ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм" илкүләм проектның «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» региональ проектын гамәлгә ашыру кысаларында, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җәлеп итүне тәэмин итү, авылда мәшгульлекне арттыру» программасы буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси (ярдәмче) хуҗалыкларны конкурс нигезендә, сайлап алу башлануы турында игълан итә.

Грант алучылар ит һәм сөт терлекчелеге, ат үрчетү, сарык, кошчылык, умартачылык, товар балыгы җитештерү, шулай ук җиләк-җимеш культуралары үстерү, бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары җитештерү буенча терлекчелек юнәлешләре проектларын гамәлгә ашыра алачак.

Бөтендөнья кычкырып уку көне кысаларында һәм Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Үзәк китапханә «Әни турында сезнең белән хикәяләр укыйбыз» Республика акциясен үткәрде. Бу көнне китапханәдә беренче сыйныф укучылары Әлифба белән дә саубуллашты. Тантанада балалар әлифба һәм китап хәрефләренә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Алып баручы китапханәче Низамова Резида балаларга әниләр турында хикәяләр укыды һәм викторина уздырды. Чарада «Китаплы салават күпере» һәм «Бар нәрсә дә җирдә ана кулларыннан» дип аталган китап күргәзмәләре оештырылды.

КАГЫЙДӘ 1. КУЛЛАРНЫ ЮАБЫЗ

· Теләсә кайсы җәмәгать урыннарында, транспортта, ишек тоткаларына, акчага, оргтехникага, ашарга һәм ашарга әзерләүгә кагылганнан соң кулларыгызны юыгыз.

· Су һәм сабын булмаганда дезинфекция чараларын яки бер тапкыр кулланыла торган дымлы салфеткалар кулланырга кирәк.

· Юмаган куллар белән битегезгә,күзегезгә кагылмагыз .

· Гомуми сөлгеләрне кулланмагыз.

КАГЫЙДӘ 2. ЭШ УРЫННАРЫНДА ГИГИЕНАСЫН САКЛЫЙБЫЗ

· Вирусларны өстәл, урындыклар, ишек тоткалары, гаджетлар, клавиатуралар, мониторлар, портфельләр, сумкалардан арындыру өчен, аларны көнкүреш юу чаралары (мәсәлән, сабын эретмәсе) кулланып дезинфекцияләгез.

· Еш кына бүлмәләрне эштә һәм өйдә җилләтегез, дымлы җыештыру үткәрегез.


3
март, 2020 ел
сишәмбе

3 март көнне, Бөтендөнья язучы көнендә, Үзәк китапханәдә «Безнең яраткан язучыларыбыз» дип исемләнгән әдәби акция үткәрелде. Укучылар бик теләп язучыларның портретларын тануларын тикшерделәр. Барлык теләүчеләр бу темага презентация белән таныша алдылар. Көн дәвамында китапханәчеләр китап күргәзмәләре янында күзәтү үткәрделәр, әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә, 2020 елның 3 мартыннан 5 мартына кадәр «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә «Органик авыл хуҗалыгы» квалификациясен күтәрү программасы буенча укулар башлана.

Агрономнар, зоотехниклар, авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре минераль ашламалар һәм үсемлекләрне һәм хайваннарны саклау өчен химик чаралар кулланмыйча үстерелгән органик продукция җитештерү белән кызыксындылар.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 гыйнварында «Органик продукция турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2018 елның 3 августындагы 280-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры Марат Җәббаров: «Органик авыл хуҗалыгы-ул перспективалы юнәлеш, ул авыл хуҗалыгы продукциясенең рентабельлеген, конкуренциягә сәләтлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк, бу экспорт белән тәэмин итүнең яңа каналы», - диде

2019 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләрне физик затлар 2020 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча, үзләренең исәпкә алу урыны буенча салым органына тапшырырга тиеш.

Салым органнарына салым декларациясен мөстәкыйль тапшырырга тиешле гражданнар:

- милектә биләүнең минималь вакытыннан кимрәк булган фатирны сату (3 елдан да кимрәк, 5 ел- 2016 елның 1 гыйнварыннан соң сатып алынган);

- милектә 3 елдан кимрәк булган башка мөлкәтне, шул исәптә машинаны сату;

- кыйммәтле кәгазьләр сат;,

- якыннарыңнан кыйммәтле бүләкләр алу;

- лотореяда оту;

- мөлкәтне арендага бирү;

- чит ил чыганакларыннан башка керемнәр.

2019 елда алынган керемнәрне шулай ук шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, шәхси практика белән шөгыльләнүче адвокатлар, адвокат кабинетларын гамәлгә куйган адвокатлар һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче башка затлар декларацияләргә тиеш.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гражданнарны һәм күчемсез милек базарының профессиональ катнашучыларын кабул итү графигына үзгәрешләр кертә. Хәзер Казанда күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую сораулары буенча консультацияләр Авангард урамы, 74 нче йорт адресы буенча урнашкан 7 нче подъездда һәр чәршәмбе 8.00 дән 12.00 гә кадәр үткәрелә. Шул ук көнне мөрәҗәгать итүчеләр күчемсез милек объектларының үзгәрешләрен исәпкә алу, кадастр исәбеннән төшерү, ызанлау планнарын йөкләгәндә адресларны һәм хаталарны үзгәртү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә алалар

Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россельхозбанк» АҖ авыл территорияләрендә бирелгән ипотека кредитлары буенча алынмаган табышларны каплауга субсидияләр бирү турында килешү төзеделәр. Агымдагы елда чыгымнарны компенсацияләүгә Россельхозбанкка бирелгән субсидия күләме 789 млн. сум тәшкил итәчәк.

2020 елның 1 гыйнварыннан авылда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү»дәүләт программасы кысаларында гамәлдә булган ташламалы ипотека программасы эшли башлады. Авыл ипотекасының төп бурычы-дәүләт ярдәме исәбенә авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшырту

«Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте активистлары Татарстанның Буа районында «Хәтер бакчасы» акциясен үткәрәчәкләр, дип хәбәр итте ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова.

“Хәтер һәм Дан елында барлык муниципалитетларда да «Хәтер бакчасы» акциясен үткәрү планлаштырылган. Һава торышы мөмкинлек биргәндә, без парк һәм скверларда агачлар утыртачакбыз. Яшьләрнең бу акциядә катнашуларын телибез", - дип сөйләде Захматова.

Акциядә Бөек Ватан сугышы ветераннары да катнашачак, дип белдерде министрлык вәкиле. Буа районында 23 ветеран яши.

Анна Захматова яшь активистларның узган елгы эшенә йомгак ясады: 21 гыйнвардан 20 декабрьгә кадәр хәрәкәт волонтерлары 1076 Бөек Ватан сугышы ветеранына ярдәм итте.

«Буа-информ» ТАССРның 100 еллыгы һәм Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан шахмат турниры оештыра. Анда мәктәп укучылары һәм өлкәннәр катнаша ала.

Турнир 9 мартта Мәдәни үсеш үзәгендә узачак. Башлана сәгать 10да. Рәхим итегез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International