"Буа муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе" башлыгы итеп Илюшин Евгений Олег улы билгеләнде. Элек ул "Юность" спорт мәктәбен җитәкләгән.
Кичә, 24 декабрьдә, Буа районының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре Динар Низамов һәм Нурзель Галимова, Кыш Бабай һәм Кар кызы образларында Адав-Толымбай һәм Тойгелде авылының аз керемле һәм күп балалы гаиләләреннән килгән балаларга бүләкләр өләштеләр.
Яңа ел чарасын оештыруда аларга район эчке эшләр бүлегенең иҗтимагый советы, «Форпост» отряды әгъзалары ярдәм итте. Мәсәлән, форпостчылар балалар өчен яңа ел әкияте куйдылар.
Чара кысаларында быел Полиция Кыш бабае 92 Яңа ел бүләге, шул исәптән 1 яшькә кадәрге ун балага бүләк тапшырды.
Буа 1 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбенең «Микс» хореография коллективы 18 бала (җит.Юлия һәм Сергей Арцыбашевлар) бүген Бөек Устюгка Кыш Бабайга юл тоттылар. Анда буалылар «салкын бизәкләр» халыкара конкурсында катнашачаклар, Россиянең иң баш Кыш бабае белән очрашачаклар, аның почтасына барачаклар һәм теләкләре белән хатлар тапшырачаклар . Балалар иң яңа ел алдыннан, 30 декабрьдә кайталар. Яхшы сәяхәт һәм онытылмаслык хис-кичерешләр теләп калабыз!
Статистика мәгълүматларына караганда, салкыннар һәм Яңа ел бәйрәмнәре башлану белән көнкүрештә янгыннар саны ел саен арта бара. Нәкъ менә шул вакытта халык белән профилактик эшне көчәйтергә, күп балалы һәм социаль якланмаган катламнарга аерым игътибар бирергә кирәк. Шуны истә тотып, кичә, 24 декабрьдә Күл Черкене, Күшке, Боерган авыл җирлекләрендә яшәүче гаиләләргә чираттагы профилактик рейд үткәрелде.
26 декабрьдә 14.10 сәгатьтә «Бим-радио»да Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева катнашында туры эфир була.
"М. Вахитов исемендәге гимназия "дә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында «Без – Россия гражданнары" VI республика конкурсында җиңүчеләрне Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев катнашында бүләкләү тантанасы узды.
Иртәгә, 25 декабрьдә, иртәнге сәгать 9да, яңа трасса тоташтырылу сәбәпле, Буа шәһәрендә бер көнгә суны туктатып тору планлаштырыла. Су шәһәрнең Космовский урамында (Яшьлек кафесы), плодопитомник, Яшьләр бистәсе, Шикәр заводы бистәсе, Төньяк-көнчыгыш бистәне, Машинатөзелеше заводы тирәсендә булмаячак.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе 2018 елда 67 меңнән артык электрон гариза эшкәрткән инде.
Росреестрга электрон рәвештә бирелгән исәп-теркәү документлары саны буенча муниципаль берәмлекләр арасында Казан шәһәре (7 091), Тукай районы (2 885) һәм Әлмәт шәһәре (1 728) алдынгы урыннарны били.
"Сетевая компания" ААҖ электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкару сәбәпле, Буа электр челтәрләре түбәндәге адреслар буенча электр энергиясен өзү турында хәбәр итә:
2018 елның 3 декабрендә гражданнар тарафыннан милек, җир, транспорт салымнарын һәм физик затлар кеременә салымын түләү өчен билгеләнгән вакыт тәмамланды.
Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында күрсәтелгән срок тәмамланганчы салым түләү бурычын үти алмаса, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе моны якын арада эшләргә тәкъдим итә.