23 февраль – Ватан сакчысы көне уңаеннан район җитәкчесе Ранис Камартдинов районда яшәүче ир-егетләргә тәбрикләү ирештерә
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Буа ветеринария техникумында яшь белгечләрне предприятиеләргә җәлеп итү буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Рузалина Вәлиуллина, Буа ветеринария техникумы җитәкчесе Илдар Гыйниятуллин, республиканың барлык районнарыннан ветеринария берләшмәләре, аграр тармак предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. Алмаз Хисаметдинов үз чыгышында дәүләт ветеринария хезмәтен кадрлар белән тәэмин итүдә проблемалар күренми, дип билгеләп үтте. Биредә комплектлаштыру 95% тәшкил итә. Дәүләт хезмәте буенча белгечләрнең уртача яше-42 яшь. 35 яшькә кадәрге яшь белгечләргә ярдәм итү буенча эчке программа эшли. Ветеринария берләшмәсенә эшкә урнашканда, белем дәрәҗәсенә карап, яшь белгечләр 25тән 35 меңгә кадәр бер тапкыр бирелә торган акча алалар. Шулай ук алар ай саен төп хезмәт хакына 8-10 мең сум күләмендә өстәмә акча да алалар.
Бәйрәм алдыннан буада Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Буалыларны бәйрәм белән Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова котладылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Ранис Камартдинов ветераннарга медальләр һәм истәлекле кул сәгатьләре тапшырды. Тантаналы очрашу барышында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларның туганнарына хәбәрнамәләр тапшырылды. Бүген, 75 елдан соң, туганнары, ниһаять, Бөек Ватан сугышы фронтларында батырларча һәлак булган туганнарының һәм якыннарының үлем һәм күмелү урынын беләчәкләр.
Бүген Мәдәни үсеш үзәгендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган буалыларның якыннары күмелгән урыннары турында хәбәр алдылар. Хәбәрнамәләрне тапшыру тантанасы Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы кысаларында узды.
Яңа Чәчкаптан Әнәс Гарифулла улы әтисе Гариф Абдрахмановның 1943 елның 29 августында яралардан һәлак булуы һәм Харьков өлкәсенең Богодухово районы Шубы авылында күмелүе турында белде, ә Мария Владимировна әтисе Архиреев Владимир Алексеевичның 1941 елның августында Псков өлкәсенең Великолукский районында һәлак булуы турында хәбәр алды. Абыйлы-энеле Гадылҗан һәм Салих Әхмәтовларның һәлак булу урыннары турында аларның туганы Салих Расыйх улына хәбәр бирделәр. Гаделҗан 1941 елның декабрендә Ленинград өлкәсендә, Салих бер елдан соң Волгоград өлкәсенең Городищенск районында һәлак була. Атабай-Әнкәбә авылында туган Латыйф Абзалов 1942 елның 16 августында сугыш яраларыннан вафат була. Калуга өлкәсенең Юхново районы Строево авылында җирләнгән. Кайбыч авылында туып-үскән Гарифҗан Нигъмәтҗан улы Әхмәтов 1943 елның 2 августында Харьков өлкәсенең Петровский районында һәлак була. Хәбәрләрне туганнары Эльмира Рәшитовна һәм Гөлсинә Рифкатовна алдылар.
Бөтендөнья туган тел көненә багышланган «Бердәм гаиләдә» исемле район фестиваль-конкурсы 1 нче сәнгать мәктәбендә узды.
Бәйрәмгә килгән төрле милләт вәкилләре-район мәктәпләрендә белем алучы татар, рус, чуаш, әзербайҗан балалары үз телләрендә җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, әдәби әсәрләрдән, әкиятләрдән өзекләр уйнадылар. Төрле халык биюләрен дә башкардылар. Соңыннан җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Буа районының «Арктика» боз сараенда кече шәһәрләр арасында «Алтын алка» хоккей буенча Россия чемпионаты ярышларында Чуашстанның Яльчик районы командасы составында уйнаучы егетләр чемпионнар булдылар.
2004-2005 елларда туган команда – Роман Гаврилов, Даниил Кошкин, Никита Тихонов, Александр Вашин, Дмитрий Шлюпин – Чуашстаннан, Данис Бихузин, Рөстәм Хәйруллин, Александр Романов, Денис Хәсәнов- буалылар. Ярышларда Россия төбәкләреннән 16 команда катнашты. Чемпион исеменә Буа һәм Яльчик районнары уенчылары кергән команда лаек булды. Тик барлык уенчыларны да Арктика мәктәбе тренеры Иван Масленцев җитәкләгәнне дә әйтеп үтәргә кирәк.
Буалылар Данис Бихузин – иң яхшы капкачы, Роман Гаврилов иң яхшы һөҗүмче булды. Җиңүчеләрне Яльчик районы җитәкчеләре, спортчылар каршы алды һәм котлады.
Район мәдәният йорты сәхнәсендә ветераннар чыгыш ясады. Алар чын күңелдән җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Быел чыгыш ясаучылар узган ел белән чагыштырганда күбрәк иде. Гала-концертка старт биргән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Хисамов та шулай дип билгеләп үтте.
«Өлкән буын вәкилләренең ТАССР ның 100 еллыгын һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын җырлар белән каршылаулары куанычлы хәл. Аларга сәламәтлек, күңелләрендә яшь булып калуларын телибез,» - диде ул. Әлеге изге теләкләргә район ветераннар советы җитәкчесе Җәүһәрия Хөснетдинова да кушылды.
Рациональ, балансланган, тулы кыйммәтле, сыйфатлы һәм куркынычсыз туклану гармонияле үсеш, физик һәм нерв-психик үсеш, эшкә сәләтлелекне һәм өлгерешне арттыру, физик һәм акыл үсеше, балалар һәм яшүсмерләр организмының барлык яшь чорында балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтлеген саклау өчен кирәкле шарт булып тора.
Соңгы елларда азык-төлек продуктларын автомат рәвештә бирү аппаратлары аша укучыларны өстәмә туклануны гамәлгә ашыру практикасы киң таралган. Шул ук вакытта сыйфат һәм куркынычсызлык буенча сатыла торган продукция норматив документлар, санитар кагыйдәләр, техник регламентлар таләпләренә туры килергә тиеш.
Вендинг аппаратлары аша эчәр су, соклар, нектарлар, сөт продуктлары (стерилизацияләнгән), кондитер әйберләре һәм башка бозыла торган продуктлар, җитештерүче билгеләгән продукцияне саклау шартларын үтәгәндә, сату рөхсәт ителә.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлеге хәбәр итә: 2020 елның 26 февралендә 14.30 сәгатьтә «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе базасында «ХАССП системасы – азык-төлек продукциясен куркынычсыз җитештерү нигезе» темасы буенча түләүсез семинар оештырылачак һәм үткәреләчәк. (ХАССП-продукция иминлегенә сизелерлек йогынты ясый торган куркыныч факторларны системалы идентификацияләүне, бәяләүне һәм идарә итүне күздә тоткан концепция.)
Семинар азык-төлек продукциясен җитештерү (җитештерү) белән бәйле юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның белем дәрәҗәсен күтәрү, ХАССП принципларына нигезләнгән процедураларны эшләү, гамәлгә кертү һәм аларга ярдәм итү зарурилыгы турында мәгълүмат җиткерү һәм белемнәрен арттыру максатыннан үткәрелә.
Азык-төлек сәнәгате һәм җәмәгать туклануы объектларында күзәтчелек чараларын гамәлгә ашырганда югарыда аталган предприятиеләргә оештырылучы семинарда катнашу мөмкинлеге турында хәбәр итүегезне сорыйм.
Килеп туган сораулар буенча телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин, (843) 221 79 88, (843) 221 90 66.
4 декабрьдән вакытында түләнмәгән салымнар (милек, транспорт һәм җир өчен) салым бурычына әверелде. Салым бурычының суммасын ачыкларга һәм аны түләү квитанцияләрен салым инспекциясендә, Россия Федераль салым хезмәте сайтында һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гына түгел, республиканың һәр район үзәгендә һәм зур торак пунктларда булган КФҮнең теләсә кайсы бүлегендә алырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 2016 елның 30 ноябреннән өченче зат өчен салым түләү рөхсәт ителә: ирләренә, балаларына, әти-әниләренә һ.б. юридик затлар шулай ук башка оешмалар өчен үз счетларыннан салымнар күчерә алалар, ә җитәкчеләр компаниянең салым йөкләмәләрен үз акчалары хисабына түли алалар.
Россия Федераль салым хезмәте сайтында декабрь башыннан бирле «өченче затлар өчен салым түләү» сервисы эшли башлады. Сервис битендә башта түләү башкаручы зат турында мәгълүмат кертергә, ФИО һәм ИНН тутырырга кирәк. Әгәр салым органы тарафыннан формалаштырылган түләү документы анда күрсәтелгән индекс белән булса, бу индексны кертергә һәм шунда ук түләүгә күчәргә мөмкин. Әгәр мондый документ юк икән, салым түләү бурычы үтәлә торган зат турында тиешле мәгълүматларны тутырырга кирәк булачак. Сервис максималь рәвештә автоматлаштырылган.