Буа муниципаль районындагы Республика матди ярдәм үзәгенең 15 нче бүлеге гражданнарга консультация бирү өчен 6 нчы кабинетта өстәмә телефон номеры билгеләнүе хакында хәбәр итә:
( 84374) 3 55 29.
Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе"технологиясе буенча эшне дәвам итәләр
Бүгенге көндә Татарстанда 1 млн 655 мең җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган, шуларның 47 меңнән артыгы 2019 елда.
2019 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләрне физик затлар 2020 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча, үзләренең исәпкә алу урыны буенча салым органына тапшырырга тиеш.
Татарстан аграрийлары узган ел 2,5 мең берәмлеккә якын авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдылар. Техника сатып алу өчен 6 млрд сум акча бирелде.
6 мартта Татарстан Росреестры һәм Татарстан Республикасы Кадастр палатасы вәкилләре «Исәнмесез!» телетапшыруында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең инвестицион проектлар буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева һәм Татарстан Кадастр палатасының юридик бүлеге башлыгы Ләйсән Мельникова телевизор караучыларга торак һәм торак булмаган биналарны яңадан планлаштыру, үзгәртеп кору һәм реконструкцияләүнең төп кагыйдәләрен аңлатачаклар. Эфир Татарстан Яңа Гасыр каналында 8.10 сәгатьтә узачак.
РФ Президенты йөкләмәсе нигезендә, "Сыйныф очрашулары" Бөтенроссия проекты кысаларында Кайбыч төп гомуми белем бирү мәктәбендә, Кайбыч авылында туып-үскән якташларыбыз белән "Безнең авылның искиткеч кешеләре" дигән тема буенча очрашу узды. Ә авылның мондый кешеләре -легендар композитор, җырчы, Татарстанның халык артисты - Фирзәр Мортазин, эстрада артисты, актер, режиссер, сценарист, җырчы, тамада - Илсур Мортазин һәм җырчы Мәүлидә Мортазина. Очрашу җылы, дустанә мөнәсәбәттә узды, күңелләргә якынлашып килүче 8 март бәйрәме җылысын өстәде. Очрашу күңелле җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды.
Бүген Буа дәүләт драма театры иң матур затларны- хатын-кызларны үзенә җыйды. Бәйрәм яз билгесе- лалә чәчәкләре бүләк итүдән башланып, танышларның, дусларның, хезмәттәшләрнең бер-берсе белән фуршет өстәле артында күрешүләре, сөләшүләре белән дәвам итте. Соңрак тантаналы котлаулар тамашачы залына күчте.
Залга җыелган Буа муниципаль районының гүзәл хатын-кызларын - аналарны, эшмәкәр, җитәкче һәм төрле оешмада эшләүче хезмәткәрләрне Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов котлады. «Районыбыз хатын-кызлары - укытучылар, табиблар, авыл хезмәтчәннәре, йорт хуҗабикәләре, эшмәкәрләр, җитәкчеләр - бүген барлык эшчәнлек өлкәләрендә дә тырышып эшләүчеләр. Хезмәт бурычларын намуслы, төгәл үтәүләре үз һөнәрләрендә зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Аларның иҗади интуициясе һәм хезмәт сөючәнлеге районыбызның уңышлы үсеше булып тора.
Яңа бүлекләр, тагын да күбрәк материаллар: «100 ел ТАССР» сайты дизайнын яңартты ТАССР мәгарифенең 100 еллык юбилеена багышланган Татарстан сайтында дизайн яңартылды», - дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. Хәзер сайтка керүчеләр электрон ресурста җиңел ориентлаша алачак. Шулай ук сайтка яңа бүлекләр өстәлде, ә төп биттә мәгълүмати материаллар саны артты.
Үзенчәлекле дизайн белән мобиль версияне яратучыларны да шатландырдылар. Төп биттә көндәлек яңалыклар һәм кызыклы тарихи фактлар яңа материал рәвешендә тәкъдим ителгән. Тарих сөючеләр өчен "Татар дөньясы" бүлеге кертелде. Буалылар - конкурслар яратучылар - гаилә тарихларын урнаштыра һәм айфон ярышларында катнаша алачак. Конкурсның нечкәлекләре белән шул ук исемдәге бүлектә танышырга мөмкин.
“Веха” бүлегендә ТАССР тарихы дистә еллар һәм тематик бүлекчәләр тарафыннан тәкъдим ителгән. “100 иң...” бүлекчәсендә күренекле татарстанлылар һәм республиканың гаҗәеп урыннары белән танышырга була.
Матур һәм игелекле бәйрәм якынлаша - Халыкара хатын-кызлар көне- 8 март. Һәрберебез өчен әни - иң якын һәм кадерле кеше, без аны һәрвакыт яратачакбыз рәхмәтлщребезне белдерәчәкбез. Шуңадыр да һәммәбез дә әниләребезне бәйрәм белән котларга һәм чын күңелдән бүләкләр әзерләргә тырышабыз. «Үсмер» клубына йөрүче балалар да үз куллары белән яраткан әниләренә котлау открыткалары әзерләргә булдылар. Чөнки кулдан ясалган котлау открыткасы кибеттәге гадәти открыткага караганда кыйммәтрәк һәм истәлеклерәк булачак. Ни генә дисәк тә, аларга бит кул җылысы гына түгел, ә күңел җылысы да кушылган.
Балалар бу эшкә зур канәгатьлек белән тотындылар, эшләренә иң җылы хисләрен салырга тырыштылар, чын күңелдән яраткан кешеләрен шатландырырга теләделәр. Открыткалар әзерләнеп беткәч, «Син дөньяда барысыннан да яхшырак» дигән викторинада актив катнаштылар. Ахырда балалар әниләренә үз куллары белән ясалган котлау открыткаларын тапшырдылар.
Әниләр бәйрәме чакырылучылар өчен күңелле булды. Залда дусларча атмосфера хөкем сөрде, балалар бер-берсе белән рәхәтләнеп аралашты