Югары Лашчы мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгына багышлап “Хезмәттә үтте гомерләр” дигән чара узды. Анда узган гасырда районда алдынгылыкны биләгән “Үрнәк” колхозының Югары Лашчы сыер фермасында эшләгән терлекчеләр чакырылды.
Очрашуга килүчеләрдән иң өлкәне Майсәрә апа Гыйльманова. Аңа 81 яшь. Сыер савучы булып 40 елга якын хезмәт куйган ул.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 26 февралендә кабул ителгән карары нигезендә авылда һәм шәһәр тибындагы поселокларда яшәүче 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче һәм аннан соң туган балалары өчен 100 мең сум күләмендә бер мәртәбә түләүләр биреләчәк.
«Ясаган анализдан күренгәчә, 2016-2018 елларда гына да бездә 29 яшькә кадәрге 124 хатын-кызлар арасында өченче бала гына түгел, дүртенче, бишенче, алтынчы бала тудырганнары да бар. Әлбәттә инде, социаль гаделлекне торгызу максатларында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан шундый игелекле карар кабул ителде», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан район җитәкчесе Ранис Камартдинов Бөек Ватан сугышы ветераннары Гусарова Валентина Григорьевна, Панцырев Михаил Дмитриевич, Солтанов Әбрар Нурми улы өйләрендә булды һәм аларга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Ранис Рафис улы ветераннарга мөрәҗәгать итеп, сугыш барысы өчен дә авыр сынау булды, дип билгеләп үтте. Медальләр тапшыру-символик билге, халыкның Бөек батырлыгына рәхмәт, фронттагы дошманны җиңүчеләргә һәм тылда җиңүне яулаучыларга хөрмәт билгесе. Ул ветераннарга рәхмәт белдерде һәм аларга нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, аяз күк йөзе теләп, Буа муниципаль районы исеменнән истәлекле юбилей сәгатьләре бүләк итте.
Бүген, 28 февральдә Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү Комиссиясенең беренче план утырышы үтте. Утырышны ачып, катнашучыларга район җитәкчесе Ранис Камартдинов мөрәҗәгать итте. Аерым алганда, ул билгеләп үткәнчә, безнең ил үсеше өчен иң җитди мәсьәләләрнең берсе - коррупция. Ул икътисад һәм хокук тәртибенең тотрыклы үсешенә зыян китерә, барлык тармакларга һәм идарә өлкәсенә кагыла. Республикада, безнең районда коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча күп эш башкарыла, әмма аның күренешләре барыбер урын ала. Әйтик, агымдагы елда республика буенча хокук саклау органнары тарафыннан 800 дән артык коррупцион юнәлештәге җинаять ачыкланган, алар буенча зыян күләме 6,5 млрд.сумнан артып киткән. Дәүләт һәм муниципаль хезмәт эшендә, җирдән файдалану, товарлар сатып алу, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү, дәүләт һәм муниципаль милектән файдалану, бюджет өлкәсендә, шулай ук гражданнарның, оешмаларның һәм дәүләтнең мөлкәти хокукларын яклау өлкәсендә коррупция белән бәйле 3226 хокук бозу очрагы ачыкланган. Утырышта катнашучылар «Коррупциясез Татарстан» фильмын карадылар.
Бүген Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов Иске Суыксу авылында гомер итүче Җәвидә Зарипованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Ул юбилярга чәчәк бәйләме, Россия Президенты исеменнән котлау хаты, шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырды.
Җәвидә Җамалетдин кызы сугыш авырлыкларын, сугыштан соңгы еллардагы ачлык һәм җимереклекләр михнәтләре аша узган кеше. "Татарстан" күмәк хуҗалыгында эшләп, сугыштан соң туган авылын торгызуга зур өлеш кертә ул. Җәвидә Зарипова -тыл хезмәтчәне. Олы юбилей чикләренә килеп җитсә дә, рух ныклыгына, күңел күтәренкелегенә ия ул, тормыш энергиясен саклап кала белгән. Бүген ул улы гаиләсе белән яши. Юбиляр- кайгыртучан әни, оныкларының яраткан әбисе, шулай ук «Ак Барс» хоккей клубының җанатары да икән әле.
Ранис Рафис улы юбилярга нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, бәхет, иминлек, туганнарының һәм якыннарының игътибар теләде.
Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов Бөек Ватан сугышы ветераннары - Украинская Анастасия Алексеевна һәм Стратонова Мария Васильевна белән очрашты. Җиңү көне алдыннан ул ветераннарны медаль белән бүләкләде һәм истәлекле кул сәгатьләре тапшырды.
⠀Ранис Рафис улы Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре, илебез өчен катлаулы чорларда хезмәт батырлыклары өчен ветеран хатын-кызларга рәхмәт белдерде. Аларга алдагы елларга да ныклы сәламәтлек, иминлек, якыннарының һәм туганнарының ярдәмен тоеп яшәүләрен теләде.
Буа шәһәренең "Арктика" боз сараенда 2005-2006 елларда туган яшүсмерләр арасында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Камил Шаһар улы Зыятдинов истәлегенә багышланган хоккей турниры уза.
⠀Спорт чарасын ачу тантанасында Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов, Камил Зыятдиновның абыйсы Раил Зыятдинов, Буа якташлыгы вице-президенты Наил Садыйков һәм башкалар катнашты.
⠀Ярышларда Буа, Ульяновск, Апас районнары спортчылары катнаша.
Хоккейчыларга уңышлар телибез!
Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында район җитәкчесе Ранис Камартдинов рәислегендә хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Утырыш барышында җаваплы затлар 2009 елның 12 ноябрендәге 11 номерлы «Ведомство буйсынуындагы территорияләрдә видеокамералар, яктырту, коймалар урнаштыру турында» беркетмә карарының 2 пункты буенча хисап бирделәр. Җәмәгать тәртибен саклау буенча өлкән инспектор Фәнис Гафуров катнашучыларга рецидив җинаятьчелекне профилактикалау мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирде. Боерган авыл җирлеге территориясендә хокук бозуларны профилактикалау эшенең торышы турында авыл җирлеге башлыгы Ирина Малышева хисап тотты.
Комиссия нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителде, хокук бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән йөкләмәләрне үтәү сроклары һәм башкаручылары билгеләнде.
25 февральдә “2016-2020 елларга Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, спортның хәрби-гамәли төрләрен популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрдә әхлакый-ихтыярый сыйфатлар тәрбияләү һәм Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәткә әзерлек максатларында, “Форпост” Үзәге” студентлар отрядлары арасында кышкы хәрби Спартакиадасын уздырды. Хәрби эстафета берничә этапта әзерләнгән: дәүләт чиге, коридор, кичү чыгу, зыян күрүчегә ярдәм итү, парлап чаңгыда йөгерү, мина кыры, аркан тарту. Уеннар тәмамлангач, барлык катнашучыларга кубоклар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
“Мода из комода” клубы кысаларында Буа муниципаль районында “Гармония” халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Тегү эше” юнәлеше буенча хезмәт тернәкләндерүе кабинетында социаль хезмәтләр алучылар белән дәресләр үткәрделәр. Чаралар социаль ярдәмгә мохтаҗ балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү чаралары комплексын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Чираттагы дәрестә кухня тоткычы - бияләй ясау буенча мастер-класс узды. Социаль эшләр бүлеге белгечләре аена ике тапкыр төрле әйберләр тегү буенча чаралар үткәрә. Әти-әниләр дә хезмәт реабилитациясе кабинетына бик теләп йөриләр. Дәресләрдә катнашучылар яңа күнекмәләр алу белән бергә, үзләренең көнкүреш мәсьәләләрен дә хәл итәргә өйрәнә: кием-салым ремонтларга, гаилә ихтыяҗлары өчен кирәкле гади тегү эшләнмәләре әзерләргә.