ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Буа шәһәренең Район мәдәният йортында мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Татар малае - 2021» һәм «Татар кызы - 2021» бәйгесе узды.

Конкурс яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, балаларны туган телне ярату, белүгә тарту, үсеп килүче буынның ата-бабаларының тарихи-мәдәни мирасына карата кызыксынуларын арттыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү, милли мәдәниятнең күптөрлелеген ачучы халык традицияләренә тарту максатыннан үткәрелде. Буа муниципаль районында бәйге беренче тапкыр уздырыла һәм Бөтендөнья татар конгрессының район бүлекчәсе, «Ак калфак» татар хатын-кызларының төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан Буа районы мәгариф идарәсе һәм мәдәният идарәсе белән берлектә оештырыла. Бәйге Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды.

Килдураз авылының Республика балалар шифаханәсендә Коймак бәйрәме узды.

Кышны күңелле озату кичәсе, биюләр, җырлар, традицион уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Балалар уйнадылар, биеделәр, ярыштылар, күңел ачтылар. Ахырдан тәмле коймак белән чәй эчтеләр. Барысы да бик шат иде. Тиздән яз чын-чынлап үз хокукларына керер дип ышанабыз.

Бүген муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы әгъзалары, гаилә иминлеге турындагы мәгълүматларны анализлап, социаль куркыныч хәлдә булган 4 гаиләне ведомствоара исәпкә кую кирәклеге турында коллегиаль карар кабул иттеләр. Утырыш барышында һәр гаилә өчен тернәкләндерү программасын гамәлгә ашыру буенча ведомствоара эшче төркем билгеләнде. Уңай реабилитация белән бәйле рәвештә Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе каршында ведомствоара исәптән 2 гаиләне исәптән алу турында гариза бирергә дигән карар кабул ителде. Шулай ук ведомствоара исәптә торучы һәм тернәкләндерү чараларына мохтаҗ 3 гаиләгә патронат бирү этаплары каралды.

 

Рафыйк Гали улы бүген «Гам-Ковид-Вак» вакцинасының беренче компонентын кадатты. Бу - «Спутник V» Россия вакцинасы.

«Вакцинация үз-үзеңне һәм туганнарны авырудан сакларга мөмкинлек бирәчәк. Өстәвенә, эш буенча да гражданнар белән еш контактта торырга туры килә. Һәм мин аларның иминлеге турында да кайгыртырга тиеш дип саныйм», - дип билгеләп үтә Рафыйк Гали улы.

Күп кешеләр белән элемтәдә торучы учреждение хезмәткәрләре,  хокук саклау органнары хезмәткәрләре,  медицина хезмәткәрләре,  дәүләт хезмәткәрләре,  сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре беренче чиратта вакцина кадатырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, вакцинациягә язылу өчен 8(843)74 3-27-88, 8(927)034-37-16.

телефоннары  аша мөрәҗәгать итәргә була.

Быел геодезия һәм картография эшчәнлеген лицензияләү тәртибе үзгәрде. Төп үзгәрешләр:

Лицензияләнергә тиешле геодезия һәм картографик эшләр исемлеге, шулай ук лицензия алырга теләүченең (лицензиатның) кирәкле белгечлекләре исемлеге билгеләнгән. Моннан тыш, геодезия һәм картографик эшләр башкаруга лицензия алырга теләүчегә (лицензиатка) карата куела торган лицензия таләпләре билгеләнде.

Конкрет лицензия турында мәгълүмат бирү вакыты кыскартылды-5 көннән 3 көнгә кадәр. Конкрет лицензия турында белешмәләр лицензияләр реестрыннан өземтә рәвешендә, кабул ителгән карар турында лицензияләүче орган актының күчермәләре, соратып алына торган белешмәләрнең булмавы турында белешмәләр тапшырыла, ул лицензияләр реестрында лицензияләр турында мәгълүматлар булмаганда яки конкрет лицензиатны билгеләү мөмкин булмаганда бирелә.

Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ленар Шакирҗанов "ТР Буа муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы" муниципаль казна учреждениесе коллективына яңа рәисне тәкъдим итте.

Ул - Шәрәфетдинов Айрат Фоат улы.

     Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны барлап, өйләрендә (фатирларда) йөреп чыгу турында хәбәр итә.

      Максаты-өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклау, яше һәм (яки) сәламәтлеге торышы аркасында, төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль тәэмин итә алмаучы, гражданнарның өйдә социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыгына, стационар социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә һәм социаль озата баруда булган хәлләрне профилактикалау буенча эш алып бару.

Белешмәләр өчен телефон: 884374 3-38-05.

2020 елда «Татарстан Республикасының радиотелевизион тапшыру үзәге» филиалы объектларында планлы ремонт эшләренең расланган графигы нигезендә, Буа муниципаль районында аналог программаларын сүндереп («ТНВ» телерадиокомпаниясе» АҖ) һәм цифрлы телерадиотапшырулар программасын 2021 елның 20 апрелендә  9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Буа шәһәрендә, 2021 елның 23 апрелендә Ташкичү торак пунктында 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр планлы ремонт эшләре алып барачак.  Шуңа да район халкының башкарылган эшләргә аңлап карауларын сорыйбыз.

 

Идел буе территориаль идарәсе Татарстан Республикасы буенча Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты буенча үткәрелә торган «Россия суы» Бөтенроссия акциясе кысаларында чаралар үткәрү турында хәбәр итә. 2021 елда «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының су объектларының яр буйларын көнкүреш чүп-чарыннан һәм агач чүп-чардан чистарту эшен, санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, 2021 елның 1 апреленнән башларга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, «Россия суы» Бөтенроссия акциясе 2014 елдан бирле ел саен уздырыла һәм сулыклар ярларын чистарту өчен ил буенча йөзләрчә мең волонтерны берләштерә. 2021 елда «Экология» милли проекты ярдәмендә оештырылган өмәләрдә йөз меңнән артык татарстанлы катнашты, шул исәптән буалылар да. Һәм Республика Россия төбәкләре арасында «Россия суы - 2020» конкурсында өченче урынны алды.


10
март, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 13 мартында 12.00 сәгатьтә "Яшьләр" паркында "Май чабу" дип исемләнгән бәйрәм чарасы узачак.

Кышны озатабыз - язны каршылыйбыз!

Программада:

     - "Май чабу -алтын бәйрәм!" –театральләштерелгән тамаша;

  • үзешчән сәнгать артистлары катнашында концерт программасы;
  • күңелле уеннар һәм спорт ярышлары;
  • коймак белән сыйлау;
  • Май чабу карачкысын яндыру.

Яхшы кәеф булачак!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International