2022 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе М.А. Сафиуллин катнашында брифинг булып узды.
М. А. Сафиуллин үз чыгышында Федераль салым хезмәтенең салымнарны исәпләүне һәм хисапларны әзерләүне, салым түләүчеләрнең чыгымнарын киметеп, үз ягына күчерүен дәвам итүен билгеләп үтте. «Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» махсус салым режимы салым түләүченең административ йөкләнешен һәм чыгымнарын минимальләштерү булып тора.
Буа районында Яшьләр көнен билгеләделәр. Аларны яңгыр да куркытмады.
3 мең буалы Яшьләр көнен шәһәрнең Яшьләр паркында төрле конкурслар, мастер-класслар, биюләр һәм дискотека белән билгеләп үттеләр. Бәйрәм район җитәкчелеге вәкилләренең традицион сәламләү чыгышыннан башланды.
- Яшьлек – кеше гомеренең иң матур чоры. Районыбыз яшьләренә тормышта үз урынын табу мөмкинлеге тудыру - яшьләр сәясәте өлкәсендә хәл итә торган төп бурычларның берсе, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Илнар Талипов.
Бәрәм кунаклары булып танылган тик-токер MC MOONCHOS & DJs SAFLIX , шулай ук Ульяновск шәһәреннән - «НОЧНЫЕ ВОЛКИ» мотоклубы килде.
1 - Ырыңгы, Татар Буасы, Карлы, Килдураз, Урта Лашчы, Иске Лашчы, Бәбки, Өчмунча, Казма, Кабалан, Үгез Куагы;
2 - Яңавыл, Ивашевка, Адав-Толымбай, Яшевка, Кыят, Рус Киштәге, Козловка, Аккүл, Күгәлнә, Немчиновка;
3– Тимбай, Ямбулат, Мөкерле, Отрада, Корбаш, Протопопово, Кырык Садак, Рус Кырык Садагы, Кече Шыгырдан, Вольнистан, Янтуган, Чуаш Янтуганы, Ташкичү;
2022 елның июль аена Буа шәһәре буенча каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигы.
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару вакыты:
эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән, шимбә һәм бәйрәм көннәрендә 15.00 сәгатьтән башлап.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2022 елның 27 июнендә көндез һәм кич урыны белән яшен, көнбатыш җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитүе, урыны белән яшен булуы көтелә.
Казан буенча :
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә явым - төшемсез.
Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Минималь һава температурасы төнлә +9..+11˚.
Көндез максималь һава температурасы +26..+28˚.
Кече Ватанында, Килдураз авылында рәссам Шамил Нигъмәтуллинга бюст ачылды (1951-2004). Бюст авторы Борис Мосолов.
Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдус Гыйззәтов, ТР Рәссамнар берлеге рәисе, ТР халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев, якташ- рәссамнар, ТР Рәссамнар берлеге әгъзалары Васил Заһретдиров, Илгиз Исхаков, Резедә Йосыпова, Илнур Бакиров, Рәфыйк Сафиуллин, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, СССР сәнгать академиясенең Харис Якупов остаханәләрендә аспирантура тәмамлаган Владимир Новиков, рәссамның туганнары һәм уллары катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның гыйнварында Килдураз авылы мәдәният йортында Шамил Нигъмәт музее ачылды. Рәссамнарның туганнары музейга останың 30га якын сәнгать эшләрен бүләк иттеләр.
"Кадерле яшьләребез! Барыгызны да Яшьләр көне белән тәбрик итәм!
Сез -безнең районның, республикабызның һәм илебезнең киләчәге! Безнең районда белемле, сәләтле, максатчан яшьләр күп. Шуңа күрә өлкән буынга алмашка оста, энергияле, эчкерсез, тормышны яхшы якка үзгәртергә сәләтле яшьләр киләчәгенә ышанычым зур. Буа районының чын-чынлап заманча үзгәрүе һәм чәчәк ату сезнең кулларда, яшьләр!
Сезне Яшьләр көне белән котлап, сезгә укуыгызда һәм эшегездә уңышлар, бәхет, яңа тормыш мөмкинлекләре телим! Бәйрәм белән!",- дип яза үзенең Telegram-каналында район башлыгы https://t.me/RanisKamartdinov.
Бүген Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Рафис улы Камартдинов туган көнен билгеләп үтә. 5 ел ул безнең районны җитәкләп, үзен уңышлы җитәкче итеп күрсәтте. Бу вакыт эчендә күп кенә проектлар гамәлгә ашырылды, социаль әһәмияткә ия программалар буенча эш алып барыла.
Хөрмәтле Ранис Рафис улы! Ихластан котлауларыбызны кабул итегез. Сез югары профессиональ һәм компетентлы, туган якны чын йөрәктән яратучы җитәкче. Район халкының мәнфәгатьләренең башкалардан мөһимрәк булуын, уңышка тырыш һәм нәтиҗәле хезмәт белән генә ирешеп булганлыкны Сез һәр көнне исбатлыйсыз. Сез таләпчән һәм Сезнең темп ритмына туры килү һәрвакытта да җиңел түгел, әмма бу һәркемне камиллерәк һәм активрак булырга стимуллаштыра. Киләчәктә дә җитез, энергиясе ташып торган, заман белән бергә атлаучы җитәкче булып калыгыз. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек , яңадан – яңа үрләр һәм уңышлар телибез!
Егетләр һәм кызлар кулларына аттестатлар тотып Үзәк паркта җыелдылар. Алар өчен иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Нәкь менә чыгарылыш бәйрәме мәктәп белән хушлашу, киләчәккә, олы дөньяга,беренче адым ясаган көннәр булып хәтердә калыр.
Егетләр һәм кызларны район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев котлады һәм 35 чыгарылыш сыйныф укучысына медальләр тапшырды. Шулай ук төрле конкурсларда, олимпиадаларда, ярышларда җиңүчеләр бүләкләнде. Ә соңыннан барлык мәктәп укучылары мәктәп вальсында әйләнделәр.
“Саубуллашу вальсы” кичәге мәктәп укучыларын чәчәктәй тормыш юлына озатты. Ак юллар Сезгә, егетләр һәм кызлар!
Якутия Республикасына эш сәфәре барышында Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов «Татарстан — Якутия» форумында катнашты. Татарстан делегациясен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Чара барышында регионнар җитәкчеләре инвестицион потенциал турында сөйләделәр, шулай ук кайбер позицияләр буенча партнерлык мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Татарстан Президенты һәм Якутия Башлыгы Айсен Николаев ике республика арасында килешүгә кул куйдылар. Форум кысаларында Якутия һәм Татарстан муниципалитетлары арасында килешүләр имзаланды. Шул исәптән Буа районы һәм Саха (Якутия) Республикасының Югары Вилюй олысы сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында килештеләр.