ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 11 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән түбәндәгеләр көтелә:

- төнлә һәм иртән һава температурасы -25...-33˚ (Казанда -25..-27˚);

- көндез буран, күз күреме 1-2 км га кадәр начарая, көчле җил 15-20 м/с, кар көртләре барлыкка килә.

Россиядә Дәүләт Думасы яңа канун проектын кабул итте, ул төсле һәм кара металл калдыкларын һәм ломны сатучы физик затларга кулдан акча бирүне чикли. Хәзер 1 октябрьдән металлолом тапшырган гражданинга  түләүне кулдагы акчасыз гына бирергә мөмкин.

«Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» Федераль законның 13.1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2023 елның 10 июлендәге 304-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгәнчә, 2023 елның 1 октябреннән төсле һәм кара металлар ватыкларын һәм калдыкларын сатуны гамәлгә ашыручы физик затка акча түләү акчасыз башкарыла.

Горький дирекциясе чикләрендә тимер юл кичүләрендә юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә юнәлдерелгән профилактик эш үткәрү буенча күрелгән чараларга карамастан, әлеге хәл яхшырмый.

«Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе 2024 елның 16 гыйнварыннан бюджет нигезендә кече хуҗалыкларга һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә грант ярдәме алу өчен билгеләнгән үрнәктәге дипломнар биреп, «Икътисад һәм авыл эшкуарлыгын оештыру» һөнәри әзерлек программасы буенча укулар үткәрә.

2023 елның 1 декабрендә Россиядә радиоэлектрон продукцияне идентификация чаралары белән маркировкалау буенча эксперимент старт алды.

Хәзерге вакытта күп кулланучыларда сыйфатсыз товарны кире кайтару өчен маркетплейсларның акча чараларын  алу проблемасы туа.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, 2024 елның 15 гыйнварыннан сыра һәм башка аз алкогольле эчемлекләр белән сату итүче барлык компанияләргә, аларны эрбетләрдән агызып, яңа таләпләр кагылачак.

Буаның Никахлашу сараенда 2024 елның беренче пары теркәлде. Алар Марсель һәм Софья Хәйбуллиннар.


9
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов гражданнарны пәнҗешәмбе көнне, 11 гыйнварда кабул итәчәк.

Кабул итү 09:45 сәгатьтән 10.15 сәгатькә кадәр башкарылачак, адресы: Буа шәһ., Жорес ур., 110 А.

Өстәмә мәгълүмат алырга һәм кабул итүгә 8(843) 74 3-56-41 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 31 маендагы 841 номерлы карары белән төргәкләнгән суга карата идентификация чаралары тарафыннан мәҗбүри маркировкалау  кертелде, аны кертү этабы түбәндәгечә:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International