ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Буа районының һәм шәһәрнең 71 сайлау участогы 2020елның 11-13 сентябрендә узачак сайлауларга әзер. Тавыш бирүгә әзерләнгәндә төп өстенлек - гражданнарның яшәү һәм сәламәтлеге иминлеге, эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә һәр участокта санитария куркынычсызлыгы чаралары күреләчәк: антисептиклар белән эшкәртү, температураны мәҗбүри үлчәү каралган, сайлау процессында катнашучыларның барысын да шәхси яклау чаралары - битлекләр, перчаткалар белән тәэмин итәчәкләр. Махсус чикләү линияләре һәм күрсәткечләр гражданнарның контактсыз хәрәкәтен һәм социаль дистанцияне үтәүне тәэмин итәргә ярдәм итәчәк. Яшерен тавыш бирү өчен кабиналар  алгы пәрдәсез кулланылачак. Тавыш бирүдә катнашучылар гражданнар исемлегендә үз  ручкалары  белән дә языла ала, шулай ук моның өчен бер тапкыр кулланыла торган ручкалар да  булачак. Һәр көнне, тавыш бирү башланыр алдыннан һәм тәмамлангач, тавыш бирү уза торган объектның барлык биналарына җентекле дезинфекция үткәреләчәк.

Буа районы республикада 2018 елдан бирле уңышлы тормышка ашырыла торган «ВелоДобро» социаль проектында катнашучылар сафына керде. Проект кысаларында республика шәһәрләрендә яшәүчеләрдән иске, ватылган һәм файдаланылмый торган велосипедлар җыю гамәлгә ашырыла, аларны төзекләндерү,  реставрацияләү һәм авыр тормыш ситуациясенә эләккән гаиләләрдәге балаларга түләүсез тапшыру оештырыла.

«ВелоДобро» проектын үз эченә алган төп мәсьәләләр: ✅ хәйриячелек үсеше ✅ иске велосипедларны утильләштерү ✅ экологияне саклау ✅ велосипедлаштыру  үсеше ✅ алмашу икътисадын үстерү.

Апас, Зәй, Мөслим, Саба, Сарман, Тәтеш, Чистай, Буа, Минзәлә, Яңа Чишмә, Нурлат, Балтач, Кайбыч һәм Әтнә районнары игенчеләре бөртекле культуралар җыюны төгәлләделәр. Алексеевск, Азнакай, Спас, Чирмешән, Биектау, Баулы, Теләче, Түбән Кама, Алабуга, Кама Тамагы, Ютазы һәм Югары Ослан районнары финиш сызыгына чыктылар. Бүгенге көнгә республика буенча 1482,4 мең га суктырылган, 5245,1 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңыш - 35,4 ц/га.

"Көзге игелек атнасы" гомумроссия акциясе - безнең өлкән яшьтәгеләр өчен яхшылык эшләү, яхшылык кебек төшенчәнең әһәмиятен күтәрү өчен тагын бер гүзәл мөмкинлек. “Ветераннар янәшә яши” акциясе кысаларында Буа муниципаль районының “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы белгечләре районның волонтерлык отрядлары белән берлектә, өйдә социаль хезмәт күрсәтүче өлкән гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан, “Көзге десант” ирекле акциясе оештырдылар. Түбәндәге хезмәтләр аеруча кирәкле булып чыкты: көзге уңышны җыю, ишегалларын җыештыру һәм бакчада  эшләү.

Акция үткәрү чорында ялгыз пенсионерларга, тыл хезмәтчәннәренә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, инвалидларга ярдәм күрсәтелде. Өлкән яшьтәге кешеләр яшь буын язмышында үзләрен кирәкле, мөһим итеп хис иткән егетләр белән һәр очрашуга шат һәм аларны тагын түземсезлек белән көтәләр.

Үзмәшгульләр - үз эшчәнлегеннән керем алучы затлар. Бу салым исәбенә баскан һәм һөнәри керемгә салым түләүче, үз-үзенә хезмәт итүче физик яки индивидуаль эшкуар булырга мөмкин.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы районара инспекциясе хәбәр итә: 29.06.2012 ел, № 97-ФЗ Федераль закон нигезендә, 2021 елның 1 гыйнварыннан бердәм керемгә салым (ЕНВД) рәвешендә салым салу системасы кулланылмый.

«AGROMASTER» компаниясе быел яңа катнаш «Agrator КЗС-8500» чәчү комплексын тәкъдим итте, ул бөртекле культураларны традицион һәм минималь эшкәртү технологиясе буенча чәчү өчен билгеләнгән.

5,6 млн. сумлык Agrator КЗС-8500 чәчү комплексы – ул John Deere 730ның Россия аналогы, ә анысын 11 млн. сумга сатып алырга мөмкин. Россия чәчү комплексының өстенлекләре - запас частьләр дә үзебездә һәм үзкыйммәте дә түбән.

Картлык буенча иминият пенсиясен ничек рәсмиләштерергә? Ана капиталы турында нәрсә белергә кирәк? Пенсия белән тәэмин итү вариантын ничек сайларга? Бу сорауларга җавапларны "ТатарстанРПФ"да таба аласыз.

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге пенсия мәсьәләләрендә шәхси ярдәмче эшләде. Бот белән эшли башлау гади: каталогтан сайлап Telegram программасын йөкләп алырга, сылтама буенча яки исеме буенча   эзләү аша табарга һәм аның белән языша башларга.

 «ТатарстанРПФ» - биредә сез һәрвакыт пенсия белән тәэмин итү буенча мәгълүмат таба аласыз.

#Пенсияфонды  #Буашәһәре #БезСезнеңөченэшлибез!


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә африка дуңгызлар чумасы үтеп кермәсен һәм килеп чыкмасын өчен Буа районында Буа районының даими әзерлектәге җыелма мобиль эпизоотиягә каршы отряды белән штаб өйрәнүләре уздырылды. Дуңгызларда африка чумасы чыганаклары барлыкка килгәндә гамәлләр һәм күнекмәләр эшләнде. Кызганычка каршы, африка чумасы күрше Самара өлкәсендә теркәлгән. Кеше өчен ул куркыныч тудырмый, әмма авыл хуҗалыгы тармагына җитди зыян китерә, чөнки дәвалауга һәм вакцинопрофилактикага бирелми.

Конструктив» республика онлайн-форумы- ул беренче цифрлы форум, анда ил һәм регионның, экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау өлкәсендә иң яхшы спикерлары үзләренең үзенчәлекле тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар һәм бу өлкәдә генә түгел, катлаулы тормыш хәлләрен хәл итү өчен дә файдалы булган уникаль компетенцияләрне үзләштерергә ярдәм итәчәкләр.

«Конструктивлык» - ул үз проектың турында белдерү, тәҗрибәле белгечләрдән таяныч алу һәм аны тормышка ашыру өчен матди ярдәм алу мөмкинлеге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International