ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Ел саен 9 декабрьдә Россия Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Нәкъ менә шул көнне 1769 елда Екатерина хәрби батырлык өчен Изге  Георгий исемендәге хәрби орденын оештырды. Хәзерге Россиядә, парламентарийлар тиешле закон проектын кабул иткәндә, «Ватан Геройлары көне» истәлекле дата 2007 елда билгеләнде. 9 декабрьдә Буада Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы митинг узды. Анда Буа районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхвәтуллин, Буа яшьләре һәм халкы катнашты. Митингта катнашучылар Ватан хакына чын батырлыклар кылган кешеләр турында сөйләделәр. Соңыннан батырлар һәйкәлләренә чәчәкләр багладылыр.


8
декабрь, 2018 ел
шимбә

Бүген, 8 декабрьдә Буа станциясенең тимер юл вокзалында Буа районында Бөтенсоюз Большевик коммунистик партиясе Буа райкомы секретаре булып эшләгән Әхтәмов Шакир Әхмәтҗан улы истәлегенә мемориаль такта, Истәлек билгесе ачу тантанасы булды.


7
декабрь, 2018 ел
җомга

Инвалидлар декадасы кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада Буа машина төзелеше заводы, Буа икмәк заводы, «Авангард»ҖЧҖ вәкилләре катнашты. 25 вакансия тәкъдим ителде – кадрлар буенча әйдәп баручы инспектор, слесарь-сантехник, диспетчер, няня, бухгалтер, экспедитор, сатучы, эш урыннарын җыештыручы, сату һәм хезмәт күрсәтү офисы белгече һәм башкалар.
Эш эзләүдә ярдәм сорап утыздан артык кеше мөрәҗәгать иткән, аларның күбесе ир-атлар.

Соңгы елларда республиканың эре шәһәрләрендә генә түгел, ә районнарда һәм кечкенә торак пунктларда актив төзелеш алып барыла. Ләкин, еш кына аларның хокукка ия булучылары тарафыннан объектлар төзү, тормыш һәм сәламәтлеккә куркыныч янавын аңлап, электр тапшыру линияләренең сак зоналарын бозып башкарыла.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган гомуми белем бирү оешмалары укучылары белән ел саен коррупциягә каршы квестлар үткәрү безнең районда яхшы традициягә әйләнде.    Кичә, 6 декабрьдә, Буа шәһәренең «ЦВР» МБУ базасында, Буа муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе ярдәмендә, 8 нче сыйныф укучылары белән «Коррупциягә каршы бергә» дигән коррупциягә каршы квест узды. Чараны оештыручылар - Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге.

2018 елның 12 декабрендә «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Буа җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 нче йорт адресы буенча Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан,  халыкка чираттагы Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көне үткәрелә.

Аларның исемнәрен кабат искә төшерәбез.

Гәрәй Сафин, 1947 елда Социалистик Хезмәт Герое исемен ала. Буа машина-трактор станциясендә механик, өлкән механик. Ленин ордены, “Урак һәм чүкеч” Алтын медальләрен алган.

Рәүф Әһлиуллин, Социалистик Хезмәт Герое (1966 елны бирелә), ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Хезмәт юлын Калинин исемендәге колхозда гади эшче булып башлый. Армиядән кайткач, райкомда төрле вазифаларда эшли, 1960-1982 елларда “Память Ленина”, “Гигант” колхозларын, аннан соңгы ике елда – сөт комбинатын җитәкли. Ленин, Хезмәт Кызыл байрагы орденнары, “Урак һәм чүкеч” алтын медальләре белән бүләкләнгән.

Районның яшәү шартларын яхшырту һәм оешма-предприятиеләр керемнәрен легальләштерү буенча ведомствоара комиссиясе әгъзалары бу көннәрдә пенсия яше алдындагы гражданнар белән очраша.

Республика кан үзәге бригадасы  район дәваханәсендә  буалылардан кан кабул итте атна башында. Халыкның бу эштә теләктәшлеге  гаҗәпләнерлек иде,  иртәнге сәгатьләрдә үк донорлар табибларга чиратка басты.

“Мин үзем”, дип теле ачылган Кирилл Климконың бу үзсүзлегеннән әлегәчә тайпылганы юк. Нинди генә эшкә алынса да, аны җиренә җиткереп,  сау-сәламәт балалардан да яхшырак башкарырга тырыша


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International