барыгызны да чакырабыз! Ачылу тантанасы 15.00 сәгатьтә,керү ирекле.


1
февраль, 2019 ел
җомга

2019 елның беренче аенда Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә 21 бала теркәлде: 13 малай һәм 8 кыз. Балалар арасында иң популяр исемнәр Әминә, Ясмина, Таңсылу, Матвей, Әмир, Кәрим булды.

"Чәчәкләр салават күпере" халыкара сәнгать конкурсы 2-3 февральдә шәһәребезнең 1 нче сәнгать мәктәбендә узачак. Дүрт номинациядә илнең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның төрле районнарыннан 400дән артык бала катнашыр дип көтелә.

“Зөя буйлары” заказнигы хезмәткәрләре узган атнада сулыкларда бәке тишеп, балыкларны кислород кытлыгыннан коткарсалар, бу юлы урман җәнлекләрен кышкы ачлыктан алып калырга ашыктылар. Ничек? 

Заказник начальнигы Илнур Гыйбадуллин хезмәт автомобиленең багажнигына төрле ярмалар шыплап тутырып, Каенлык урманына таба юл алды.

Көн саен 10-15 километр чаңгыда йөгерү берни түгел сиксән яшен тутыручы Рәшит абый Ибраһимовка. Соң, районда беренче булып СССРның спорт остасы исемен алган “егет” бит ул.

Агымдагы ел белән Мәскәүдә, Мәскәү, Калуга өлкәләрендә һәм Татарстанда яңа төрле салым гамәлгә керде. Ул – һөнәри керемгә салым.

Бу хактагы 422 номерлы Федераль законда билгелән-гәнчә, түбәндәге “кысаларга” туры килүче, ягъни җитештерелгән товарны мөстәкыйль сатучы яки хезмәт күрсәтүче, үз һөнәри эшчәнлеге башкарганда эш бирүче дә, ялланган хезмәткәр дә булып тормаган, календарь елга 2,4 миллион сумнан күбрәк кереме булмаган, яңа салым гамәлгә кергән территориядә яшәгән Һәнәри физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр керемгә салым махсус режимын ирекле кабул итәргә хокуклылар. Әлеге салымны түләүче сыйфатында исәпкә кую “Минем салым” түләүсез мобиль кушымта аша, яки Россия ФНСы сайтында “Һөнәри керемгә салым” салым түләүче кабинетына кереп, яисә шуңа вәкаләтләнгән банклар аша  башкарыла.

Ырыңгы авылыннан фермер, гаилә фермасы хуҗасы Алексей Кубайкин күптән түгел Голландиядәге коллегалары эшчәнлеге белән танышып кайтты. Бүген ул анда популяр булган сыер савучы роботларны үзендә булдыру теләге белән яши.

Моның чынга ашмас-лык хыял түгеллеген дә белә. Роботлаштырыл-ган фермалар илнең төр-ле төбәкләрендә, хәтта Татарстанның Саба районында да бар.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы республикада кече һәм урта эшкуарлык субъектлары (алга таба – КУЭ субъектлары) продукциясен алга этәрүдә һәм реализацияләүдә ярдәм итү өчен булдырылган электрон мәгълүмати ресурслар турында хәбәр итә

Район эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре буалылардан чит ил гражданнарының законсыз яшәү фактлары, ялган адрес буенча теркәлүләре турында 3-12-88 телефоны буенча хәбәр итүләрен сорыйлар. Бу мигрантлар арасында закон бозуларга юл куймау, экстремизм һәм терроризмга каршы көрәшне көчәйтү максатыннан эшләнә.
Бер генә хәбәр дә игътибарсыз калдырылмый. Аноним гарантияләнә

Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Буа шәһәренең М. Вахитов исемендәге гимназия укучылары Сталинград сугышында катнашкан Сафиуллин Гариф Лотфулла улы белән очраштылар.
Очрашу Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец – фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 76 ел тулуга багышланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International