ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

- Планлаштырганча, үзләре сораган даруларны җыйдык. Бүген аларны егетләргә тапшырдык, - дип сөйләде район башлыгы Ранис Камартдинов социаль челтәрләрдә.

- Безгә медикаментлар җыю белән булышкан 1, 2 нче номерлы Буа поликлиникасына, Буа район хастаханәсенә, 124 мең сум күләмендә хәйрия ярдәме күрсәткән фельдшерларга аерым рәхмәт. Яхшы эшләр күрелмичә калырга тиеш түгел. Сез үзегез беләсез, күрсәтелгән ярдәм бүгенге көннең төп моменты булып тора. Ярдәмегез өчен зур рәхмәт. Шулай ук эшкуарларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәбез, шул исәптән шәхси эшмәкәр «Ханмурзин Зарифулла Насыратулла  улы»на 50 мең сум акча бүлеп биргән, 20 мең күчергән «Бион Агро» ҖЧҖнә.

Акча җыюның беренче көненнән үк безнең мобилизацияләнүчеләргә 751 180 сум акча җыелды. Районның һәр кешесе үз көченнән килгәнчә өлеш кертә, бу безнең өчен бик мөһим һәм кыйммәтле.

Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе территориаль бүлегендә (Татарстан) Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында Буа шәһәре, Ефремов урамы, 135  йорт  адресы буенча 2022елның 19 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен Бердәм «ачык ишекләр» көне узачак.  Максаты - идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.


12
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

«Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Светлана Шакирова яшүсмерләр белән социаль участокта        «Компьютер уеннары: зыян яисә файда?»

Дәрес Кимберли Янгның «Интернетка бәйлелек тесты» методикасы ярдәмендә психодиагностикадан башланды, тест нәтиҗәсендә яшүсмерләргә вакытны реаль һәм виртуаль дөньяда бүлүгә игътибар итәргә кирәклеге ачыкланды. Шуңа күрә белгеч үз-үзенә кул салырга өндәүче сайтларны, милләтара каршылык уятучы мәгълүмат таратуны җентекләп яктыртты. Шулай ук балигъ булмаганнар «Куркынычсыз интернет» темасына дискуссиядә катнаштылар

Татарстан Росреестрында хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта ачык фикер алышу өчен төзелгән торак йортларга милек хокукын дәүләт теркәвенә алуны камилләштерүгә һәм җирдән файдалануның нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән федераль закон проекты тәкъдим ителгән. Документ Россия Федерациясенең «Пространстволы мәгълүматларның милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатларында Росреестр тарафыннан эшләнгән.

 

Салым түләүчеләр-физик затлар – транспорт салымы, җир салымы, физик затлар мөлкәтенә салым һәм НДФЛ (салым агенты НДФЛ суммасын тотмаган керемнәргә карата) ел саен исәпләү бурычы салым органнарына (Россия Федерациясе Салым кодексының 52 статьясы, алга таба-РФ НК) йөкләнгән.

Шуңа бәйле рәвештә салым органнары югарыда санап үтелгән салымнар буенча түләү срогы җиткәнче 30 көннән дә соңга калмыйча салым түләүчеләргә-физик затларга салым белдерүе җибәрә.

 

Банкларга һәм микрофинанс оешмаларына мобилизацияләнүчеләргә кредит каникуллары һәм башка ташламалар бирергә киңәш итәләр

Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылучылар, әйтик, банк яки микрофинанс компаниясеннән әлеге чара чорында түләүләрне киметүне яки кулланучы кредитларын һәм заемнар буенча кичектерүне сорый алалар. РФ Үзәк банкы профессиональ кредиторларга мондый заемчыларга каршы барырга киңәш итә.

Әгәр дә мобилизацияләнгән кешенең якын туганнары булса, соңгысы да шундый ук үтенечләр белән мөрәҗәгать итә ала. Сүз гражданин чакырылганнан соң кулланучылар кредитларын яки займнарны түләүдә кыенлыклар кичергән туганнар турында бара.

Банкларга,  микрофинанс оешмаларына , башка кредит тарихын кулланучыларга һәм бюроларга заемчының кредит тарихын начарайту кебек реструктуризацияләрне карамаска киңәш итәләр.

Банкротлык вакытында барлык бурычлар сызыламы?

Татарстан Росреестры банкротлык процедурасын үтүче гражданнардан ешрак килә торган  төпмәсьәләләрне әзерләде.

Үзкөйләнешле оешмалар өлкәсендә контроль (күзәтчелек) бүлеге башлыгы Гөлия Елесина җавап бирә.

Банкрот гражданнан бердәнбер ипотека торагын алалармы?

 

Беренче чиратта, кулга алу һәм тыюларны тикшерү. Моны ничек эшләргә кирәклеген Татарстан Росреестрында сөйләделәр.

Ведомство мәгълүматларына караганда, агымдагы елда Татарстанда күчемсез милек белән теркәү гамәлләренә 220 меңләп тыю һәм арест теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда йөз меңгә күбрәк (2021 ел-127 817).

Әгәр балигъ булмаган балаларның салым салынырга тиешле мөлкәте бар икән, бу очракта ата-аналар балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре буларак салым түләү бурычын үти.

Шуңа күрә, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең балигъ булмаган балаларына салым түләү өчен, республика халкына баланы шәхси кабинетка тоташтырырга киңәш итә.

 

2022 елның ахырында-Татарстанның Пространство мәгълүматларының милли системасы тәҗрибә эксплуатациясенә керүе планлаштырыла.

Әлеге мәгълүмат Татарстан Республикасы территориясендә «пространство мәгълүматларының милли системасы «Бердәм цифрлы платформа» федераль дәүләт мәгълүмат системасын төзү чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә яңгырады. Чара Росреестр үзәк аппараты һәм Кадастр палатасы вәкилләре җитәкчелегендә Татарстан Росроеестры мәйданчыгында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International