ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

  "Демография" милли проектының "Өлкән буын"  Федераль проекты кысаларында Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре район үзәк хастаханәсе белән берлектә авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру уздыру өчен медицина оешмаларына китерү һәм озата бару  эшен дәвам итә.

  2020 елның ике ае эчендә медицина оешмаларына 511 кеше китерелгән.  Март аенда 355 кешене  диспансерлаштыруга китерү планлаштырылган.

Һөнәри керемгә салым - ул яңа махсус салым режимы, аны 2019 елдан кулланырга мөмкин.  Бу режим 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Әлегә ул Россиянең  23 төбәгендә кертелә.

Һөнәри керемгә салым-ул өстәмә салым түгел, ә яңа махсус салым режимы. Аңа ирекле рәвештә күчәргә мөмкин. Бу салым режимына күчмәгән салым түләүчеләрнең салым салуның гадәти тәртиптә кулланыла торган башка системаларын исәпкә алып, салым түләргә бурычы кала.

 Яңа махсус салым режимына күчүче физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр (үзмәшгульләр ) мөстәкыйль эшчәнлектән кергән керемнәрдән бары тик ташламалы ставка буенча гына — 4 яки 6% түли алачак. Бу бизнесны легаль рәвештә алып барырга мөмкинлек бирәчәк.

Һөнәри керемгә салымның өстенлекләре.


25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 23 апрелендә Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясе Татарстан Республикасы Министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы  "Куркынычсызлык. Элемтә. Интернет."  24 нче махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында  XII Республика «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2020» бәйгесен үткәрә.

Төп һөнәри конкурстан тыш, түләүсез нигездә түбәндәге өстәмә Интернет-конкурслар үткәрелә:

Архив бүлегендә Бөек Ватан сугышы ветераны белән сыйныф сәгате узды.

Бу  вакыйгаларда катнашучылар саны елдан-ел кими бара. Бөек Ватан сугышы ветераннары исән чакта безгә аларның хәрби биографияләре, сугыш елларында ничек батырларча көрәшүләре, Җиңүнең нинди кыйммәтләр белән бирелүе турында мөмкин кадәр күбрәк белеп калырга кирәк. Һәм ул еллардагы вакыйгалар турында Ветераннар сөйләвеннән истщлеклщрне барларга була. «Ветеранның тере сүзе» исемле сыйныф сәгате, сугыш ветераны Низамов Әнвәр Борһан улы катнашында архив бүлегендә үткәрелде. Сыйныф сәгате барышында укучылар Бөек Ватан сугышы елларында халык батырлыгы тарихы белән таныштылар, Әнвәр Борһанович белән бик җанлы әңгәмә кордылар. Укучылар  очрашудан бик канәгать калдылар. Ахырда истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

Россия шәһәрләренең йөзен яхшырту максатыннан, 2020 елның 15 апреленнән 30 октябренә кадәр «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы һәм «Гомумроссия халык фронты» иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә оештырылган «Мәдәни код» (алга таба – Фестиваль) урам сәнгате фестивален үткәрү планлаштырыла.

Фестиваль кысаларында йортлар фасадларында киң күләмле сәнгать эшләре ясалачак, танылган граффитистлар белән тәҗрибә уртаклашу өчен иҗади очрашулар оештырылачак. 3 февральдә фестиваль кысаларында урам сәнгате фестивальләрен үткәрүгә Россия төбәкләреннән гаризалар кабул итү төгәлләнде. Эксперт советы карары нәтиҗәләре буенча тавыш бирүнең шорт-листына Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Ставрополь крае, Ленинград, Түбән Новгород һәм Чиләбе өлкәләре керде.

Фестиваль кысаларында креатив фестивальләр уздыру мәйданчыгы булачак өч шәһәрне сайлау өчен, 10 февральдән 3 мартка кадәр «Вконтакте» социаль челтәрендә «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасының рәсми төркемендә халык онлайн-тавыш бирү уза. (https://vk.com/rsvru?w=wall-162671848_3452)

 

 

2020 елның 12 мартында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль шартларда үзләрен борчыган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар буенча һөнәри психологлар белән аралаша, һөнәри консультация һәм киңәшләр ала алачаклар.

Чараның үзенчәлеген игътибарга алып, һәм анда катнашырга теләгән гражданнарга белгеч - психолог белән нәтиҗәле эшләү максатларында (843) 236-61-64 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы  «Космик элемтә» ФДУП мәгълүматы буенча 2020 елның 21 февраленнән алып 15 мартына кадәр вакыт интервалында 12 сәгать 02 мин.башлап 13 сәгать 05 мин. кадәр вакыт аралыгында җир станцияләренең  иярчен кабул итү антенналарының кояш нурлары белән яктыртылачагы турында хәбәр итә. Бу цифрлы телевидениене кабул итүнең кыска вакытка начарлануына китерергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  «2016-2022 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы карарын гамәлгә ашыру максатларында архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты «Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагын - коммерциягә карамаган оешманың һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Коммерция оешмасының иң яхшы архивын - Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагын» бәйгеләрен үткәрә. Конкурслар үткәрелә башлау датасы - 2020 елның 17 феврале.

Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.

     Музыкаль котлаулар «Көмеш яшь» волонтеры Т.К. Гыйматдинова тарафыннан әзерләнде.

     Ветераннарга нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм озын гомер теләделәр.

     

2019 елдан күп балалы гаиләләргә мөлкәткә салым һәм җир салымы буенча өстәмә салым түләүләре бирелә. Аларны әти-әниләре, уллыкка алучылар, опекуннар, аларның өч һәм аннан күбрәк балигъ булмаган балалары алырга мөмкин.

Физик затлар мөлкәтенә салым буенча һәр балага фатир яисә бүлмә мәйданының биш квадрат метры һәм торак йортның җиде квадрат метры күләмендә өстәмә салым түләүләре бирелә. Мәсәлән, әгәр дә салым түләүченең өч баласы һәм 80 квадрат метр мәйданлы фатиры булса, ул вакытта салым исәпләгәндә 20 квадрат метр күләмендә стандарт чигерү һәм һәр балага исәпләгәндә 5 квадрат метр өстәмә чигерү кулланылачак. Нәтиҗәдә, салымны 45  квадрат метрлы фатирның кадастр бәясеннән түләргә кирәк булачак.

Исегезгә төшерәбез, Федераль кануннарда барлык салым түләүчеләр өчен салым ташламалары каралган, алар салым инспекциясенә шәхсән мөрәҗәгать итүне таләп итми. Бу күчемсез милек объектлары буенча чигерүләр: торак йорт буенча 50кв.м., торак йорт буенча - 20кв.м., һәм бүлмә яки фатир өлеше буенча - 10кв.м. Физик затлар мөлкәтенә салымны исәпләгәндә, автомат рәвештә мондый чигерү бирелә. Ташламага хокукны раслый торган өстәмә документларны салым инспекциясенә тапшырырга кирәкми.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International