ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 15 декабрендә Буа муниципаль районы Башлыгы Кубогына эшләүче яшьләрнең «Яшьләр коррупциягә каршы!» темасына КВН фестивале узачак. Фестивальдә катнашучылар: «Связь без браки» КВН командасы (Буа ЗУЭСы), «Молодцы» КВН командасы («Мәгариф идарәсе»); «Формат түгел» КВН командасы («Мәдәният идарәсе»); «Буа аюлары» КВН командасы (спорт һәм туризм бүлеге).

 

2022 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында  газлаштыру программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак.

Буа муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру һәм Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында агымдагы елның 7 декабрендә Буа шәһәрендә «БУА» сәүдә үзәге бинасында халык өчен «Большая стирка» акциясе узды!. Әлеге чара район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхәттарова инициативасы белән яшьләр бүлеге  башлыгы Рамилә Зыятдинова ярдәме белән узды. Аны «Мөстәкыйль балалар» иҗтимагый яшьләр оешмасы активистлары Гөлнур Измайлова җитәкчелегендә үткәрделәр.


9
декабрь, 2022 ел
җомга

Ел саен 9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройларын искә алалар. Истәлекле дата 2007 елда билгеләнде. Бу көнне каһарман ата-бабаларыбыз истәлегенә генә түгел, хәзерге Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Гадәттәгечә барлык төбәкләрдә дә истәлекле чаралар, тематик акцияләр һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантаналары үткәрелә.

Татарстанда өч елга якын авыл ипотекасы программасы тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә Россельхозбанк ярдәме белән 3 меңнән артык гаилә отышлы шартларда күчемсез милек сатып ала алды. Бирелгән кредитларның гомуми суммасы 6,8 млрд сум тәшкил иткән, ә уртача ипотека кредиты-2,6 млн сум. Татарстан Росреестрына «авыл ипотекасы» программасы буенча сатып алына торган күчемсез мөлкәткә карата электрон документлар кергәндә, әлеге объектларны теркәү мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә башкарыла.

2022 елның 23 декабрендә 14:00 сәгатьтә «Буа шикәре» ҖЧҖнең административ корпус бинасында гражданнар һәм иҗтимагый оешмалар белән дәүләти экологик экспертиза объекты – техник документлар проекты, шул исәптән известь утырмасы  ( дефекат) агрохимикатының  әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләү материалларының техник биреме һәм проектлары буенча  җәмәгать тыңлаулары уздыру планлаштырыла.

Тимер юл-көн саен миллионлаган кеше куллана торган уңайлы транспорт төре. Транспортта тизлекне арттыру күп проблемаларны чиште, пассажирларның юлда булу һәм йөкне җибәрү вакытын киметте, һәм шул ук вакытта кешеләр өчен дә бик күп куркыныч тудырды.

 

Максаты: укучыларны "Коррупция"  төшенчәләре белән коррупция күренешләре, аның нәтиҗәләре белән таныштыру;

- заманча җәмгыять проблемаларына үз карашыңны формалаштыру.

- үсеп килүче яшьләрнең үз эшләре һәм гамәлләре, аңлылыгы һәм социаль активлыгы өчен җаваплылык тәрбияләү.

Читтән торып үткәрелгән конкурс-фестиваль сезонының аерылгысыз өлеше. Ул музыка һәм сүз авторларына, шагыйрьләргә, башкаручыларга, музыка ансамбльләренә һәм төркемнәргә, яшәү урынына карамастан, бөтенроссия дәрәҗәсендәге конкурста дипломант һәм лауреат булырга мөмкинлек бирә.

Буада "Арктика" боз сарае артында урнашкан урам шугалагы ачылды. Актив ял яратучылар вакытларын  күңелле һәм файдалы  итеп үткәрергә өлгерделәр дә инде. Балалар һәм өлкәннәр эстафеталарда катнашты һәм хоккей уйнады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International