ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Буа ветеринария техникумы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге һәм "Буа ТВ" ТРК белән берлектә, интернет челтәрендә һәм кәрәзле телефоннардан мошенниклыкны кисәтү буенча проект башлап җибәрде.

Мошенниклык- алдау яки ышанычтан явызларча файдалану юлы белән чит кеше милкен урлау яки чит милеккә хокук алу.

 

Буа ветеринария техникумы студентлары халыкны уяу булырга өндиләр, чөнки интернетта һәм кәрәзле телефоннар аша мошенниклык  операцияләре саны арткан.

Сак һәм уяу булыгыз!

 

Семинар-практикумның максаты:

- педагогларның төп функцияләре, төрләре, структурасы турында белемнәрен системалаштыру һәм тирәнәйтү;

- дидактик уеннар белән җитәкчелек итү һәм оештыру методикасы буенча педагогларның белемнәрен һәм күнекмәләрен камилләштерү.

-педагогларга балалар белән эшләүдә дидактик уеннар планлаштыру буенча киңәшләр бирү.

Чара кысаларында белгечләр үз тәҗрибәләре белән уртаклашты: Болбикова В .С. педагог-психолог, Сафина Л. А. укытучы - логопед, Яфизова А. Г. укытучы - логопед. Алар тәрбиячеләргә уен формасында дидактик уеннар күрсәттеләр. Педагогик сәгатьнең икенче өлешендә "Педагогик идеяләр ярминкәсе" конкурсы үткәрелде, анда һәр төркем үзенең дидактик уенын һәм дидактик кулланмасын тәкъдим итте. Тәрбиячеләр күрсәткән барлык уеннар да мәктәпкәчә яшьтәге балалар үсешендә үз мәгънәлелегенә ия, һәр уенның бурычлары һәм максатлары ачылды. Һәрбер педагог методик копилкага үз өлешен кертте, шул рәвешле мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү тәҗрибәсен баетты. Гомуми тавыш бирү барышында иң кызыклы танып-белү уеннары, "Кыңгырау", "Гномиклар", "Төймәчекләр", "Фантезерлар", "Акварелькалар" төркемнәре эше билгеләп үтелде. Семинарның өченче өлешендә тәрбияче Горшкова Л. А. "Мавыктыргыч математика" темасына эшлекле уен оештырды.


 

 

Федераль салым хезмәте «Җәмәгать туклануы» тармак проектын гамәлгә ашыруга кереште. Проект контроль-касса техникасын кулланып теркәлә торган керемне арттыруга һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрен күләгә секторыннан чыгаруга юнәлдерелгән. Проект кысаларында җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә табышны яшереп калуга китерә торган сәбәпләр ачыкланачак һәм әлеге өлкәне үстерү өчен механизмнар эшләнәчәк.

Федераль салым хезмәте даими нигездә контроль-касса техникасын куллану турында Россия Федерациясе законнары таләпләрен бозучы җәмәгать туклануы хезмәтләре өлкәсендә салым түләүчеләрне ачыклау буенча чаралар үткәрә. Эшмәкәрләр даими рәвештә контроль-касса техникасы аша керемне тулы күләмдә теркәмәгән очракта, касса чегында дөрес булмаган реквизитлар чагылган, контроль-касса техникасын куллану турында Россия Федерациясе законнарын үтәмәү турында мөрәҗәгатьләр килә, күрсәтелгән салым түләүчеләр тикшерү планнарына кертелә.


28
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Төп  пассажир- бала» профилактик чарасы кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча ЮХИДИ бүлеге, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәт белгече белән берлектә, «Пристегни самое дорогое» акциясе үткәрде. Чара барышында автоинспекторлар балаларны ташу кагыйдәләрен бозучыларны ачыкладылар, аларны административ җаваплылыкка тарттылар, балалар өчен тотып тору җайланмаларыннан файдалану кирәклеге турында әңгәмә үткәрделәр. ДБУ хезмәткәрләре ата-аналарга мөрәҗәгать иттеләр һәм балалар өчен тотып калучы җайланмаларны куллану кирәклеге турында искәрттеләр. Балаларга һәм машина йөртүчеләргә "Добрая Дорога Детства" газетасы, яктылык кайтаручы элементлар һәм ата-аналар өчен белешмәлек тапшырылды. Шулай ук аларга имин юллар  теләделәр.

 

Буа районы авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары дәвам итә. Елга нәтиҗәләр ясала һәм җирлекләрдәге проблемалар күтәрелә. Авыл җирлекләре башлыклары 2020 елга йомгак ясадылар. Үз чыгышларында алар авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә актив эшләүче шәхси хуҗалыклар, фермерларны үрнәк итеп куйдылар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны ныгыту, терлекләрнең баш санын арттыру, продукциянең тагын да күбрәк күләмен арттыру, үзмәшгульлекне киң тарату буенча бурычлар куелды. Кырык Садак авылында узган җыенда күрше Чүпрәле районы вәкилләренең күчмә сәүдә итүләренә рөхсәт итү турындагы мәсьәләне күтәрделәр. Исәк авыл җирлегендә юлларны кардан чистарту, аерым алганда, мәктәпнең үзенә кадәр юлны чистарту мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Чуаш Киштәге авыл җирлегендә эчәргә яраклы су проблемасы бар, шулай ук мәктәп директоры балалар өчен хоккей формасына ярдәм итү үтенече белән чыкты. Мәктәптәге аппаратураны, җиһазны яңарту һәм интерактив тактада кирәклеге турында Аксу һәм Бик-Үти авыл җирлекләрендә узган җыеннарда сөйләштеләр. Район җитәкчелеге Бик-Үти авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Җәләлетдиновның эшен югары бәяләде. Эш нәтиҗәләре буенча авыл җирлеге рейтингта 2 нче урынны алды. Шул ук вакытта җирлекләрдә яшәүчеләр республика һәм район җитәкчелегенә спорт мәйданчыклары төзелеше өчен рәхмәт белдерделәр һәм авыл территорияләрен үстерү программасының алга таба да  нәтиҗәле эшләячәгенә өмет белдерделәр

Буа районында 30 авыл җирлеге территориясендә, шәһәр һәм районның хезмәт коллективларында гражданнар җыеннары узачак. Аларда шәһәр прокуратурасы вәкилләре дә катнашачак, алар район халкына 2020 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2021 елга күзәтчелек эшчәнлегенең алда торган бурычлары турында хәбәр итәчәк.

Гражданнар җыеннарында катнашу, предприятиеләр хезмәткәрләре белән очрашулар закон бозуларны вакытында ачыкларга, халыкны борчыган проблемалар турында белергә һәм гражданнарның бозылган хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен торгызуга юнәлдерелгән оператив чаралар күрергә мөмкинлек бирә.

Чаралар барышында күзәтчелек ведомствосы вәкилләре тарафыннан авыл халкына юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гамәлдәге законнарны аңлату планлаштырыла.

ТР Дәүләт Советының "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белән берлектә 2 февральдә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләсе буенча "Хатын-кыз игътибары" кайнар линиясе эше оештырылачак. Кайнар линия телефоннары: 236-00-71, 89393453750.

9-19 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узачак. Дәресләрне үткәрүдә институт профессорлары, доцентлары, «Татарстан Республикасы Аквакультура һәм Умартачылык идарәсе» ДБУ, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе хезмәткәрләре катнашачак.

Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 2020 елның 5 октябрендәге ПУ-653 2021 номерлы Указы белән  2021 ел -Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Дәүләт милли сәясәтенең мөһим юнәлешләренең берсе-телләрнең күптөрлелеген саклау, туган телләрне, шул исәптән интернет-технологияләр ярдәмендә өйрәнү өчен шартлар тудыру.

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча 2013 елдан «Ана теле» Татар телен дистанцион укытуның уникаль проекты эшли (алга таба – «Ана теле» проекты). «Ана теле» проекты Татарстан Республикасында һәм чит илләрдә яшәүче барлык теләүчеләрне татар теленә өйрәтүгә юнәлтелгән. Укыту бушлай һәм өч телдә (инглиз, татар, рус) алып барыла.

Теркәлү өчен сылтама http://anatele.ef.com/partner/anat/default.aspx

 

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны уртак кабул итү тәҗрибәсе дәвам итә. 2021 елның 02 февралендә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны кабул итә. Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләр  Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән үз сорауларын бирә алачаклар. Сәрия Сабурская һәм Рөстәм Галәвовка мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына (843) 236-41-80 телефоны буенча һәм алдан ук билгеләнгән телефон аша язылырга кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International