ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Сораштыру 5 сентябрьдән 21 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «Халыкны һәм бизнес вәкилләрен сораштыру» бүлегендә үткәрелә:

«Татарстан Республикасы халкының күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты белән канәгатьлеге»: https://mert.tatarstan.ru/kachestvo-predostav/yaemih..

«Татарстан Республикасы халкының дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшеннән канәгатьлеге»: https://mert.tatarstan.ru/o-stepeni-udovletvorennosti..

18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк гражданнар катнаша ала.


9
сентябрь, 2023 ел
шимбә

2023 елның 10 сентябрендә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда көндез 15-17 м/с) көтелә. 


8
сентябрь, 2023 ел
җомга

Аксу авылында кишер казый башладылар. Бу культураның уңышы турында фермер Фирдүс Салаватуллин сөйләде.Узган ел кишернең уңышы гектарыннан 50-60 центнер тәшкил итсә, быел 30-35 центнер гына. Шулай да, фермер борчылмый: быелгы  коры җәй өчен бу яхшы уңыш. Әлегә яшелчәләрне заказ буенча җыялар. Шунда ук кырда зурлыгы буенча сортлыйлар эреләрен кызыл челтәр капчыкларга, вакларын шәмәхә челтәр капчыкларга җыялар. Сыйфатлырак продукцияне район мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына җибәрәләр.

Рубежноега торак фондын һәм социаль объектларны торгызу өчен кирәкле төзелеш материалларының чираттагы партиясе  барып җитте. Бу юлы гуманитар ярдәм Буа районыннан.

Татарстан шефлыкка алган шәһәргә  цемент, җылыткыч, саморезлар, кадаклар һәм такталар китерелгән. Якын арада йөк оешмаларга һәм шәхси затларга таратылачак һәм билгеләнгән максат буенча кулланылачак.

2023 ел Татарстанда Милли мәдәният һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Милли мәдәниятне саклап калу һәм үстерү, фольклор халык гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу максатларында Түбән Наратбаш авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре “Кичке уен” дигән матур уен уздырдылар.

Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына Татарстан Республикасы белән Удмурт Республикасы арасындагы чикнең узуы турында мәгълүмат кертелгән. Субъектлар арасындагы чикнең гомуми озынлыгы 813 километр тәшкил итә.

Үзәк китапханәдә "Трагедия  кабатланмаска тиеш" дип исемләнгән  Хәтер сәгате узды. Сәләтле балалар өчен лицей-интернат укучылары белән террорчылык, аның төрләре һәм максатлары турында фикер алыштылар, әлеге күренеш тарихына чумдылар.

Казан буенча :

Аязучан болытлы һава.

Төнлә урыны белән бераз яңгыр.

Көндез явым-төшемсез.

Җил төньяк, төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, урыны белән җилнең тизлеге 13 м/с.

Төнлә минималь температура  +6.. +8˚.

Көндез һаваның максималь температурасы  +13.. +15˚.

Идел буе һәм Көнбатыш Кама буе буенча (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары):


7
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Лениногорскида кошчылык фабрикасында  кош гриппы  чыгуы ачыкланган. Инфекция таралмасын өчен карантин республиканың 9 районында игълан ителде.

Рәис Рөстәм Миңнеханов эпизоотик учак, куркыныч зона һәм күзәтү зонасы территорияләрендә югары патогенлы кош гриппы буенча карантин кертү турында указга кул куйды.

Чыгу урыны - «Лениногорск кошчылык фабрикасы» ҖЧҖ булды.

Росмолодежь 20 августта үзенең грант конкурсының 2 нче сезонын эшләтеп җибәрде. Грантның максималь күләме 1 000 000 сумга кадәр, ә минималь күләме 5 000 сумга кадәр булачак. Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Моның өчен «Молодёжь России» -«Россия яшьләре» системасында 24 сентябрьгә кадәр 16:00 (мск) сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International