ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә һәм «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешенә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына салымнар һәм җыемнар турында үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 9 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 15 апрелендәге 63-ФЗ номерлы Федераль закон белән өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган затларга мөлкәт салымнары буенча салым ташламалары бирелә:

- физик затлар мөлкәтенә салым исәпләгәндә - һәр балигъ булмаган балага исәпләгәндә фатирда/торак йортта кадастр бәясен 5/7 кв.м. га киметү,

- җир салымы буенча - кадастр бәясенең бер җир кишәрлеге буенча 600кв.м. киметү.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын 5-10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категориясе һәм дүрт юнәлеш буенча «АгроНТИ – 2020» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра:

• Агрокоптерлар (пилотсыз очу аппаратларының бүленгән системалары, автомат идарә итү системалары);

• Авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итүнең электрон автоматлаштырылган системалары;

* Агрокосмос (авыл хуҗалыгында космик фотоларны һәм веб-ГИС технологияләрен куллану);

* Агрометео (һава торышын фаразлау, һава архивын булдыру, ).


26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә 2019 елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар кую буенча Буа муниципаль районы Советының киңәйтелгән утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин, Ринат Гайзатуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук район активы катнашты.

Алексей Валерьевич район белән танышуын Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Төхвәтуллин белән күрешүдән башлады һәм буалыларны Буа муниципаль районы Советының йомгаклау утырышында сәләмләде.

Бүген, 26 февральдә, Буа муниципаль районына эш сәфәре белән, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин килде. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Төхвәтуллин белән очрашты.  Аны ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов озатып йөрде.

Җиңү көне алдыннан Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин Рәүф Төхвәтуллинга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» медален, Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов юбилей сәгатьләрен тапшырды. Агымдагы елның гыйнварында ветеран 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аңа бүләк сыйфатында яңа телевизор бүләк ителде.

Шуны да әйтергә кирәк, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан  ветеран фатирында, шәһәр Советы депутаты, «Стройгарант» җәмгыяте директоры Илдар Гыймадиев ярдәме белән, капиталь төзекләндерү ясалды.

Бүген, 26 февральдә Буа муниципаль районы Советының утырышлар залында «Буа  үзәк район хастаханәсенең 2019 елдагы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары турында» йомгаклау медицина советы узды. Советта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов, Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов катнаштылар. Ранис Рафис улы совет утырышының эшен башлап, бүгенге көндә демографик куркынычсызлыкның киң колачлы гомумдәүләт программасының уңышлы үтәлеше, беренче чиратта, гомер озынлыгын арттыру, үлем-китем һәм куркыныч авырулар санын киметү кебек юнәлешләр –бүгенге медицинаның мөһим бурычлары икәнне искәртте. Утырышта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына, Президент һәм Республика Хөкүмәтенә күрсәтелгән финанс ярдәме һәм Буа  үзәк район хастаханәсен төзекләндерүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре әйтелде

Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында «Татарстан Республикасы – Бохар өлкәсе» эшлекле форумы узды. Анда Бохара өлкәсе (Үзбәкстан) хакимы Уктам Барноев җитәкчелегендәге Үзбәкстан делегациясе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев катнашты.

Эшлекле форумда "Буа" Сәнәгать паркы генераль директоры Рөстәм Гайнуллов, Үзбәкстан һәм Татарстан эшлекле даирәләре вәкилләре белщн очрашты. Сәнәгать паркы җитәкчесе Бохар өлкәсе делегациясе белән үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлеге турында фикер алышты. Хәзерге вакытта Буа муниципаль районының сәнәгать паркына инвесторларны җәлеп итү буенча актив эш алып барыла.

Очрашуда катнашкан яклар республиканың тыгыз хезмәттәшлекне һәм партнерлыкны җайга салырга, инвестицион потенциалны үстерергә әзер булуын билгеләп үттеләр.

Форум кысаларында кунаклар үз төбәгенең презентацияләрен күрсәттеләр, катнашучылар агробизнес, җиңел сәнәгать, медицина һ. б. өлкәләрдә сәүдә-икътисадый, сәнәгать һәм инвестицион потенциал мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Бизнесменнар В2В форматында (бизнес өчен бизнес) аралаша алдылар, бу бизнесны киңәйтү өчен контактлар урнаштыру мөмкинлеге бирә.

 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  хәбәр итүенчә, 2020 елның  3 – 4 мартында «Экогород новый мир»  перспектив үсеш  үзәге” АФО (АНО) «Азык-төлек  иминлеге, Россиянең ябык  үсемлекчелеген һәм  фермерлык  челтәрен үстерү» темасы  буенча   конференция  уздыра.  Чарада  фермер хуҗалыклары  һәм  фәнни авыл  хуҗалыгы  оешмалары  катнашырга  мөмкин.    

Конференция   үзара  сөйләшүләр, нотыклар, фикер алышулар һәм   практик   кейслар  форматында  булачак.  Мәйданнарның  модераторлары  - экспертлар, дәүләт структуралары, агробизнес индустриясе, ритейллар вәкилләре,  AgroTech стартаплары һәм  инвестиция  фондлары. 

Фикер алышу  өчен  төп  темалар -  прогрессив  үсемлекчелек яңа  технологияләр һәм IT технологияләр,  цифрлы  авыл  хуҗалыгы, цифрлы    технология  өлкәсендә профориентация,  AgroTech продуктларын стандартлаштыру  һәм   сертификацияләү үзенчәлекләре.   

Бу елның гыйнвар аенда терлекчелек тармагы эшенең нәтиҗәләре турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика  киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.

Буадан Данила Смирнов-каратэ буенча бөтенроссия ярышлары җиңүчесе.  Ярышлар 22-25 февральдә Мәскәү өлкәсенең Одинцово  шәһәрендә  каратэ буенча «Федерация кубогы» Бөтенроссия ярышлары узды. Турнирда Россиянең  37 регионыннан  1200дән артык  вәкилләр катнашты.  Ярышлар 3 дисциплинада узды: чикләнгән контакт, тулы контакт һәм  яклау  чаралары. Буа спортчысы, Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзасы Данила Смирнов  12-13 яшьлекләр арасында контакт- ике төр ярышның чикләнгән дисциплинасында беренче урынны алды. Котлыйбыз һәм аңа яңа спорт җиңүләре телибез!

Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып карау оештырыла. Чараның максаты- сәламәтлеге торышы буенча төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль тәэмин итә алмый торган өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклау, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлык тудыра торган хәлләрне кисәтү буенча эш алып бару. Өйгә килгән белгечләр өлкәннәргә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү кагыйдәләрен искә төшерәләр һәм аларга соңгы вакытта киң таралган мошенниклыктан саклану буенча инструктаж үткәреләр.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча  (84374) 33805 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International