Авылларда баганаларга үзе кабынып сүнүче диодлы яктырткычлар урнаштырыла. Районда бу уңайлылыкның рәхәтен дә, экономияле ягын да тоеп яшәүче авыл җирлекләре бар инде. Якын арада яңа электр чыбыклары кайсы авылларда сузылачак, алар чыннан да акчаны янга калдырырга ярдәм итәме?
Иртән торган төшкә бар да ялт иткән: кар көрәлгән, сукмаклар ачылган, ишегалдында чүп-чар аунап ятмый. Күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең кайберләре мондый тәртипне кемнәр булдыруын белми дә калалар хәтта!
Көннәрдән-бер көнне Буа ветеринария техникумында икътисадчы, ветеринар һәм электр монтеры һөнәрләрен алучы өч егет бер командага берләшкәннәр дә, бытбылдык продукциясе җитештерү буенча бизнес-план төзергә булганнар. Уңышлы килеп чыккан эшләре “Яңа эш башлаучы фермер” интеллектуаль уенының республика этабында һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында җиңү яулады инде. Апрельдә Мәскәүгә җыеналар.
8 нче март иң гүзәл һәм иң могҗизалы яз бәйрәме. Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре “Преодоление”клубы кызлары өчен бәйрәм чарасы оештырдылар. Кызлар зур кызыксыну белән конкурсларда, уеннарда катнаштылар.
Ял көннең икенче яртысында буалылар район мәдәният йортына агылда. Казан шәһәренең "Мирас" инструменталь ансамбле тамашачыларга концерт күрсәтте. Буа муниципаль башлыгы урынбасары Илдар Еремиев артистларга ерак ара узып килүләре өчен рәхмәт белдерде
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Янтуганда капиталь ремонттан соң, гөрләтеп мәдәният йортын ачтылар. Көтте бу көнне авыл халкы. Чыннан да, кирәк иде ул аларга: сәхнә бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә бушап тормый бит.
Мәдәни үсеш үзәге хезмәткәрләре һәр шимбәдә буалылар өчен күңелле чаралар үткәрәчәкбез, дип ышандырдылар. Язның беренче шимбәсенә багышлап балалар өчен спорт эстафетасы үткәрәчәкләр. Шулай ук нәни буалыларга төрле уеннар, табышмаклар, музыкаль тамаша тәкъдим ителә.
Кичә “Яктылык” халык театры Ульяновск шәһәрендә Барый Тарханов исемендәге III регионара халык һәм үзешчән коллективлар фестивалендә катнашты.
Быел Буада икенче тапкыр Идел-Буа-Урал бөтенроссия фестивале узачак. Бу юлы ул май аенда үтә. Буа театры директоры Раил Садриев сүзләренә караганда, аңа инде бүгеннән әзерлек бара. “Түгәрәк өстәл” артында узган сөйләшүдә оештыручы төркем шул хакта сүз куертты.
“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте ел саен язылучылары арасында призлар уйната. Буалы укучылардан да, зур суммада газета-журналлар алдырып, анда катнашучылар һәм бүләк отучылар булып тора. Агымдагы елның беренче яртыеллыгына подписка рәсмиләштерүчеләр арасында да бар андыйлар.