ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районының архив бүлеге башлыгы Ләйсән Сәмәрханова Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Эш визиты кысаларында Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Килдураз авылында капиталь ремонт үткәрелгән балалар шифаханәсе эшчәнлеге белән танышты.

Эш сәфәре барышында ул Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов белән берлектә гражданнарны шәхси кабул иттеләр.

  11 гыйнвар кичендә, төнлә һәм көндез 12 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән буран көтелә: күрү начарлану белән 1000 м һәм аннан да азрак; көчле җил төнлә 15-20 м/с, локаль рәвештә 23 м/с, көндез 16 м/с (Казанда төнлә һәм иртән 15-18 м/с); юлларда кар көртләре.

Россия Федераль Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара  бүлеге пенсия, хастаханә кәгазе, дәвалануга, укытуга, торакны сатып алуга салым ташламалары исәп-хисабы рәсми хезмәт хакы буенча гына башкарыла, дип искәртә. Үзегезне социаль ташламалардан һәм гарантияләрдән мәхрүм итмәгез-конвертлардагы хезмәт хакына риза булмагыз!

Күрсәтелгән салым ташламаларын куллану максатларында 2023 елда өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган гражданнарга өч күчемсез милек объектларының һәм җир кишәрлекләренең хокук ияләренә, якын арада, физик затлар мөлкәтенә салым һәм җир салымы буенча ташламалар бирү турындагы гариза белән салым органнарына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез.

Гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә җиңел сәнәгать товарларын мәҗбүри маркировкалау 2021 елның 01 гыйнварыннан башланды

Кулланучыга маркирланган аяк киеменең легальлегенә ничек ышанырга?

Кулланучыга "Честный знак" мобиль кушымтасы ярдәмендә маркировка кодын сканлаштырырга кирәк. Теләсә кайсы кулланучы кодны үзенең смартфонында сканлый һәм аяк киеме турында бөтен мәгълүматны диярлек белә ала: артикулы; моделе; җитештерүче ил; җитештерүче яки сатучы ил; аяк киеме әзерләү өчен кулланылган өслек,  түшәгечләр, аяк киеме тегү өчен табаннары; аяк киеме җитештерүче яисә импортер/импортерның юридик адресы, әзерләү, сату датасы һәм башкалар.

"Микс" хореография коллективы Кыш Бабайда кунакта булды һәм төп бүләк - Гран-при белән кайтты.


10
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

9 гыйнварда Буа паркларында яңа ел музыкаль-уен чаралары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International