Путин-Россиядә эшсезлек турында:
Бу-якынча 1,9 млн кеше. Федераль ведомстволарга да, төбәкләрдәге коллегаларга да мөрәҗәгать итәм - эшсезлек проблемасына игътибар максималь булырга тиеш. Моны хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә максималь дәрәҗәдә булуын ассызыклап үтәсем килә.
Татарстанда өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен 27,4 мең кеше яңа президент түләүләрен алачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында социаль ярдәм чаралары турында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
«Буа район үзәк хастаханәсе»нең яңа коронавирус йогышына шикләнгән пациентларга медицина ярдәме күрсәтүдә катнашкан, ашыгыч ярдәм һәм рентген томографиясе хезмәткәрләренә 43 азык-төлек пакетын тапшырдылар.
“Яшел үзән сөт комбинаты” АҖнең өт продукциясе тутырылган бүләк пакетлары Яшел Үзән, Чистай һәм Буа ашыгыч медицина ярдәме бригадалары хезмәткәрләре өчен махсус формалаштырылган.Бу шәһәрләр очраклы гына сайланмаган, биредә сөт комбинатының җитештерү мәйданчыклары урнашкан.
Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре өчен бүләк җыелмаларының гомуми күләме
1,3 т тәшкил итте. #помощьрядом
Татарстан Росреестры чираттагы видео аша кабул итте. Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Лилия Борһанова онлайн-консультация барышында Лаеш районында яшәүченең җир кишәрлегенә милек хокукын дәүләт теркәве белән бәйле соравына җавап бирде.
Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләүләр шартларында гражданнарның күбесе онлайн-мөрәҗәгатьләргә өстенлек бирә. Шуңа күрә мондый аралашу формасының төп өстенлеге-ул башка кешеләр белән элемтә мөмкинлеген минимальләштерә, һәм, нәтиҗә буларак, иң куркынычсызы булып тора. Шулай ук әлеге хезмәтнең бәхәссез плюсы-гариза бирүчеләр белән үзара хезмәттәшлекнең оперативлыгы. Шулай итеп, видео аша кабул итү барышында алар үзләрен кызыксындырган сорауларга, өйләреннән яки эш урыныннан китмичә, аңлатма ала алачаклар. Мондый тәҗрибә республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләр өчен дә уңайлы, яки, мәсәлән, граждан аз хәрәкәтләнүче булса. Моннан тыш, апрель аенда гына да видео аша кабул итүгә 10 гариза кергән
Теңкәш авылында төзүчеләр универсаль баскетбол-волейбол мәйданчыгы төзиләр. Исегезгә төшерәбез, әлеге спорт объекты агымдагы елда Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы кысаларында ясала. Әлеге масштаблы проект Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән 2013 елдан бирле тормышка ашырыла. Бу безнең районның авыл җирлекләре территориясендә җиһазланачак алтынчы спорт мәйданчыгы. 2013-2019 елларда Буа муниципаль районында барлыгы 20 спорт мәйданчыгы төзелде.
2024 елга кадәр Татарстанда 885 гаилә фермасы төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк. 2011 елда Татарстан Россиядә беренчеләрдән булып гаилә фермаларына ярдәм итү программасын башлады. 2 ел эчендә республикада 532 гаилә терлекчелек фермасы төзелгән. Гаилә фермаларына ярдәм программасы буенча гомуми озынлыгы 318 км дан артып киткән 587 фермер хуҗалыкларына килү юлы төзекләндерелде. Авылларда 359 клуб һәм мәдәният йорты төзелде. Авылларда яшәүчеләр өчен 6 меңнән артык спорт объекты эшли.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 3 яшькә кадәрге һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балаларга 5 һәм 10 мең сум акча түләүгә Татарстанда 770 меңнән артык бала дәгъва итә, дип хәбәр итә. Алар арасында 3 яшькә кадәрге 136 мең бала һәм 3тән 16 яшькә кадәрге 640 меңнән артык бала бар.
Бу түләүләргә, федераль бюджеттан, республика өчен 8,5 млрд. сум тирәсе акча бүлеп бирелгән.
Бүгенге көндә өч яшькә кадәрге 114 һәм 1 мең балага 1 млрд.117 млн. сум акча түләнгән. 3 яшьтән 16 яшькә кадәр балаларга түләүләр агымдагы елның 1 июненнән башлана.
Исегезгә төшерәбез, түләүне алу өчен, агымдагы елның 1 октябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук шәхсән КФҮ аша шәхси кабинетта гариза бирү җитә.
Исегезгә төшерәбез, түләүне алу өчен, агымдагы елның 1 октябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук шәхсән КФҮ аша шәхси кабинетта гариза бирү җитә.
ТАССРның 100 еллык тарихы барышында авыл хуҗалыгы аның үсешендә зур роль уйный. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Бөек Ватан сугышы елларында тылда, фронтны һәм республика халкын тиешле продукция белән тәэмин итеп, Җиңүне якынайтып кына калмыйча, үзләренең авыр, фидакарь хезмәтләре белән Татарстанның икътисадый иминлегенә ныклы нигез дә салдылар.
Һәм бүген дә авыл хуҗалыгы продукциясе – ул стратегик ресурс, ә агросәнәгать комплексы - республика үсешендәге локомотивларның берсе. Үзенең 100 еллык тарихи юлында Татарстан нинди генә кыенлыклар белән очрашмасын, авыл хуҗалыгы тармагының эше бер генә көнгә дә туктап калмады. Бу вакыт эчендә авыл хуҗалыгына бөтен көчләрен һәм күңелләрен салып эшләүче тулы бер гаилә династияләре барлыкка килде, алар, туган җиргә булган мәхәббәтне тулыландырып, аны горурлык белән буыннан-буынга тапшыралар. Һәм бу иң тирән ихтирамга лаек.
Республика үсешенә керткән зур өлешегез өчен ихлас күңелдән ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәбез! Эшегездән ямь-тәм табып эшләгез, тормышыгызда муллык-иминлек булсын, сез башкарган эшләрнең нәтиҗәсе авылларыбызны үстерүгә этәргеч бирсен!
ТАССРның 100 еллыгы белән!
ТР Премьер-министры урынбасары –
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.А. Җәббаров
27 май-Гомумроссия китапханәләр көне. Безнең район китапханәләре тарихы да бик бай. Революциягә кадәр шәһәрдә 1500 данәдән артмаган китап фонды белән 2 китапханә эшли. Буада беренче халык китапханәсе 1887 елның 1 апрелендә шәһәр идарәсе каршында оештырыла. Китапханәне карап тотуга шәһәр идарәсе тарафыннан елына 50 сум акча бүлеп бирелгән. Ул чорлар өчен шактый ук акча. 1918 елның октябрендә клуб каршында китапханә секциясе оештырыла. Аның китап фонды 1500 томнан артмаган. Беренче китапханәче Хәмитова Хаҗәр Бәшир кызы була, ул анда 1920 елның июненнән 1944 елга кадәр эшли.
Татарстанның 16 районында әче туфракны известьлауга керештеләр. Аграрийларга бу уңышны арттырырга ярдәм итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, әче туфрак - безнең төбәккә хас һәм яхшы уңыш алуның төп лимит факторы булып тора. Әче туфракка минераль ашламалар булышмый. Башта туфракны известьларга кирәк.