ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2020 ел
җомга

Бөтендөнья тәмәкесез көне (World No Tobaco Day) Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1987 елда гамәлгә кертелде һәм ел саен 31 майда билгеләп үтелә.

Тәмәке даими рәвештә аны кулланучы кешеләрнең яртысы үлә торган бердәнбер легаль продукт булып тора. Билгеле булганча, пассив тәмәке тарту да шундый ук зарарлы. Рестораннарны, офисларны һәм башка ябык биналарны тутыра торган төтен сулау куркыныч. Тәмәке төтенендә 7000гә якын химик матдә бар, шуларның 250е чамасы зарарлы, ә 70е - канцерогеннар.

Шуны истә тотарга кирәк:

Россия хөкүмәте Дәүләт Думасына «Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең башка закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 962484-7 номерлы федераль закон проектын хуплады һәм кертте (дәүләт кадастр исәбенә алу һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә). Татарстан Росреестрында һәм ТР буенча Кадастр палатасында закон проекты аңлатканча, аерым алганда, кадастр инженерының һәм хокукларны теркәү органының "Кадастр инженерының шәхси кабинеты" электрон сервисы ярдәмендә мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибен төгәлләштерә.

Хәзерге вакытта Росреестрның рәсми сайтында "Кадастр инженерының шәхси кабинеты" сервисы эшли, аның ярдәмендә кадастр инженерының хокукларны теркәү органы белән мәгълүмати хезмәттәшлеге бара. «Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең башка закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проекты (хокукларны дәүләт кадастр исәбенә алу һәм дәүләт теркәве өлкәсендә)» мондый сервисның мөмкинлекләрен киңәйтүне күздә тота, дип шәрехләде Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина.

"Бердәм Россия" беренчел тавыш бирүдә 11 меңнән артык татарстанлы теркәлгән. Аларның барысы да республикада көзгә планлаштырылган массакүләм муниципаль сайлауларда катнашырга ниятли.

Партиянең төбәк бүлегендә хәбәр итүләренчә, праймеризда катнашучылар арасында өчтән бере - яңа затлар. Кандидатларның 54 проценты - ир-атлар һәм 46 % - хатын-кызлар. Депутат мандатларына дәгъва кылучыларның күпчелеге югары белемгә ия. Праймеризда катнашучыларның иң күп санлы төркеме - 41 - 50 яшьлек кешеләр. 30 яшькә кадәрге яшьләр саны 7% тәшкил итә - бу якынча 800 кеше.

«Социаль состав турында сөйләсәк, якынча 60 процент - социаль өлкә вәкилләре: укытучылар, табиблар, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре һ.б. Кандидатларга башка кандидатлар - авыл хуҗалыгы, сәнәгать, башка тармаклар хезмәткәрләре», - дип сөйләде “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Юрий Камалтынов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин 2020 елның 26 маенда кабул ителгән 748 номерлы карарны имзалады, аның нигезендә конкуренциягә сәләтлелекне арттыру турында килешү төзегән аграрийлар өчен ташламалы кредитлардан максатчан файдалану юнәлешләренең исемлеге киңәйтелде.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә терлек азыгы әзерләү буенча муниципаль районнар белән киңәшмә узды.

Чара барышында министр урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итүенчә, агымдагы елның 4 аенда 459 мең тонна сөт җитештерелгән, узган елга карата үсеш - 7%, 138 мең тонна ит җитештерелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 104% тәшкил итә. 2020 елга бер сыердан 6500 кг сөт савып алу планы билгеләнгән. Бу . күрсәткечкә ирешү өчен хайваннарның азыкка ихтыяҗ күрсәткечләре билгеләнергә тиеш.

Бүген Татарстан Росреестры белгечләре Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә Сокуры бистәсенә уртак сәфәр кылдылар һәм калдыкларының санкцияләнмәгән чүплеген ачыкладылар. Ведомстволар белгечләре әлеге җир кишәрлеген калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру мәйданын һәм күләмен төгәлләштерү, шулай ук җир кишәрлеге милекчесен һәм җир законнарын мөмкин булган бозучыны билгеләү максатында тикшерделәр. Алынган исәпләүләр буенча, пычранган участокның мәйданы дүрт мең квадрат метрдан артык тәшкил иткән. Әлеге хокук бозу буенча хокук бозучыларны җавапка тарту һәм ачыкланган хокук бозуларны бетерү өчен административ материаллар әзерләнде.

Казанда 1 июньдә «Бөтен дөнья-балаларга» 12 сәгатьлек музыка марафоны узачак. Чара онлайн-форматта үтә һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланачак. Бу хакта «Татар-информ» МА «Дарт Медиа» генераль директорына сылтама белән хәбәр итә .

2020 елның 1 июненнән Татарстанда яңа «Игелек кыл» хәйрия акциясе старт ала, аның максаты - авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм күрсәтү. Акция кысаларында аз керемле гаиләләрдән булган балаларга компьютер техникасы сатып алыначак һәм тапшырылачак. Мондый акцияне уздыру карарын "Мэрхэмэт - Милосердие" Дәүләт Советының хатын-кызлар берлеге утырышында катнашучылар кабул итте. Берләшмә җитәкчесе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, беренче этапта биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче медицина хезмәткәрләре гаиләләренә ярдәм итү планлаштырыла, икенче этапта - тәрбиягә бала алучы социаль хезмәткәрләргә, өченче этапта - мәктәп яшендәге балаларны сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче китапханә системасы хезмәткәрләренә. «Мәрхәмәт - Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары барлык битараф булмаган татарстанлыларга акциягә кушылырга һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларга уку өчен кирәкле техника сатып алу өчен бушлай финанс ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте. Шул ук утырышта Дәүләт Советы депутатлары бизнеска ярдәм итү һәм махсус санитар-эпидемиологик вәзгыять шартларында социаль ярдәмнең яңа формалары мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил ярдәме белән «Деловорот» telegram- каналы оештырылды. https://ttttt.me/delovorot.

Каналның эш максаты-бизнес-омбудсменның Татарстан Республикасы эшкуарлары белән турыдан-туры аралашуын җайга салу.


28
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген эш сәфәре кысаларында район җитәкчесе Ранис Камартдинов Буа шәһәренең үзизоляция режимын йомшартуга керешкән шәхси эшмәкәрләренең эше белән танышты, шулай ук килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә бизнесы зыян күргән кешеләр белән аралашты. Сәфәр барышында аны район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге башлыгы Гөлинә Шәрәфетдинова озатып йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International