Яшьләр көне-ул синең көн! Кил!
Барлык эшләреңне дә кичектер, 27 июньдә Яшьләр паркында чын- чынлап эссе булачак!
- «Без бергә бәхетле!» гаилә программасы;
- «Өлкәннәр һәм балалар» гаилә велоэстафетасы;
- Декоратив-гамәли иҗат буенча мастер-класслар;
- Поп-корн, татлы мамык, салкынча эчемлекләр;
- Буа районы яшьләр хәрәкәте активистларын хөрмәтләү;
- Яшьләр дискотекасы! - Сине көтә!
Махсус кунак — MC MOONCHOS & DJs SAFLIX!
Шулай ук Буада беренче тапкыр Ульяновскидан «Төнге бүреләр» мотоклубы - чын байкерлар.
Мондый бәйрәмне кулдан ычкындырма – кил! Очрашуга кадәр!
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 25 июнендә төнлә һәм көндез урыны белән
- төнлә һәм иртән томан көтелә;
- көндез көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр.
2022 елның 24 июнендә 18 сәгатьтән 25 июньдә 18 сәгатькә кадәр
Казан Буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Күпчелек явым-төшемсез.
Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +12..+14˚.
Көндез максималь һава температурасы +25..+27˚.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарындагы территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, санкцияләнмәгән су коену урыннарының сулыкларына лаборатор тикшерү уздыргач, Зур Фролово авылы плотинасы суы микробиологик күрсәткечләр (E.coli) буенча «Кеше өчен куркынычсызлык һәм (яки) яшәү тирәлеге факторлары өчен зыянсызлыкны тәэмин итүгә гигиеник нормативлар һәм таләпләр» СанПиН 1.2.3685-21 таләпләренә туры килмәве ачыкланган.
Суда коену тыела!
Салым түләүчеләр салым йөкләмәләренең үтәлеше турында электрон почта яки смс-хәбәрләрдә мәгълүмат ала алалар. Моның өчен Россия Федераль салым хезмәте боерыгы белән расланган форма буенча бурычлар турында мәгълүмат бирүгә ризалык җибәрү дә җитә.
Ризалыкны салым түләүченең шәхси кабинетыннан бирергә, салым инспекциясенә кәгазьдә шәхсән, вәкил аша алып килергә, почта аша заказлы хат белән җибәрергә яки электрон формада телекоммуникацион элемтә каналлары аша тапшырырга мөмкин.
Мондый мәгълүматларны Татарстан Росреестры һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы китерә
Төбәк территориясендә авыл ипотекасы дәүләт программасы эшли башлаганнан бирле Татарстан Росреестры тарафыннан 2087 авыл ипотекасы теркәлгән. Иң күп сан – 1256 – 2020 елда булган. 2021 нче елга 789 авыл ипотекасы туры килде. Программаның авыл халкы өчен мөмкинлекләреннән ешрак Биектау районында яшәүчеләр файдаланган: биредә шундый 243 ипотека теркәлгән, шулай ук Яшел Үзән районы да (121) лидерлар рәтендә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, программа буенча ике ел эчендә Татарстанда барлыгы 7,5 млрд.сумлык 3283 кредит бирелгән.
Билгеле булганча, быел программаны үстерүгә өстәмә рәвештә 7 млрд. сум бүлеп биреләчәк.
Быел 5 ай эчендә Татарстан Росреестры күчемсез милек объектларына 21 меңгә якын бүләк килешүе теркәгән. Татарстанлылар ешрак фатир һәм йортлар (11 меңгә якын) һәм җир кишәрлекләре (10 меңгә якын) бүләк иткән. Әмма тормышта төрле хәлләр аркасында бүләк итүче Бүләк итү килешүен гамәлдән чыгарырга тели. Нинди очракларда бу мөмкин, бу хакта Татарстан Росреестры урынбасары Лилия Борһанова аңлата .
- Бүләк итү килешүе нормаларына кагылышлы барлык мәсьәләләр Россия Федерациясе Граждан кодексы (алга таба – РФ ГК) тарафыннан җайга салына.
Салым түләүчеләр салым йөкләмәләренең үтәлеше турында электрон почта яки смс-хәбәрләрдә мәгълүмат ала алалар. Моның өчен Россия Федераль салым хезмәте боерыгы белән расланган форма буенча бурычлар турында мәгълүмат бирүгә ризалык җибәрү дә җитә.
Ризалыкны салым түләүченең шәхси кабинетыннан бирергә, салым инспекциясенә кәгазьдә шәхсән, вәкил аша алып килергә, почта аша заказлы хат белән җибәрергә яки электрон формада телекоммуникацион элемтә каналлары аша тапшырырга мөмкин.
2022 елның 25 февралендә «салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында» 17-ФЗ номерлы Федераль законга кул куелды.
Эксперимент үткәрү вакыты
Федераль закон 2022 елның 1 июленнән үз көченә керә. Нәкъ менә шушы датадан башлап оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр Федераль салым хезмәтенә яңа салым махсус режимына күчү турында хәбәрнамәләр бирә алачаклар. Эксперимент 2027 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
2022 елның 20 июненнән 01 июленә кадәр Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлеге белгечләре һәм "Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Яшел Үзән филиалы хезмәткәрләре "Кайнар линия" телефоны буенча финанс хезмәтләре күрсәткәндә кулланучылар хокукларын бозу белән бәйле сорауларга җавап бирәчәкләр.
- (843) 743-52-89 Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлеге
- эш көннәрендә 10:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр.- төшке ял 12: 00 дән 12: 45 сәгатькә кадәр.
2006 елдан бирле үткәрелә торган «Куркынычсыз каникуллар» акциясенең максаты-балалар электротравматизмын профилактикалау, бигрәк тә җәйге каникуллар вакытында, балалар һәм яшүсмерләр еш кына өлкәннәр игътибарыннан читтә кала. "Челтәр компаниясе" АҖ хезмәткәрләре оештырган акция кысаларында республика мәктәпләрендә һәм лагерьларында таныштыру лекцияләре уза. Акциянең максаты-балаларны электр-көнкүреш приборларыннан файдаланганда куркынычсызлыкка өйрәтү, шулай ук электр җайланмалары янында үз-үзеңне тоту белән бәйле күнекмәләрне ныгыту.