ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2018 ел
җомга

10 март көнне Казанда, Дуслык йортында "Чуаш чибәре-2018" конкурсы гала-концерты булды. Анда Буа районының Мөкерле авылы кызы Екатерина Тюплина "Чибәр" номинациясендә җиңде. Чуаш милли-мәдәни үзәге рәисе Владимир Ильин район җитәкчелегенә конкурсны үткәрүдә финанс ярдәме өчен рәхмәт белдерә.


15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Унбишенче март көнне Буа Муниципаль райондагы  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “ Гармония” социаль hәм медицина хезмәткәрләре “Язгы мәрхәмәтле атна – мэрхәмәтле эшләр эстафетасы “Мәрхәмәтле Татарстан” кысаларында: ике Бөек Ватан сугышы инвалидына, алты Бөек Ватан сугышы ветеранына, алтмыш тугыз тол хезмәткәрләренэ, уналты сугыш ветераны толына түләүсез социаль- көнкүреш, социаль- медицина хезмәтләре күрсәттеләр.

“Челтәр компаниясе” җәмгыяте филиалының Буа электр челтәрләре белгечләре “Биеклек. Куркынычсызлык–2018” республика конкурсында катнашып, җиңү яуладылар.

«Мәрхәмәтле язгы атна  - МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН #» акциясе кысаларында Буа муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен балалар китапханәсенә сәяхәт оештырдылар. Чараны туган ягыбыздагы сулыкларга багышладылар.Китапханә хезмәкәрләре балаларны бездэ булган елгалар, күлләр белән таныштырдылар, аларнын кешелек дөньсы өчен нинди зур роль уйнауларын сөйләделәр.


14
март, 2018 ел
чәршәмбе

Буа  муниципаль районындагы  халыкка  комплекслы  социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәкәрләре “Язга мәрхәмәтлелек атнасы” “Мәрхәмәтле Татарстан” кысаларында “Яшьүсмерләр” клубы әгъзалары белән Л.Н.Толстойның иҗат тормышы яктырткан “Сүз гамәль сыман”  исемле чара уздырдылар.

Авылларда спорт сөючеләр арта. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә чаңгыга басып, ап-ак кар өстендә эз сала, бозда тирләп-пешеп хоккей уйный. Кайбер авылларда бу спорт төрләре буенча ярышлар үткәрү дә матур традициягә әверелде

12 марттан 23енә кадәр Буа районында “Кайда үлем саталар, хәбәр ит!” бөтенроссия акциясенең беренче этабы үтә. Район эчке эшләр бүлеге хәбәр итүенчә, ул җәмәгатьчелекне накроктикларның законсыз әйләне-шенә каршы торуда катнашуга җәлеп итү һәм оператив мәгънәгә ия мәгълүматны җыю һәм тикшерү максаты куя.

Быел “КамАЗ-мастер” командасына 30 ел. Шул уңайдан аның әгъзалары республика районнарында һәм шәһәрләрендә укучылар, студентлар белән очраша. Бу атнада чират Буага җитте –  дүшәмбе көнне безгә кунакка  “Дакар-2018” ралли-марафонында катнашкан пилот Дмитрий Сотников килде.


13
март, 2018 ел
сишәмбе

Район җитәкчелеге Казанның югары уку йортларында белем алучы Буа егет-кызлары белән очрашулар циклын башлап җибәрде. Аларны  вуз тәмамлаганннан соң туган якларына чакыруга корылган беренче диалог Казан федераль университетында үтте.


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

Редакция уздырган “Буаның иң халык күңелен яулаган хатын-кыз” конкурсында район үзәк дәваханәсенең бала тудыру бүлеге мөдире Миләүшә Җәләлдинова җиңде. “ВКонтакте” социаль челтәренең “Новости Буинска” төркемендә, Инстаграмында  аның өчен меңнән күбрәк кеше тавыш бирде нин� ��� 0`� an>

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган язмабызның герое без килгәндә, һәр-вакыттагыча, эштә иде. Тынгы белмәс телефоны “дәшмәгән” арада гына сөйләшергә вакыт тапты ул.

– Минем өчен тавыш би-рүчеләргә, җылы комментарийлар язучыларга рәхмәт. Аларның күбесе минем пациентларым. Кеше күңелен алдап булмый, бары тик аны аңлап, эч серен тыңлап кына яуларга мөмкин. Чөнки йөкле хатын-кызлар арасында да төрле язмышлылар бар. Алар, башка авырулардан аермалы буларак, үзләре дә бәби кебек, беркатлылар. Шуңа күрә күпчелек очракта психолог та булырга туры килә, – диде ул “по-пулярлыгының” серен чишеп.

Хәер, халык аны ни өчен яратуын конкурс бары-шында язылган күпсанлы комментарийлар аша да белдек. Йөрәк белән әй-телгән никадәр рәхмәт сүзе иде аларда!!! Бу юкка түгел. Миләүшә Фәритов-на үзе дә пациентлары, бала туу процессы турында шулкадәр яратып сөйли.

– Беләсезме, иң тәмле ис ул – бәби исе, иң тансык тавыш – карыннан чыккан нарасыйның кычкырып җибәрүе. Аны дөньяга тудырганда тир-ләп-пешәсең, арасың. Ә инде ул аваз салгач, җан рәхәте иңә, бар нәрсә дә онытыла, – ди.

Мондый вакытта табиб бәхетле әнинең  күңелен тагын да күтәрергә җай таба икән. Әнә, кайбер бала кендек кисүче коралны нык итеп кыса, ычкындырмый. Ул вакытта Миләүшә Фәритовна әнисенә: “Сезнең балагыз табиб булачак”, – ди. Ә карыннан чыгуга кулын күтәргәннәрне депутат булачак дип шаяртып юрый. 7-8 ел элек шаккаттыргыч хәлне бүген дә оныта алмый. Бер сабый тууга ачы тавыш белән “Әни-и-и” дип кычкырып җибәргән. Моны ишеткән персонал сүзсез кала.

Гаилә ял иттерә

Шул рәвешле 17 ел эчендә 5 меңнән күбрәк сабыйны дөньяга тудырырга булышкан Миләүшә Җәләл-динова яраткан эше турында сәгатьләр буе сөйли ала. Ә безнең аның гаиләдә нинди булуын да беләсебез килде. Ул бит әле үзе дә әни, ирен кайгыртучы хатын, хуҗабикә.

– Ирем Альберт белән Буа медицина училищесыннан ук бер-беребезне беләбез. Өйләнешүебезгә дә 20 ел була.  Үзе дә табиб булгач, минем хәлемне бер караудан  аңлый. Хәтта, сүзләр дә кирәкми, - ди.  Катлаулы бәби таптырудан, операциядән соң арып кайткан хатынын, кызларын автомобильгә утыртып табигать кочагына, урманга алып чыгып китә. Шул рәвешле Җәләлдиновлар гаиләсе янәдән яшәү көче җыя. Моннан тыш, алар бергәләшеп концертлар, спектакльләр карарга, туганнарга, дусларга кунакка баралар. Үзләре дә сыйлы өстәл әзерләп, якыннарын чакыралар. Мондый көнне Миләүшә Фәритовна яраткан ризыгын – французча ит пешерә. Гаилә дини йолаларны үти: ел саен корбан чалалар, ураза тоталар.

– Динле булу әбиемнән килә. Гел әнинең хәер-фатыйхасында йөрим. Балаларыма да шундый тәрбия сеңдерергә тырышам, – ди героебыз.

Әнисе дигәннән, без конкурс барышында Зөбәрҗәт апа Садыйковага шалтыраттык. Ул кызы турында түбәндәге сүзләрне әйтте:

– Башлаган эшен бервакытта да ташлап калдырмый. Авыруны кабул итте икән, ахыргача тикшереп, дәвалый. Ял итә белми, үзеңне кара, дип ачуланам да инде, – дип кайгыртып сөйләде әнисе.

Башкача булса, шулкадәр пациентларның күңелен яулый алыр идеме икән? Мөгаен, юктыр. Безнең конкурс  моны раслады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International